Иске Балыклы авылының Социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлеге турында
Лаеклы ялга чыккач, пенсия яшендәге әби-апаларның вакыты күп кала. Кышын нишләп бетсеннәр алар өйдә? Олыгайган кешенең дә ялгыз яшисе, көнозын телевизорга йә тәрәзәгә карап утырасы килми, каядыр барасы, кем беләндер очрашып сөйләшәсе, аралашасы килә. Моның өчен социаль үзәкләр булуы бик тә урынлы, дип уйлыйм. Кышкы суык көнне миңа да Балыклы үзәге җитәкчесе белән сөйләшеп утырырга насыйп булды.
– Оешмабыз 1996 елда ачылган иде. Без Балыклы авылына гына түгел, күрше Степановка, Карамалы авыллырына да ярдәм күрсәтәбез. Коллективыбыз бик зур булмаса да, өлкән яшьтәге кешеләр өчен кулыбыздан килгән кадәресен эшлибез, – дип башлады сүзен оешма җитәкчесе Рәзидә Абсаттарова. – Ялгыз, авыру кешеләргә ярдәм итү, ихтирам, мәрхәмәт күрсәтү – төп эшебез генә түгел, күңел халәтебез дә.
Үзәк ел дәвамында алтмыш кеше кабул итә. Хезмәткәрләребез аларны якты йөз белән каршы алалар. Зөлфия Шәрәпова – олыларны спорт белән шөгыльләнергә, ми эшчәнлеген яхшырту өчен төрле уеннар уйнарга, Ләйсән Абсаттарова кул эшләренә өйрәтәләр. Өлкәннәребез рәсем ясау, тегү, бәйләү белән шөгыльләнәләр, берсеннән-берсе күреп, тагын да яхшырак, файдалырак әйберләр ясарга тырышалар. Әлфия Гафурова биредә мәдәният һәм сәнгать өчен җаваплы – төрле чараларга сценарийлар яза, сәхнәдә чыгыш ясауга әзерли. Олы яшьтәге кешеләр өчен күңел күтәренкелеге бик мөһим бит ул. Җыр-моң аша яшьлекләренә кайтып киләләр. Илсөяр Инозабова – пешекче һәм җыештыручы вазифаларын башкара. Аның тырышлыгы белән тәмле ашыйлар, чиста бүлмәләрдә шөгыльләнәләр. Фаил Абсаттаров хуҗалык эшләре буенча җаваплы һәм котельныйда эшли. Илдар Галиев ГАЗель машинасында читтәге авыллардан картларны һәм инвалидларны җыеп алып килә. Балыклыдагы үзләре йөри алмаучы кешеләрне дә китерә һәм өйләренә илтеп куя. Инвалидлар белән без махсус шөгыльләнәбез. Аллаһыга шөкер, күбесе рәхмәтләр әйеп, бик канәгать булып китәләр.
Кышын да, җәен дә саф һавада йөрибез, һәйкәл тирәсен чистартабыз, Изгеләр чишмәсенә барып, чәй эчәргә тәмле су алып кайтабыз, коры елларда, татар йоласы буенча, догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорыйбыз, яңгыр ашы пешерәбез. Урманда төрле дәвалы үләннәр, чәчәкләр, җиләк җыябыз. Билгеле, табигать матурлыгы, кошлар сайравы күңелләрдә яшәү дәрте уята. Апа-абыйлар табигатьтән шифа һәм дәва алып кайталар, яшәреп киткәндәй булалар һәм тагын да килергә теләк белдерәләр.
Безнең карамакта булучылар җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар, Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм чараларыннан да калмыйлар, – дип тәмамлады сүзен Рәзидә Хәбибулла кызы.
Әлбәттә, авылларда мондый үзәкләр булуы өлкәннәр өчен бик файдалы. Картларга үз эчләренә бикләнмәскә, авылдашлары белән аралашып яшәргә, ялгызлыктан, телевизордан аерылып, үзенә кызыклы шөгыль, дуслар табарга, яшьлек елларын исләренә төшерергә ярдәм итә.
Шунысын дә әйтеп үтәргә кирәк: мәрхәмәтле кешеләр, спонсор буларак, өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт йөзеннән, көндәлек тормышта кирәк булган әйберләр белән тәэмин итеп торалар. Аларның ягымлы, эчкерсез ярдәмчеләре – социаль хезмәт күрсәтүчеләр дә игътибарсыз калмыйлар, бәйрәмнәрдә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр, апа-абыйларның ихлас рәхмәтләрен һәм догаларын алып торалар.
Нурсинә Хәкимова