Домой Жизнь татар Бәхет сере

Бәхет сере

0
Бәхет сере

Минҗиһан һәм Барый Фәт­хетдиновлар Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында яшиләр. Алар, зыялы, ярдәмчел, милли җанлы кешеләр буларак, авылның хөрмәтле шәхесләре. Мондый матур, мактаулы исемгә Барый абзый белән тор­мыш иптәше үз-үзләрен ая­мыйча куйган хезмәтләре өчен лаек булганнар. Менә инде 64 ел алар, иңне-иңгә куеп, кулга-кул тотынышып, бергә яшиләр.

Минҗиһан апага – 82, ә Барый абзыйга – 88 яшь. Алар – олы йөрәкле, гомер буе, бөтен якыннарын бергә җыеп, һәркемгә җитәрлек җылы өләшүче әби белән бабай. Бик күп авыл кешеләре кебек үк, гаиләдә барысы да җитешле булсын дип, ялсыз эшләп яшәгән бабай белән әби бүген үзләрен бик бәхетле саныйлар.

Бала чаклары бик кыска булса да, алар зарланмыйлар, киресенчә, елмаеп искә алалар ул чакларны. Сугыш башланганда Барый абзыйга 9 яшь була. Кырда башак җыеп, атлар җигеп җир сөреп, урман кисеп үскән сугыш чоры баласы ул. Мәктәптә алган белеме бик аз булуына карамастан, ул яшьтән үк бик төпле һәм зирәк кеше була.

18 яше тулуга, Барый абзыйны армия сафларына алалар. Дүрт ел хезмәт иткәннән соң, ул туган авылына киң җилкәле, төз гәүдәле ир-егет булып әйләнеп кайта. Озак та үтми, ул, үзе кебек үк, уңган-булган, акыллы, са­быр, тәүфыйклы, авылның бер кашык су белән йотарлык гүзәл кызы Минҗиһанга гашыйк була. 1956 елның декабрендә өйләнешеп, гаилә корып җи­бәрәләр.

Сугыштан соңгы елларда тормыш аеруча авыр була. Сы­ер җигеп ашлык чәчү, кырларны көрәк белән казу, урманнан утын ташу эшләрендә катнашканны алар хәзер дә бик яхшы хәтерлиләр. Уңган-булган Фәтхетдиновларның фотосурәтләре ул елларда Мактау тактасыннан төшмәгән. Барый абзый лаеклы ялга кадәр ферма мөдире булып эшләгән.

Һәрнәрсәдән ямь табып яши белүче Барый абзый белән Минҗиһан апаны тормыш төрле яклап сынап караган. Аларга әби-бабаларын, әти-әниләрен, хәтта якты дөньядан бик иртә киткән ике газиз балаларын да соңгы юлга озатырга туры килә. Калган балаларының, якыннарының җылы хисләре аларга тормыш авырлыкларын җиңеп яшәргә көч бирә.

Гаилә корып яши башлаган көннән бирле, аларның бөтен тырышлыклары – балалары, га­лә иминлеге өчен. Гомер буе күпләп яшелчә үстергәннәр, мал-туар асраганнар. Хәзерге вакытта да, яшьләре олы булуына карамас­тан, 25 сутый бакчаны тутырып чәчеп, үзләре карап үстерәләр. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, – диләр алар беравыздан. Эшне беркайчан да бүлеп эшләмәгән алар. Фәтхетдиновлар өендә һәрвакыт чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Тормышның бар мәшәкатен авырсынмыйча тартырга күнеккән әби белән бабай  биш вакыт намазны да калдырмыйлар.

Барый абзый белән Мин­җиһан апаның ике кызлары Самарада яшиләр. Ял көн­нәрендә балалар, кияүләр, онык­лар бәхетле әби белән бабай йортында җыелалар, булдыра алган хәтле, йорт, бакча эшләрендә булышырга тырышалар.

“Аллага шөкер, тормышыбыз әйбәт. Яшьлегебез авыр хезмәттә узса да, картлыгыбыз бәхетле, исәнлегебезгә зарланмыйбыз. Бу бәхет турында кычкырып әйтергә дә куркабыз – күз тимәсен инде. Бәхетле булу өчен һәрнәрсәдә матурлык күреп, бер-береңә игътибарлы булып, хөрмәт итеп яшәргә кирәк”, – ди Барый абзый һәм Минҗиһан апа Фәтхетдиновлар.

Фәнүзә Кәримова.

Совет Нурлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

Бердэмлек