Кадерле абзыебыз!
Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Син һәрвакыт ярдәмчел, сабыр, һәммәбезне кайгыртып яшәүче олы җанлы һәм киң күңелле кеше. Киләчәктә дә муллыкта, тигезлектә, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, хәерле гомер кичереүңне телибез. Ходай Тәгалә сиңа тән сихәте, җан тынычлыгы, якты көннәр насыйп итсен.
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Куанычта үтсен һәр көнең.
Йөзләреңдә булган шатлык
нуры
Балкып торсын, бер дә
сүнмәсен.
Изге теләкләр белән энең Гакыйль, Гөлсирә, энекәшләрең Илдар, Илнур, киленнәрең Юлия, Алия һәм балалары Алия, Шамил, Диләрә, Дания.
****
Шенталы районы,Татар Әбдекие авылында туып-үскән, хәзерге көндә Самара шәһәрендә яшәүче Наил Исмәгыйль улы Әхмәтҗановка – 70 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз!
Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурсын, шатлыкларның иң олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, рәхәттә яшәвеңне телибез.
Котлы булсын синең юбилеең,
Шатлык балкып торсын
йөзеңдә.
Безнең өчен мәңге кадерле
син,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр
булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миңнегөл, кызларың Гүзәл, Лилия, кияүләрең Фәрхәт, Алексей, оныкларың Эльвира, Артур.
****
Наил Исмәгыйль улы Әхмәтҗановка!
Кадерле туганыбыз!
Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә Аллаһы Тәгалә биргән гомернең кадерен белеп, тормыш иптәшең белән бер-берегезгә кирәк булып, һәр көнгә сөенеп, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның җылысын тоеп, хәерле гомер кичерергә язсын. Аллаһы Тәгалә саулык белән байлыктан аермасын. Бүген әйтәсебез килә: син безнең өчен олы йөрәкле, ярдәмчел, кайгы-шатлыкны уртаклашучы олы абый булып яшисең. Сине бик нык хөрмәт итәбез, яратабыз.
Тормыш юлың һәрчак балкып
торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр
белән
Гел шатлыкта үтсен һәр
көнең.
Бәхетле картлык теләп, сеңелең Гакилә, Таһир, Эльмира, Илнар гаиләләре белән.