Домой Жизнь татар Татары в регионе АВЫЛ ПОЧТАСЫ ОЛЫЛАРГА БИК КИРӘК

АВЫЛ ПОЧТАСЫ ОЛЫЛАРГА БИК КИРӘК

0
АВЫЛ ПОЧТАСЫ ОЛЫЛАРГА БИК КИРӘК

Бүгенге көндә безнең Похвистнево районы, Мәчәләй авылы почтасы эше товар сату, коммуналь түләүләрне алу, газеталарга яздыру һәм әбүнәчеләргә вакытында китереп бирү, пенсияләр тарату белән чикләнә. Гомумән, хәзерге почта хезмәте коммерция белән бәйле.

Киләсе яртыеллыкка газеталарга язылу вакыты үтеп китте инде, онытып җибәрүчеләр була калса, “Бердәмлек”кә февральдән язылырга була. Авылдашларым әдәби татар телен онытмас өчен татар газеталарына язылалар. Мәчетләр дә бу эштән читтә калмыйлар, бабайларга “Сәлам” һәм “Бердәмлек” газеталарына язылырга булышалар.

Кызганычка, почталарда иң түземле кешеләр генә калды, дип әйтер идем. Почтабызның бөтен эшен бүлек мөдире Флера Уразмәтова һәм Зәйтүнә Канюкаева алып баралар. Халык белән эшләргә бик авыр, безгә бит барысы да тиз генә, без теләгәнчә генә булсын: түләүләрне түлибез, телефонга акча салабыз, ниндидер кирәк-яраклар сатып алабыз. Пенсияләрне дә вакытында аласы килә, көне-сәгате белән килеп җитәбез. Бүтән почтальоннар түзмәделәр, хезмәт хакы кечкенә, эше күп дип, китеп беттеләр, бу акчага борын туңдырып йөриселәре килми торгандыр.

Кызганычка, авылыбызның яхшы гына ремонтланган почта бинасын ябарга да җыеналар икән. Аны Мәдәният сараена күчерәләр, дип сөйли халык. Кышын бер почта бүлеге өчен бөтен бинаны җылытып тору зур чыгымнар таләп итә. Ә яңа бүлмәсен төзекләндерә дә башлаганнар инде. Анда барысы да яхшы булыр – җылы да, якты да, рәхәтләнеп эшлә генә. Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен иде, авылда почта бүлеге бик тә кирәк, башка авылга барып йөрергә калмасын иде.

Почтабызның тырыш эшчеләренә бик зур рәхмәтләр әйтәбез һәм, Яңа ел белән тәбрикләп, эшләрендә уңышлар телибез. Исән-сау булыгыз, безне – пенсионерларны ярдәмегездән калдырмагыз, пенсияләребезне вакытында китереп торыгыз. Оныта калсак, басма матбугатка язылу башлануы турында да исебезгә төшерерсез, дип өметләнәбез.

Тырышып эшләвегезне күреп торабыз бит һәм тиешенчә бәялибез. Аллаһы Тәгалә үзегезгә түземлекләр бирсен, гаиләләрегездә тынычлык, бәхетле тормыш язсын!

https://vk.com/club22598970

автор: Шамил Мамышев