Домой Жизнь татар Татары в регионе «Татарча диктант» яшьләрне сынады

«Татарча диктант» яшьләрне сынады

0
«Татарча диктант» яшьләрне сынады

2022 елның 25 – 27 ноябрендә “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды. Катнашучылар күп булу сәбәпле, диктант онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары эфирында үтте.

Бу чара “2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстандагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлаган иде. Ә 2020 – 2023 елларда Татарстанның “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дип аталган дәүләт программасы кысаларында үтте.

Самараның «Туган тел» өлкә татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге дә әлеге чарадан читтә калмады. 27 ноябрьдә алар, Халыклар дуслыгы йортында җыелып, татарча диктантны оффлайн форматта яздылар.

Россия төбәкләре өчен 177 сүздән торган “Афзал Шамовның хаты” тәкъдим ителгән иде. Чарага җыелган яшьләр дулкынлану катыш курку хисләре белән эшкә алындылар. Яза торгач, үз-үзләренә ышанычлары арта барган кебек тоелды. Диктантны язып бетерделәр дә бергәләшеп хаталар өстендә эшли дә башладылар. Яшьләр өчен Һ, Ө, Ә хәрефләрен дөрес итеп куллану проблемасы булуы ачыкланды. Диктант язучылар арасында бөтенләй татарча укый-яза белмәүчеләр дә булган икән. Шулай да алар туган телебезне белү дәрәҗәсен сынап карар өчен бу акциядә катнашырга карар кылганнарын әйттеләр.

– Сөйләм дәрәҗәсе, сүз байлыгы шактый гына яхшы булган очракта да татарча язуы кыенрак икән, – дип ассызыклады Айнур Алтынбаев. Аның фикере белән апалы-сеңелле Дания һәм Ләйсән Биктимировалар да килеште. Күбрәк татарча әдәбият, газета-журналлар укырга кирәк, дигән фикергә килделәр алар. Чөнки укыганда сүзләр язылышы истә кала. «Ана теле» дип аталган онлайн курслар узу да, һичшиксез, файдалы булачак», – дип билгеләп үтте Фәрзанә Мәхмүтова.

– Мондый чаралар бик тә кирәк икән, – диде Әминә Яһудина. – Алдагы елларда да “Татарча диктант”та катнашып, әйбәтрәк нәтиҗәләр алырга тырышачакмын.

– Чыннан да, белем тикшерүгә юнәлтелгән чараларның файдасын күрәм. Әмма, “Диктант”та катнашучылар саны бик аз иде. Бәлки, акцияне уздыру турында мәгълүматны халыкка җиткерү тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган булгандыр. Алдагы елларда бу җитешсезлекләр өстендә эшләп, андый чараларда теләгән бөтен кеше дә катнаша алыр, дип өметләнәбез, – дип йомгаклады «Туган тел» оешмасы директоры Гүзәл Рамазанова.

Венера ГАЛИМОВА