Авылның матурлыгын, анвың бәрәкәтен шунда яшәгән кешеләр булдыра

0
69

Татарлар табигать балалары буларак, җирне кадерләп, андагы бар нәрсәне изгеләштереп, гасырлар дәвамында шуларга сокланып яшәгәннәр. Кайда гына төпләнсәләр дә, алар чишмәләргә, күлләргә, әрәмәләргә, урманнарга, болыннарга бай, иң матур һәм иркен җирләрне сайлаганнар.

Иске Ярмәк авылы нәкъ менә шундый гүзәл табигать почмагына урнашкан. Аның төньягында салкын җилләрдән саклаучы таулар басканнар. Авылны кочып алгандай, таулар итәгеннән Сок елгасы ага. Бу инде үзе генә дә борынгы бабаларыбызның никадәр хисләргә бай халык булганлыгы турында сөйли.

Шуңа да, хәзер анда яшәгән халыкның җыр-моңга һәм төрле сәләтләргә бай булуы – ул табигый күренеш. Хәзерге көндә байтак җирләрдәге татарлык рухы сүрелә баруы бераз көенгдерсә дә, Иске Ярмәк авылында төрле милли-мәдәни чараларның гөрләп узуы – киләчәгебезгә ышаныч тудыра, башкаларны да моңсу уйлардан арындыра.

Бу авылда берсеннән-берсе матур өйләр төзелүе һәм анда яшәгән халык арасында тормыш кирәк-яраклары ясаучы эшмәкәрләр, оста куллы кешеләр арта баруы – хәзерге дөньяга таралган өметсезлектән саклый, ямангсу уйлардан коткара һәм киләчәккә ышаныч тудыра.

 Кешенең эчке дөньясы нинди булуы аның тышкы кыяфәтендә, йөзендә, күз карашында чагыла. Тормыш матурлыгы иң элек кеше күңелендә ярала һәм шуннан соң гына ул канатлы хыяллар ярдәмендә дөньяга туа.

Боларны уйлаганда шушы авылда яшәгән Шәүкәт һәм Гөлисә Батрутдиновлар, алар йортындагы, өй эчендәге гүзәллек, пөхтә матурлык күз алдынга килә. Авылдагы универмаг каршында урнашкан ул йорт хәзер урамның матур бер бизәге булып тора. Ә элгәре бу урында кечкенә, мескен һәм таушалган-чалышайган өй басып тора иде бит! Шәүкәт һәм Гөлисә аны сүтеп, шул урында үз йортларын кордылар һәм тора-бара аны гүзәллек почмагына әверелделәр.

 Бөтен ил зур бер базарга әверелгәндә дә, алар сату-алу белән дә мавыкмады, Себерләргә китеп, баеп кайтырга да тырышмады. Шәүкәт остаханә корып, һөнәрләр үзләштереп, халыкка тормыш кирәк-яраклары, төрле җиһазлар булдыру эшенә алынды. “Тәвәккәл таш яра!” – дигәндәй, дөньялар буталган чакта да ул уңай тормыш итү юлларын табарга тырышты.Ул әле дә яңа омтылышлар, хыяллар белән янып, яңадан-яңа планнар корып яши.

Тормышта күргәнебезчә, һәркем дә үз өендә һәм йортында чәчәкләр үстерә алмый. Бу гади генә эш булып күренсә дә, ул турыдан-туры кеше күңеленең баймы-ярлымы булуына бәйләнгән. Шәүкәт йортыдагы төрле чәчкәләр, хикмәтле үсемлекләр генә түгел, хәтта сукмак буендагы тимердән коеп ясаган чәчкәле бизәкләр дә сокландыра.

Төрле сәләтләргә ия булу бәхете ул кемгәдер күбрәк, ә башкаларга азрак бирелә. Тик боларны тормышта кулланып, гамәлгә ашыру һәм тормышны гөрләтеп кору өчен тырышлык, үҗәтлек, күңел байлыгы һәм матур хыяллар белән яши белү дә кирәк.

Ә башка кешеләр күңелендә дә матур тойгылар уятып, аларның җаннарын рухландыру сәләте – ул сирәк кешегә бирелә. Шәүкәтнең хатыны Гөлисә – менә шундыйдардан. Ул авыл халкына социаль хезмәт күрсәтү оешмасында эшли. Актив җәмгыять эшлеклесе булганга, авылдагы бер генә бәйрәм, тантаналы чаралар һәм төрле очрашулар – берсе дә аның катнашыннан башка узмый. Ул аларны әзерли, оештыра һәм матур, җанлы рәвештә алып бара. Гөлисә эшләгән Социаль оешма да хәзерге көндә лаеклы рәвештә авылның рухи үзәгенә әверелде.

Гөлисә алып барган интернет группасында да бу авылда булган хәбәрләр, ниндидер яңалыклар, элгәре булып узган һәм хәзерге мөһим булган хәлләрнең берсен дә читтә калмый. Ул аларны матур итеп халыкка җиткерә һәм авыл киләчәктә дә матур булсын, аның халкы якты өметләр белән яшәсен өчен бар көчен куя.

