Фәния Шәфигуллина:«Мин журналист түгел…»

0
17

Январь ахырында Камышлы авылында туып-үскән шәхесебез, педагог, журналист, фәннәр кандидаты Фәния Шәфигуллинага 95 яшь тулган булыр иде.

Ул Самара өлкәсендә танылган, хөрмәткә лаек булган олы шәхесләрнең берсе иде. Бөек Ватан сугышының соңгы елларында Камышлы педагогия училищесын тәмамлаган яшь укытучы район мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучыларын укыта башлый. Аның үткен һәм гадел сүзен, белем бирүдәге уңышларын күреп, Камышлы районы, Ба­лыклы мәктәбе директоры итеп куялар.

«Мәктәп директорыбыз Фә­ния апа Шәфигуллина кеч­кенә улын иярткән яшь кенә ханым булып истә калган. Шундый нәфис җилкәләргә нинди йөк төшкәнен ул үзе генә белгәндер инде. Чөнки мәктәбебез бер катлы агач бинадан гыйбарәт булып, ан­дагы җиде класс­та дүртәр рәттә бишәр парта тезеп куелган иде. Идәннәре генә дә буялмаган бит. Җыештыручы апалар аларны кыргыч бе­лән кырып, мунчала белән ышкып юалар иде. Электр уты булмаганлыктан, икенче сменада укучылар өчен беренче парталарга керосин лампалары куелган. Тәнәфес вакытында төртешеп уйнап, ничек төртеп төшермәгәнбез икән дип, әле дә исем китә. Класс­лар мич ягып җылытыла иде. Без килүгә утын янып беткән, морҗасы тыгылган була.

Шушы кечкенә генә директорыбыз урманнан утын китертү, кистереп, ярдырып өеп кую, мәктәп бинасын сылатып-бурлату, ут-күз чыкма­сын дип, күзәтү һәм укыту эшләре, кадрлар, документация алып бару өчен җаваплы иде. Ә транспорттан – арбага җигелгән бер мескен алаша гына бар иде», – дип искә ала аның чорында Балыклы авылы мәктәбендә укыган, соңыннан Камышлыга күчеп киткән З. Галиева.
Шундый шартларда тәҗ­рибә туплаган җитәкчене 1959 елда партиянең Камышлы район комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Алтмышынчы еллар уртасында, Камышлы районы бетерелгәч, инде югары белеме булган Фәния Шәйхулловна Куйбышев дәүләт университетының тарих фәне буенча аспирантурасын тәмамлый һәм доцент дәрәҗәсенә күтәрелә. 1993 елга кадәр Фәния Шәй­хулловна Куйбышев уку йорт­­ларында студентларга лек­цияләр укый. Ә “Бер­дәм­лек” газетасы ачылгач, татар телен, тарихын камил белүче белгеч буларак, редакциягә эшкә килә. Биредә ул үзен чын татар журналисты итеп күрсәтә һәм 2000 елга кадәр, бирелеп, милләтенә хезмәт итә.

«Ничәмә еллар үтсә дә, Фәния Шәйхулловна белән бе­ренче очрашуымны оныта алмам. 1996 елда без, Ка­мышлы районы селькор­лары, Камышлы район газе­тасының биш еллык юбилеена чакырылган идек. Кичә ахырында яныбызга “Бер­дәм­лек” газетасының хатлар бүлеге мөдире Фәния апа Шә­фигуллина килеп басты һәм приказ игълан итә торган тавыш белән: “Сез үзегезнең татар кешеләре булуыгызны онытмагыз, “Бердәмлек” газетасына татар телендә мәкаләләр языгыз!” – дип әйтеп куйды. Без апам белән бертавыштан: “Ә без бит татарча укымадык, яза белмибез”, – дип башлаган идек, Фәния апа коры гына иттереп: “Научим”, – диде дә китеп барды. Шул вакыттан соң күп тә үтмәде, Фәния апа шалтырата: “Нурания, мәкалә көтәм бит мин”, – ди. Шулай сөйләшкән кешегә каршы дәшеп булмый бит инде. Утырдым да, “Әти-әнием ха­кы – тәңре хакы” дигән мә­каләне татар телендә язып, үз кулым белән редакциягә илтеп бирдем. Фәния апа: “Грамматикасы өчен – икеле, ә менә эчтәлеге өчен – бишле”, – диде дә редакциягә эшкә чакырды.

Фәния апа үзе турында: “Мин журналист түгел инде, ә менә сеңелләрем Лилия бе­лән Әлфия – алар чын журналистлар”, – дип әйтергә ярата иде. Очрашкан саен Лилия апа ми­ңа журналистика серләрен күбрәк ача, ике телдә дә яза алуыма шатлана иде. Мин бу очрашуларны сагынып искә алам. Алар Камышлыны, аның кешеләрен беләләр, бик яраталар, яшьлек елларын сагынып сөйлиләр иде.
Фәния апа олыгаеп, “Бердәмлек”тә эшләми башлагач та, араларыбыз өзелмәде, кай­чан шалтыратып, кайчан открыткалар җибәреп, хәл­ләрен белешеп тордым. Ул улы Рөстәм янына Мәскәүгә китте. Анда да Фәния апа туган ягындагы хәлләрдән хә­бәрдар булып торды», – дип яза Татар Байтуганы авылында яшәүче Нурания Абзалова “Бер тамырның дүрт чәчәге” дип аталган мәкаләсендә (аны киләсе саннарыбызда ту­лы­сынча бастырып чыгарырбыз).

Әйе, Фәния апа Мәскәүгә киткәч, бик сирәк очраша идек. Ләкин Камышлыга, Са­марага кайткан саен, ре­дак­­циягә килә, килә алмаса, шал­тыратып хәлләребезне бе­­лә, редакторыбыз Рәфгать Әһлиуллин белән сә­гатьләп сөй­ләшә иде. Без аңа һәрдаим газетабызны җибәреп тор­ган­лыктан, ул өлкә татарлары тор­мышын бик яхшы белә иде.

Фәния апабыз Мәскәүдә улы­ның гаиләсе, яраткан оны­­гы янында яшәп, 2020 ел­да бакыйлыкка күчте.

Урыны җәннәттә булсын иде.



Эльмира Шәвәлиева