Домой Главные новости В стране и мире Авыл vs лагерь — җырчы балалары кайда ял итә?

Авыл vs лагерь — җырчы балалары кайда ял итә?

0
Авыл vs лагерь — җырчы балалары кайда ял итә?
https://pixabay.com/ru

Балаларның көтеп алынган җәйге каникуллары да җитте. Кемдер рәхәтләнеп авылда әби-бабасында ял итә, берәүләр җылы комлы диңгез буйларына оча. Быел татар эстрадасы артистлары балаларының ялын ничегрәк оештырган икән? «Интертат»та шул хакта.

«Өйдә дә ял итеп була»

Җәй айларында гаиләләренең ишәюен көткән Фазлыевларның уллары быел күбрәк өйдә әти-әнисе янында булачак. «Быел улларыбыз күбрәк үзебез янында булыр дип уйлыйм. Башка елларда әби-бабаларында күп торалар иде. Аллаһы боерса, бәби тугач, аның үскәнен күрерләр, өйдә булырлар. Җәй ахырына таба берәр спорт лагерына җибәрергә дигән ният тә бар», — дип сөйләде Алсу Фазлыева.

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова исә, улларының ялын шулай ук өйдә генә планлаштыра. «Җәйге ялны уйлаган юк әле. Хәзер үз йортыбыз белән торгач, һавасы да, эше дә җитәрлек. Яныбызда гына урман да бар, җиләккә йөргәлибез. Җәй көне улларымны балалар бакчасына йөртмим. Саф һавада йөреп чыныксыннар, дим. Ишегалдына бассейн куябыз. Барысын да үзебезнең йортта оештырырга тырышабыз. Самокатларда йөрергә паркка да чыгабыз. Авылга да кайтып киләбез», — дип аңлатты Гүзәл.

Салават Камалетдинов

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның кызлары башка елларда лагерьга барган булса, быел өйдә генә калырга уйлаганнар. «Кечкенәсенә әле өч яшь кенә. Апрель аенда гына балалар бакчасына йөри башлады, шуңа күрә җәен шунда булыр дип уйлыйбыз. Олыларын лагерьларга җибәрә идек алдагы елларда. Быел үзләренең беркая да барасылары килми. Өченче ел Кырымга барып, уртанчы кызыбыз агуланып кайткан иде. Шуннан соң аның, гомумән, беркая барасы килми. Ә олысы инде ул яшьтән узып бара. Күбрәк өйдә булырлар. Аллаһы боерса, кая да булса ял итәргә барып кайтырга исәп бар. Сеңелләрен карашырлар, өйдә булышырлар», — диде кызларның әнисе Ләйсән.

«100 көн ял итәчәкбез»

Җырчы Эльмира Сөләйманова әлегә җәйге ялларын планлаштырмаган. «Быел җәйге яллар ничек булып бетәр, белмим. Балалар икесе бертавыштан: „Әни, хәзер 100 көн ял итәбез“, — дип торалар. Нишләп бетәрләр. Компьютерда уйныйлар, аннары төшкә кадәр йоклыйлар алар. Лагерьга да барасылары килми аларның. Оялчан, тыйнаклар, кеше белән бик аралашмыйлар. Күбрәк өйдә утыралар», — диде Эльмира балалары турында.

Ә менә юморист һәм пародия остасы Данир Сабировның кызлары быел лагерьга җыеналар икән. Бу хакта әниләре Миләүшә сөйләде: «Кызлар быел җәй көне гимнастика буенча лагерьга барачаклар. Мәрьямны «Сәләт“кә дә җибәрәсе иде. Диңгезгә дә алып барып кайтасы килә. Әлегә төгәл генә белмибез. Мәрьям августта тагын спорт лагерына Кырымга барачак», — диде ул.

Иң яхшы җәй — авылда

Дүрт балалы Таишевлар гаиләсе ялларын авылда уздырырга җыена. «Җәен, гадәттәгечә, авылда булырбыз дип уйлыйм. Мин лагерьларга каршы. Кем карый анда минем баламны? Мин аларга ышанып та бетә алмыйм. Бардыр бик әйбәт тәрбиячеләр дә, сүз дә юк. Бу минем кешегә ышанмаудан түгел, ә киресенчә, ул хәтле баланы ничек карап бетермәк кирәк? Балаларым да әле кечкенә. Олы кешеләр дә әллә нинди бәхетсезлек очрагына эләгеп куя. Алла сакласын, үз күз алдымда булулары яхшырак. Әби-бабалары янында, үзебез белән бергә рәхәтләнеп авылда ял итәрбез», — дип аңлатты Ландыш Нигъмәтҗанова.

Җырчы Алинә Сәфиуллинаның улы да авылны бик ярата икән. «Без авылга кайтырбыз дип торам. Улым бабасы белән балыкка йөрергә ярата, маллар карый. Авыл җанлы малай ул. Яз көне кибеткә кергән саен орлыклар алды. Кыярлар үстерә, сыерлар карап мәш килә. Бабасы белән иртән торып маллар янына чыгып китә. Аннары балыкка баралар. Менә шулай ял итәбез без», — диде җырчы.

Тамада һәм җырчы Айгөл белән Эльмир Җиһангировларның балалары өчен дә авыл кадерле. «Безнең 3 бала. Олысына 12 яшь, уртанчысы беренче сыйныфка барырга әзерләнә — 7 яшь, иң кечкенәсе — 2 яшьтә.

Һәркайсына ялларын туры китерергә тырышабыз. Улыбыз авылны бик ярата. Иң беренче чиратта, хоккей сезонын тәмамлангач, авылга кайтаруны сорый. Башта Теләче районында, аннары әтисе ягында Башкортстанда ял итә. Июль башларында яңадан тренировкалары башлана, ялы бетә инде. Кечкенәсе үзем белән. Кызым я минем белән, яисә авылга кайта.

Иҗади яктан планнарыбыз бар, шуңа чит илгә бару икенче планга күчте быел», — дип җәйге яллары турында сөйләде Айгөл.

Күп балалы җырчы Лилия Муллагалиевадан да балаларының ялы турында кызыксындык. «Олы балаларымның әле тренировкалары тәмамланмады. Аннан соң лагерьга да барып кайтырга исәп бар. Өйдә дә бераз булып, авылга кайтып килүне дә уйлап торабыз. Бөтен җирдә дә булып чыгарга иде. Ике кечкенәсе төрлечә ял итә: үзем белән дә йөртәм, авылда да 10 көнләп булырлар. 1 июньнән без балалар бакчасына йөрмибез инде, көзгә кадәр алар өйдә, ишегалдында кайнашабыз», — диде җырчы.

Автор: Ләйсән Рәхмәтуллина