 Иске Ярмәк авылында халкыбыз өчен иң авыр, дәһшәтле заманнарда төрле җирләрдән күчеп килгән халык төпләнгән. Аларның һәркайсысы үзе белән ниндидер матур яңалык, осталык һәм башка милли хәзинәләр алып килгән. Нәтиҗәдә тора-бара авыл җәмгыяте матур бер чәчәк бәйләменә охшап, әлегәчә шиңмичә, сакланып килгән.

Шуңа да, хәзерге көндә ул үзендә канатлы күңелле кешеләр яшәве белән танылган, данлыклы авыл. Анда борынгыдан килгән милли һәм рухи хәзинәләр кадерләп саклана. Авыл халкы шул изге мирасны тагын да үстереп, аңа матур өстәмәләр кертеп, тулыландырып килде һәм бу юлда ирешкән уңышларына куанып яшәде һәм яши.

Дөрес, хәзерге буталчык замандагы рухи төшенкелек артканда күп җирләрдә тормыш сүрелә, буш өйләр арта бара. Иске Ярмәк авылын да бу шаукымлы җилләр урап узмады, анда да шактый өйләр дә бушап калды. Тик шулай да, монда хәзерге вакытта искиткеч матур өйләрнең арта баруы – күңелне юандыра һәм киләчәккә өмет тудыра.

Менә шундый хәлиткеч вакытта халык күңелен төшенкелектән саклау – аеруча мөһим, җаваплы эш. Бу юлда Гөлисә һәм аның хезмәттәшләре, фикердәшләре халык күңелен үстерү, аны төшенкелектән саклау өчен бар куәткә тырышалар.

Уңганлык-тырышлык, чисталык-пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар татарларда борынгыдан сакланып килгән. Шәүкәт һәм Гөлисә Батрутдиновлар тормышында болар аеруча ачык күренә. Бернәрсә дә юктан бар булмаган кебек, алар йортындагы муллык, гүзәллек – барысы да тырышлык, уңганлдык нәтиҗәсе. Боларны күргәндә ирексездән Шәүкәтнең Мисбах бабасы күз алдына килә.

1950нче елларда ул авылда данлыклы бакчачы булып танылган, уңган кеше иде. Татарлар эшчән, оста куллы халык булсалар да, ул чакта никтер яшелчә үстерү белән шөгельләнмиләр иде. Һәр йортта бакча тутырып борай (русча полба) чәчү генә гадәткә кергән иде. Шул елларда авылда бары тик берничә кеше генә җиләк-җимеш, яшелчә үстерделәр. Шуларның берсе – Мисбах бабай булды. Кечкенә чакта аларга баргач гомеремдә беренче тапкыр помидор ашаганым әле дә хәтердә.

Ул үзенең тау битендәге бакчасында ниләр генә үсерми иде: кыяр, помидор, кәбестә һәм башка яшелчәләрне. Шул бакча артында җәелеп киткән күлне халык “Мисбах күле” дип атаган. Ул шуннан тауга чиләкләп су ташып үстергән кыярларны мичкәгә тозлап, яз җиткәч сабан туена алып чыга һәм халык аны чират торып ала иде.

Монда Шәүкәткә эшмәкәрлек сәләте кайдан килде икән дип аптырарга бер дә урын юк. Башта агачтан ишек-тәрәзәләр, өй һәм йорт җиһазлары ясаса, аннан соң тимердән бизәкле чардуганнар һәм башка зәвыклы әйберләр ясуга алына. . Тынгысыз, эзләнүчән буганга, ул үз мөмкинлекләрен төрле яклап сынап карарга тырыша.

Ул бал кортлары да үрчетә һәм үзенең чәчәктән-чәчәккә күчеп.бал туплаган умарталары кебек, төрле эшләрнең серенә төшенергә, шуларның нечкәлекләрен өйрәнергә тырыша. Мәсәлән, виноград, гадәти булмаган төрле чәчкәләр үстерү кебек һәм башка эшләргә керешә.

Гомүмән, Шәүкәт һәм Гөлисә Батрутдиновлар гаиләсендә хисләргә бай, сәләтле, оста куллы, тормышны бәрәкәтле һәм яшәүне ямьле итәргә тырышучы, хыялый кешеләр яши.

Бу гаиләдәге тормышта гүзәллек тудырыру сәләте – ул ике яклап та килгән. Мәсәлән, Гөлисәнең Ризатдин исемле бабасының йортындагы зур бакчада үскән җиләк-җимеш үсентеләренә, аның Мөкәрәмә әбисе үстергән матур чәчкәләргә сокланмыйча узу – һич тә мөмкин түгел иде. Күп йортлар читән, частакол белән тотылган һәм әле коймалар да сирәк булган чакта, алар бакчасы буяган рәшәткә белән уратылган булды. Ризатдин бабасының яз кояшыдай гел елмаеп торган йөзе кебек, аның йорты-бакчасы да гел балкып, урамга ямь биреп торды.

Фәрид Шириязданов.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here