Сокланмыйча мөмкин түгел!

0
39

Салкын кышларга кереп барган мизгелләрдә, ноябрь ахырында, иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә багышланган бәйрәм – Аналар көнен билгеләп үтәбез.

Нәкъ менә шушы якынлашып килүче бәйрәм алдыннан миңа дүрт ятимне үз канатлары астына алган, искиткеч киң күңелле кешеләр – Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында яшәүче Җәүдәт һәм Зөлфия Минһаҗевлар белән танышу насыйп булды.

Алар ике менә дигән малайларын үстергәндә, гаиләдә кыз бала да булса иде, дип хыялланганнар. Еллар узу белән бу хыяллары чынга ашмагач, алар тәрбиягә бала алу турында уйлана башлаганнар.

– Тәрбиягә бала алу – бик җитди һәм бик җаваплы вазифа. Шуңа күрә без бу адымны ясаганчы озак итеп уйландык, – дип искә ала Зөлфия ханым.

Ниһаять, 2015 елда алар Самарадагы балалар йортыннан кыз бала алып кайтырга карар кылалар.

– Бүгенгедәй күз алдымда ул көн, – дип авыр сулый ана кеше. – Без килгәндә балалар төшке аштан соң йокларга ятканнар иде. Тәрбиячеләр күрсәткән караватта минеке төсле ап-ак чәчле, ябык кына гәүдәле кызчык йоклый иде. Мин акрын гына янына килдем дә, мамык кебек йомшак чәчләреннән сыйпап, салмак кына аркасыннан чәбәкләдем. Сабый күзләрен ачты. «Кызым, как тебя зовут?» – дип сорадым. «Маша», – диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә һәм, муеныма сарылып, «мамочка, я хочу с тобой быть всегда», – диде. Битләремне пешереп, агып төшкән күз яшьләремнең эзләрен әле дә тоям төсле кайвакыт, – ди Зөлфия апа. Машага ул вакытта барлыгы 4 яшь кенә булса да, сабый инде ике гаиләдән аерылу әчесен татыган булган.

2016 елда опека органнары Минһаҗевларга апалы-сеңелле тагын ике кызчык тәкъдим итәләр. Җәүдәт абый белән Зөлфия апа уйлашып, Маша белән киңәшкәннән соң, аларны да үз канатлары астына алырга булалар. Арина белән Валерия Богырысланның «Аистенок» балалар йортында тәрбияләнгәннәр. Аңа кадәр кызларның хәле бик мөшкел булган икән. Алар ачлыктан интегеп, тәмам хәлсезләнеп балалар хастаханәсенә эләккәннәр һәм махсус карау астында булганнар.

– Бу сабыйларның ышаныч тулы күзләрен күрү белән аларны бөтен күңелебез белән кабул иттек, – ди Зөлфия ханым. – Менә бит, Аллага шөкер, өч кызыбыз булды инде. Иртән чәчләрен тарап-үреп, бантлар тагып, Аринаны мәктәпкә, Маша белән Валерияне балалар бакчасына озату безнең өчен чын бәйрәм иде. Кызларыбыз көннән-көн ныгып, матурая бардылар, безгә тәмам күнектеләр. Арина белән Валерия безнең гаиләдә бер ел яшәгәннән соң, аларның иң кечкенә сеңелләре дә табылган, дигән хәбәр килеп иреште. Өч туганны аермаска булдык. Шулай итеп яшь ярымлык Сашаны да апалары янына алдык, – дип елмая Зөлфия ханым.

– Зөлфия апа, шундый әҗерле эш эшлисез – ятимнәргә ана җылысы, ана мәхәббәте бүләк итәсез. Аллаһының иң олы рәхмәтләре насыйп булсын сезгә. Дүрт ятимне алып үстерүе җиңел генә булмагандыр? Саша бигрәк бәләкәй булган бит әле. Кызлар үзара уртак телне тиз таптылармы?

