Домой Пресса ӘКИЯТИ ТЫЛСЫМ МИЗГЕЛЛӘРЕ

ӘКИЯТИ ТЫЛСЫМ МИЗГЕЛЛӘРЕ

0
ӘКИЯТИ ТЫЛСЫМ МИЗГЕЛЛӘРЕ

Шенталы районы, Денис авылының «Чулпан» фольклор ансамбле – Яңа ел могҗиза дәрәҗәсендә оештыра алырдай бик оста коллектив. 30 декабрь алар өчен изге көн – елның елында шушы көнне артистларыбыз авылдашларына зур бәйрәм оештыралар. Быелгысы аеруча матур булды.

Денис авылы Мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Яңадан төзегәннәрмени, энәсеннән җебенә кадәр ялт итеп тора. Мәдәният үзәгебез зур, ике катлы, 300 урынлы залы, зур китапханәсе, 3 бүлмәле музее, стадион хәтле ике катлы спорт залы да бар. Ләкин ремонт әле тәмамламаган, коллективка репетицияләр ясау өчен тар гына коридор калдырганнар, ә үзешчән артистларыбыз саны утызлап. Җанын-тәнен биреп репетициягә йөрүчеләр өчен бу гына киртә була алмады, әлбәттә!

Ремонт сәбәпле Яңа ел концертын күрше Әбдеки авылында куярга туры килде. Анда барып яңа программаны күрсәтеп кайта идек. Күршеләр безне гел яратып, җылы кабул итәләр, мәдәният хезмәткәрләре нәрсә кирәк, нәрсә бирик, дип кенә торалар.

Тамаша бик тә күңелле башланды. Татар халкының бөтен гореф-гадәтләрен үз эченә сыйдырган күренешләр дә, юморга бай булган скетчлар да онытылмады, вакыты-вакыты белән көлә-көлә бөгелеп төшкән тамашачыны утыргыч астыннан эзләргә туры килде, көлә-көлә тәгәрәп киттеләр, дисәң дә артык булмас.

Артистларыбыз тәмам остарып беткәннәр, һәр күренешләргә туры китереп һәрбер катнашучы костюмын, реквизитын үзе табып алып килгән. Һәрберсенең ничә тапкыр киенеп-чишенгәнен язып тормыйбыз инде, саный-саный арып беттек. Андый вакытта аларда бер генә теләк – сәхнәдәшенең чыгышы тәмамлаганчы, костюмны алыштырып өлгерергә!

Җырчыларыбыз да үз номерларын профессиональ дәрәҗәдә башкардылар. Бәйрәм уртасында артистлар, залга төшеп, тамашачыларны да бәйрәм өеренә алып кереп киттеләр. Кемгә – чәй, кемгә кофе тәкъдим иттеләр, милли ризыкларбыз белән сыйладылар. Аралашу, әлбәттә, юмор, уен-көлке белән үрелеп барды.

Традициягә тугры калып, тамашаны быел да Алия Галиуллина алып барды. Ул инде сүз артыннан кесәсенә керми, көтелмәгән хәл килеп чыкса да, ничектер программага кертеп җибәрә ала. Ләкин, чын профессионал буларак, сценарийны ким дигәндә ике ай алдан язып куя.

Алиябезнең кем икәнен белмәгән кешеләр өчен ачыклык кертик: аның төп эше телевидение белән бәйле, ДТРК Татарстан теле-радиокомпаниясендә диктор – алып баручы булып эшли. Эше күп булуга карамастан, авылда үткән бәйге һәм бәйрәмнәргә мизгел эчендә кайтып җитә. Бу аның өчен гадәти хәл. Ватанпәрвәр авылдашыбыз, туган ягыбызны яклап, саклап, күңеле белән, эше белән авылыбызны күтәреп, үсендереп торучыбыз ул.

Бәйрәмне тәмамлап авыл советы рәисе Ринат Хәлиуллин: «Мин моңа кадәр коллективыбызның бу кадәр «кыланганын» күргәнем юк иде әле!» – диде, канәгать елмаеп. Халык та бу сүзләрне алкышларга күмде.
Яңа ел тамашасында катнашкан һәрбер артистыбызга һәм тамашачыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез!

автор: Рәгыйдә Бадыйкова-Хәлимова

https://vk.com/club22598970