Компьютерлар, кәрәзле телефоннар, айфоннар заманында да почта хезмәтеннән башка яшәүне күз алдыбызга да китерә алмыйбыз. Бигрәк тә авыл кешеләре. Кайсыларының компьютер каршында утырырга вакыты юк, икенчеләре яңа технологияләр белән таныш түгел. Пенсияне дә почтальон кулыннан гына алырга телиләр, Сбербанк картасы буенча пенсия ала белмәүчеләр дә байтак бит әле.
Өлкән яшьтәге кешеләр элемтә үзәгендә эшләүчеләрне бигрәк тә көтеп алалар. Чөнки алар пенсия, субсидия, льгота, сабый балаларга бирелүче пособие акчаларын, газета-журналларны үз вакытында китереп җиткерәләр, торак-коммуналь хезмәте өчен түләүләрен дә алып, почтага илтеп түлиләр, көндәлек тормышта кирәк булган товарлар белән дә тәэмин итеп торалар. Әгәр дә бу көнне өйдә була алмасалар, телефоннан гына шалтыратып, почтальонга белдерәләр.
Шулай эшләү өчен почта ташучыга түземле, аралашучан, ярдәмчел һәм кешелекле булырга кирәк. Шенталы районының Денис авылы почта бүлегендә эшләүчеләр нәкъ шундыйлар. Биредә барлыгы дүрт кеше эшли. Бүлек җитәкчесе Алия Әхмәтвәлиева өченче сабые белән декрет ялында, ә аның вазифаларын Гүзәлия Ногманова үти. – Мин почтада эшләвемә бик шатмын. Коллектив мине бик җылы каршы алды, үзара дус-тату мөнәсәбәттә яшибез, киңәшеп эшлибез.
Авыл кешеләре “Бердәмлек” газетасына даими язылалар, яратып укыйлар. Анда бит Самара татарлары дөньясындагы бөтен яңалыклар да басылып чыга. Олырак апа-абыйлар ай ахырында килә торган “Кыйбла” кушымтасы аша динебез ислам белән танышалар, күпләр аларны җыеп бара. Гомумән, газета төрле яшьтәге укучылар өчен кызыклы. Шулай ук Татарстанда нәшер ителүче “Сөембикә”, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы”, “Гаилә учагы” кебек газета-журналларга да бик теләп язылалар.
Ә кемнең язылырга акчасы юк, ул, Мәдәният йортына һәм авыл китапханәсенә килеп, көндәлек басмалар белән таныша ала. Моның өчен район администрациясе башлыгы Александр Михайлович Лемаевка рәхмәт, ул Мәдәният йортларына һәм китапханәләргә татар басмаларын даими яздырып тора, – дип сөйләде Гүзәлия Рафаэль кызы.
Почта ташучыларыбыз Зөлфия Нуретдинова, Әлфия Минһаҗева һәм Елена Пенькова да бик ипле һәм намуслы хезмәткәрләр. Зөлфия Әхтәм кызы почтадагы хезмәт юлын оператор буларак башлап җибәргән, бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән, аннары кабат операторлыкка кайткан. Ә хәзер инде почтальон вазифасына керешкән. Үткән елда Зөлфиянең тырыш хезмәте югары бәяләнеп, акчалата премия һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Сабыр һәм басынкы холыклы мөлаем ханым – Әлфия Минһаҗеваның да почтада эшли башлавына ун елдан артык вакыт үтеп киткән. Шушы көннәрдә ул үзенең алтмыш еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена.
Күптән түгел генә авылыбызга килеп төпләнгән Елена Александровнаның тормышы бала чактан ук почтага бәйле икән.
– Әнием озак еллар хат ташучы булып эшләде. Мин аңа газета-журналлар таратырга ярдәм итә идем. Биредәге почтада эш булгач, икеләнеп тормадым, шундук риза булдым, – дип сөйләде.
