Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. 95 ел гомер иттең, ниләр генә күрмәдең, барысын да сабыр итеп үткәрдең, сынмадың, сыгылмадың. Тормыш юлын матур үттең, балалар үстердең, оныклар кочтың, яраттың. Бар кешегә дә ачык йөзле булдың, ярдәмчел, ышанычлы, хөрмәтле ана булган өчен мең рәхмәтләр сиңа, кадерле әниебез! Сиңа ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күңел тынычлыгы теләп калабыз.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше
иттең,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Безнең өчен күпме тырыштың
син,
Уйладың син иртән, кичен дә.
Шатлык-куанычлар,
сәламәтлек
Насыйп булсын сиңа гомергә.
“Әни” диеп дәшәр кешең
булу –
Нинди бәхет үзе дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак
була,
Кайгыларың булса – югала.
Син булганда, әни, без
бәхетле,
Синең белән якты көнебез,
Безнең белән син дә бәхетле
бул,
Озын гомер сиңа телибез.
Изге теләкләр белән кызларың Рузанья, Солтания, Сания, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.