Домой Жизнь татар Татары в регионе Бәхет аңа елмаеп карый

Бәхет аңа елмаеп карый

0
Бәхет аңа елмаеп карый

Сентябрь ахырында Мәскәүдә каратэ киокусинкай буенча шәһәр ачык чемпионаты узды. Якташыбыз, кио-кусинкай буенча спорт мастеры Илдар Тәлгать улы САФИН әлеге ярышларда көмеш медальгә лаек булды.

Спорт яратучыларга, мөгаен, бу фамилия яхшы таныштыр. Чөнки өлкәнең массакүләм мәгълүмат чаралары бу яшь һәм талантлы спортчының, төрле ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясаулары турында еш язалар.

Кем соң ул Илдар Сафин, кайда туган, ничек яши? Газета укучыларыбызны каратист якташыбыз белән якыннан-рак таныштырырга булдык.

Илдар 1986 елның январенда Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туган. Әтисе Тәлгать Әсхәт улы һәм әнисе Рәмзия Мөхтәбәр кызы – икесе дә укытучылар. Илдарга бер яшь тулгач, алар Рус Байтуганы авылына күченәләр. Мәкаләбезнең герое урта мәктәпне шунда тәмамлый.

– Мин дә, сеңелем Алия һәм энем Илнар да, әти-әниебезнең эшен дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайладык. Безгә лаеклы тәрбия биргән, хезмәтне һәм спортны сөяргә өйрәткәннәре өчен әти-әниебезгә чиксез рәхмәтлемен. Алар нык булырга, авырлыклардан курыкмаска, тормыш сынаулары алдында сыгылмаска өйрәтеп үстерделәр. Шуңа күрәдер дә мин, бер дә икеләнмичә, профессиональ спорт белән шөгыльләнергә карар кылдым.

Ни өчен каратэ дисезме? Чөнки каратэ ул искиткеч матур һәм бик тә мавыктыргыч аерым бер культура, аның турында сәгать-ләр буе сөйләргә мөмкин. Балачагымнан әтиемнең әлеге спорт төре белән шөгыльләнүен күреп үстем. Мәктәптә укыганда акрынлап киокусинкай юнәлешенең үзенчәлекләрен өйрәнә башладым. Ә 16 яшем тулгач, алдагы тормышымның каратэ белән бәйле булачагында шигем юк иде инде.

Урта мәктәпне тәмамлагач, мин Самара дәүләт педагогия университетының физкультура бүлегенә укырга кердем һәм шул ук көзне каратэ мәктәбенә йөри башладым. Бик таләпчән, үз эшенең чын остасы булган халыкара классындагы спорт мастеры, кара билбауның бишенче дан иясе Тимофей Николаевич Цыгановка эләктем. Моның өчен мин язмышыма бик рәхмәтлемен. Аның кебек тренер белән шөгыльләнү – зур бәхет.

Һәр эшнең үз кагыйдәләре, үз нечкәлекләре бар. Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, уңышка бары тик тырышлык, хезмәткә би-релгәнлек нәтиҗәсендә генә ирешә ала.

2006 елда беренче тапкыр җитди бәйгедә – Тамбов шәһәрендә узган Россия чемпионатында катнаштым, ләкин икенче раундта ук җиңелдем. Беренче бик үк уңышлы булмаган ярышлардан соң мин тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә кирәклеген, бу эштә иң оста мастерларның берсе булырга теләвемне аңладым. Шулай итеп, тагын берничә ел ару-талуны белмичә әзерләнгәннән соң гына уңай нәтиҗәләр күренә башлады. 2009 елда Мәскәүдә узган ярышларда мин Үзәк федераль округы чемпионы титулына ирештем, 2010 елда – Урал округы, 2012 елда – Идел буе округы чемпионы исемен яуладым. Титул, медаль саннарын инде күптән санамыйм. Һәрбер ярыш истә кала, хатирәләр дәфтәрендә үз урынын ала бара.

Шулай да, җиңүләрем арасында минем өчен кыйммәтлесе бар – 2017 елда Япониядә узган чемпионатта алган медаль. Ул ярыш бик кырыс булды. Җирле спортчы үз иле намусын бик шәп яклады һәм искиткеч көчле көндәш иде. Ләкин ниндидер мизгелдә бәхет минем ягыма борылып карады, һәм мин дә каушап калмадым, көндәшемне нокаутка җибәрдем, – дип канәгать елмая егет.

2007 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Илдар Сафин Самараның “Кайман” спорт үзәгендә каратэ киокусинкай буенча тренер булып эшли, ярышларда катнашуын һәм осталыгын үстерүен дәвам итә. Икенче дан кара билбау иясе, спорт мастеры Илдар Сафин Самара өлкәсен танытачак лаеклы спортчылар үстерәчәгенә ышанам.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.