Авыр чакта укыла торган ДОГАЛАР

0
84

«Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл».

Мәгънәсе: «Әй Аллаһ! Мин, тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».

***

«Аллаһүммә инни габдүк, үәбнү габдик, үәбнү әмәтик, нәсыяти биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гадлүн фийә када‘үк, әс‘әлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк, әү әнзәлтәһү фи китәбик, әү галләмтәһү әхәдән мин халкыйкь, әүистә‘ҫәртә биһи фи гыйлмил-гайби гыйндәк, ән тәҗгаләл-Куръәнә рабигә калби үә нүра садри үә җәлә‘ә хүзни үә зәһәбә һәмми».

Мәгънәсе: «Әй Аллаһ! Хакыйкатьтә, мин – Синең колың, Синең колың булган ир-атның угълы һәм Синең колың булган хатын-кызның угълы. Мин – тулысынча Синең кулыңда, Синең хөкемең минем өчен мәҗбүри тиешле, ә Синең миңа билгеләгән карарың гадел. Мин Синнән, Үзеңә Үзең исемләгән яки Китабыңда иңдергән яки мәхлукларыңның берсенә белгерткән яки Үзеңдә яшереп калдырган һәрбер исемең белән сорыйм; Коръәнне минем калебемнең язы ит, күкрәгемнең нуры ит, кайгымның бетү сәбәбе ит һәм тынычсызлыгымның китүе ит!»