
Нинди генә һөнәрне дә дәреслекләрдән өйрәнеп була, диләр. Ә менә авыл хуҗалыгын уңышлы алып бару өчен укымышлы булу гына аз. Аның нечкәлекләренә кечкенәдән үк, җаен күреп, әти-әниең, әби-бабаң белән бергә эшләп үскәндә генә төшенергә була.
Авыл хуҗалыгы каты сынаулар аша узган чорда уңышлы гына эшләп киткән фермерлар мактауга һәм хөрмәткә лаек. Камышлы районының Балыклы авылы фермеры Альмир Рафаэль улы НИГЪМӘТУЛЛИН шундыйларның берсе. Аны ата-бабалары нигез салып калдырган эшнең дәвамчысы, дип атарга була.
Альмирның ерак бабасы Солтанай, тархан булып, морзаларга тиң саналган һәм авыл хуҗалыгында эшләп көн күргән. Аның балалары, онык һәм оныкчыклары Хисмәт, Нигъмәтулла, Гайзулла, Хәбиб һәм Рафаэль дә авыл тормышына зур өлеш керткән тырыш кешеләр. Революциягә кадәр туган Нигъмәтулла тимерче булып эшләгән, улы Гайзулла Хисмәтов, колхозлар оешкач та, колхозга керә һәм гомер буе шунда эшләп, “Атказанган колхозчы” исеменә лаек була. 1933 елда туган Хәбиб Нигъмәтуллинны авыл хуҗалыгы производствосы новаторы дип атыйлар иде. Ул югары белемле колхоз рәисе буларак, фәнни технологияләр кулланып, колхозны алдынгылар санына чыгара, “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Рафаэль Хәбиб улы белеме буенча инженер-механик. Хезмәт юлын тракторчы булып эшләүдән башлый. Югары белем алгач, колхозның баш инженеры, «Агропромснаб» оешмасы җитәкчесе, потребсоюз директоры булып китә, «Правда» колхозы рәисе итеп сайлана, ә колхоз җирләре «Раздольное» авыл хуҗалыгы оешмасына тапшырылгач, директор урынбасары вазифаларын үти.
Хәзер инде менә Альмир Рафаэль улы Нигъмәтуллин аларга алмашка килде. Ул, Самара дәүләт техник университетын тәмамлавына карамастан, җиргә тартыла. Малай мәктәптә укыганда ук казлар үрчетә башлый. Вакыт узу белән авыл хуҗалыгында эшләү теләге көчәя, һәм ул фермер хуҗалыгы булдыруга китерә. Хәзерге вакытта ул үзе укыган университетта абруйлы вазифа башкара, кандидатлык эше әзерли һәм киләчәктә Альмирны җитди перспектива көтә, диләр. Шуңа да карамастан, ул авыл хуҗалыгы белән кызыксынуын ташламый, киресенчә, әлеге теләге ныгый гына. Быел Альмир авыл хуҗалыгы конкурсында җиңеп, дәүләт грантына ия булды. Ул терлек үрчетү юнәлешен сайлаган, үзенең 80 гектар җирендә терлек азыгы җитештерә. Ял көннәрендә Самарадан туган авылы Балыклыга ашыга, басуларны үзе сөрә, ашлык үстерә, печән әзерли. Грант буенча бирелгән акчага кирәкле техника сатып алган, «Абердин-ангусская» дип аталган итле токым бозаулары кайтарган…
Альмир Нигъмәтуллин кебек кешеләр катлаулы күчеш чорында да әйдәп баручылардан. Аларга бик авыр. Сайлаган юлын ташлап, борылып китүчеләр дә байтак. Безнең илдә азык-төлек программасын хәл итү, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү кече эшмәкәрлек системасы үсешеннән башка була алмый. Кызганычка, бу мөһим тема әлегә популяр түгел. Хәтта авыл халкы да терлек һәм кош-корт асрау белән шөгыльләнергә теләми. Ә менә Альмир Нигъмәтуллин кебек энтузиастлар һәм җиргә тугры кешеләр булу – авыл киләчәгенә өмет уята.
Егетнең авылдагы эшчәнлеге фермер хуҗалыгы белән генә чикләнми. Альмир Балыклыда спорт үстерү өчен дә күп көч куя. Аның җитәкчелегендә авыл волейболчылары командасы район ярышларында гына түгел, зона ярышларында да призлы урыннар яуладылар. Күп турнирларны – үз акчасына, кайсы вакытта энтузиастлар яисә иганәчеләр акчасына оештыра. Егет бигрәк тә гер спортын ярата, үзе дә төрле ярышларда катнаша һәм хәтта өлкә ярышларында да призлы урыннар яулап килә.
Альмир, бай фантазияле, уйлап табучан кеше буларак, киләчәккә кыю планнар төзи һәм аларны тормышка ашыруга омтыла. Мәсәлән, әле бала чагында ук Балыклы авылы аша аккан елганы буып, балык үрчетү белән шөгыльләнү турында хыяллана. Ул хәтта яшьтәшләрен дә бу эшкә җәлеп итә. Тора-бара лидерлык сыйфатлары тагын да яхшырак күренә башлый. Хәзер инде ул Самара дәүләт техник университетының җитештерү һәм инжиниринг үзәгендә директор урынбасары булып эшли. Анда металл эшкәртү ысулларын фәнни яктан тикшерәләр, гадәти булмаган бурычларның чишелешен эзләп табу белән шөгыльләнәләр. Моның белән бергә ул политехник университеты каршындагы “Перспектива” үзәге директоры да бит әле.
Альмир Нигъмәтуллин – аралашучан, ачык һәм яңа идеяләр белән мавыгып китүчән кеше. Үзен производствоның төрле юнәлешләрендә, спортта һәм җәмәгать эшләрендә сынап карый һәм һәрвакыт җиңүгә ирешә. Аның энергетикасы ташып тора һәм ул башкаларны да артыннан ияртә белә. Якташыбызга бөтен башлангычларында да уңышлар телим.
Фәрид Шириязданов.
Бердэмлек