– Бик авыр булды дип зарлана алмыйм. Бөтен авырлыкларны тормыш иптәшем белән бергә җиңәргә өйрәнгән без. Тиздән гаилә корып яши башлавыбызга 34 ел тула, Аллаһы теләсә.

Гомер буе Җәүдәт минем иң ышанычлы терәгем, ярдәмчем һәм киңәшчем булды. Кызларны үстерешергә, тәрбияләшергә дә ул бик булышты. Кызлар да әтиләрен бик яраталар. Гаиләдәге җылы мөнәсәбәтне күреп, балалар да бик тиз дуслашып киттеләр. Кием-салымны, уенчыкларны барысына да бер төрле ала идек. Хәзер дә шулай ук. Үпкәләшерлек булмасын, дип тырышабыз. Улларыбыз да аларны колач җәеп, бертуган сеңелләредәй кабул иттеләр. Кызлар барысы да бик тәртипле булдылар, тырышып укыйлар, спорт, рәсем ясау буенча бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алып киләләр. Маша белән Валерия беренче сыйныфтан башлап мәчеткә укырга йөриләр. Дин буенча конкурсларда катнашып, җиңүләр яулап торалар. Уфага, Казанга, Самараның тарихи мәчетенә экскурсияләргә алып бардылар үзләрен. Аларга карап, кечкенә Сашабыз да догалар өйрәнеп маташа. Валерия балалар бакчасына йөргәндә үк төрле театраль постановкаларда, конкурсларда катнашып, җиңүчеләр арасында булды. Хәзер Арина – 8нче, Маша – 7нче, Валерия – 5нче, ә Сашабыз – 2нче сыйныфта “4” – “5” билгеләренә генә укыйлар, мөстәкыйльләр. Бик тырышлар, зур рәхмәт аларга, – ди бәхетле ана.

Әйе, ана кеше өчен баланың уңышлары үзенекеннән дә мөһимрәк, аңардан да зур шатлык юктыр, мөгаен.

Дүрт кыз да бик матур итеп татарча сөйләшәләр, яттан шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, бииләр. Кызганычка, бүгенге көндә татар балалары арасында да татар телендә сөйләшә белмәүче, иң аянычы, туган телен өйрәнергә теләмәүче балалар да бар. «Нинди генә эшкә алынсалар да җиренә җиткереп, башкалар сокланырлык итеп башкарып чыгалар», – дип сөйлиләр авылдашлары бу кызлар турында. Болар барысы да ата-ана тырышлыгы белән яуланган үрләр бит.

– Кызларым кул арасына керерлек булдылар хәзер. Йорт эшләрендә нык булышалар. Валериябез, үскәч, фермер булырга хыяллана, малларны бик ярата. Аш-су эшен дә бик яхшы беләләр. Камыр ризыклары пешерергә яраталар. Бергәләшеп пилмән, манты һәм башка полуфабрикатлар ясап куябыз. Безнең гаиләгә килгәндә алар кашык тотып ашый алмый, хәтта ризыкларның исемнәрен дә белми иделәр бит. Шулкадәр ачлыкка, назга тилмергән балакайлар иде, – дип сыкрана ана. – Тормышта барысы да кирәгәчәк. Эшләгәннәре безнең өчен булса, өйрәнгәннәре – үзләре өчен. Аларга лаеклы тәрбия бирү өчен бөтен кечебезне куярга тырышабыз. Кызларны тәрбиягә алганда мин социаль хезмәткәр булып эшли идем. Гаиләбез ишәйгәч, яраткан эшемне ташладым, бөтен игътибарымны балаларга юнәлтергә булдым. Алар болай да ана назы күрмәгәннәр. Күпме күңел җылым бар, никадәр көч-куәтем бар – барысын да аларга багышлаячакмын, Аллаһы теләсә, – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.

Чыннан да, мондый аналар белән сокланмыйча булмый!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here