
Быелгы кышның салкыннары китәргә ашыкмады. Әмма яз язлыгын итте: кинәт кенә көннәр җылынып китте, яңгыр явып үтте дә, ике-өч көндә кар эреп акты. Ә кар астыннан көзен төшкән яфраклар, кыш буе җыелган чүпләр, сынган агач ботаклары ыржаеп, хәтфә үлән өстендә калды. Җылы көннәргә, яшеллеккә сусаган халык, дәртләнеп, язгы эшләргә кереште.
Яңа Мансур авылында яшәүчеләр дә иң беренче чиратта авыл үзәгендәге Җиңү паркын, һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерделәр. Чүп-чардан арынган җир, күңелләрне куандырып, шундук яшеллек белән җавап бирде. Җирләр кибү белән мәчет картлары, ир-атлар каберстанны чистартуга керештеләр. Авыл җирлеге башлыгы Илмир Гыйззәтуллин җитәкчелегендә, ике мәхәллә муллалары Шамил Алимбиков һәм Рим Гарифуллин, шулай ук өмәләр оештыруда булышучылар Ирек Газиев һәм Насыйх Гарифуллин ярдәмендә өч зират та тәртипкә китерелде, мәчетләр тирәсе матураеп китте.
Авыл җирлеге администрациясе өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтләрен белдерә. Сезнең изге гамәлегез барыбыз өчен дә үрнәк булсын. Авылдашларның күбесе олы яшьтә булуына карамастан, үз йортларын гына түгел, урамнарны да себерәсен – себереп, төзекләндерәсен – төзекләндереп, буяуларын яңартып, авылга ямь керттеләр.
Менә инде май – чәчкәле ай да якынлаша. Авыл халкы, дәррәү кубып, йортларында гына түгел, урамнарда да чәчәкләр утыртырга әзерләнә: клумбалар, түтәлләр ясый, орлык-үсентеләрен барлый. Авылыбыз җәй буе гына түгел, көзен дә яшеллеккә, чәчәккә күмелеп яши. Алдагы планнарда тагын ике чишмәбезне төзекләндерү, Сабан туе мәйданын тәртипкә китерү. Бу эшләр дә мәчет картлары, авыл җирлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы белән эшләнәчәк. Халыкка бит яхшы сүз булса, шул җитә, матурлыкта яшәү өчен әллә ниләр эшләргә дә әзер.
Әкълимә Субеева.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
Бердэмлек