Менә шушы кечкенә генә коллектив бөтен авыл кешеләрен бер итеп, тыгыз элемтәдә тота. Авылдашларыбыз да аларга ярдәм кулы сузарга ашкынып торалар. Мисал өчен: GOVID-19 пандемиясе тарала башлагач, авылыбызның танылган тегүчесе, социаль хезмәткәр булып эшләүче Әлфия Баһаутдинова почта хезмәткәрләренә һәм кибеттәге сатучыларга битлекләр тегеп китергән.
– Авыр чакта хәлебезгә керә белүе, кайгыртучанлык күрсәтүе өчен без Әлфиягә бик рәхмәтлебез, – диләр кызлар. – Үзебезнең тормышыбызны, гаиләләребезне куркыныч астына куеп булса да, эшебезне туктатмадык, җиренә җиткереп үтәргә тырыштык. Битлекләр һәм перчаткалар киеп булса да, халыкка пенсияләрен вакытында китереп җиткердек һәм башка хаҗәтләрен дә үтәдек. Ул вакытта бөтен учреждениеләр дә ябылды, бары тик авыл поселениесе, почта һәм социаль оешма гына эшләде.
Шушы кечкенә, ләкин бик дус коллектив белән сөйләшүдән соң кайтырга чыккан идем, юлымда поселение җитәкчесе Лимуза Фатыйх кызы Бикмөхәммәтова очрады. Сүздән-сүз чыгып, кайда булганым турында әйткән идем. Җитәкче хезмәткәрләрнең сүзен раслагандай:
– Әлегә кадәр почта бүлеге хезмәткәрләре турында начар сүзләр әйтүче, канәгатьсезлек күрсәтүче кеше булганы юк. Алар үзләренә тапшырылган вазифаларны бик тырышып, җиренә җиткереп үтиләр. Алия Әхмәтвәлиева җитәкчелек иткәндә дә бик яхшы эшләде, аның урынында калган Гүзәлия Ногманова да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Почта хезмәткәрләре һәрчак күз уңында бит алар: авылыбызда үткәрелгән бәйрәм концертларында, төрле чараларда, җәмәгать эшләрендә бик теләп катнашалар. Бер нәрсәдән дә авырсынмыйлар, авылда үткәрелгән өмәләрдән дә калмыйлар. Актив, тормыш сөючән булулары өчен зур рәхмәт, – дип әйтте.
Әйе, булганнан – бар да була. Почтабызда шундый уңган-булган хезмәткәрләр эшләве – шатлык, билгеле. Тик, күрүемчә, бер уңайсыз ягы бар. Ник дисәң, иңенә бер зур сумка аскан, кулына товар тутырылган икенче сумка күтәргән почтальонны күргәч, уңайсызланып куясың. Хатын-кыз, гомумән, алай йөрергә тиеш түгел. Җәйге кызуда да, кышкы буранда да, ишеп яуган көчле яңгыр астында да авыр йөк күтәреп килеп кергән хат ташучының хезмәт хакы белән кызыксынмый булдыра алмадым. Ә ул бик аз икән. Почта җитәкчелеге шундый йөк күтәреп йөрүне максат итеп куйган икән, велосипед кебегрәк техника белән дә тәэмин итсен иде. Йә, булмаса, лаеклы хезмәт хакы түләсен. Менә шушы проблема яхшы якка хәл ителсә, яшьләребез дә шушы хезмәткә карата уңай карашта булырлар иде.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан элемтә бүлекләрендә хезмәт куючыларны, хат ташучыларыбызны котлыйбыз. Бөтен газета укучылары исеменнән дә чын мәгънәдә авыр эшләрендә түземлек, гаилә бәхете һәм теләкләренең тормышка ашуын телибез!
Нурсинә Хәкимова.
Денис авылы,
Шенталы районы.
На фото: Әлфия Минһаҗева (уңда) һәм Зөләйха апа Ханнанова
Бердэмлек