Домой Ислам Религиозные познавательные материалы Бәхет турында гыйбрәтле кыйсса

Бәхет турында гыйбрәтле кыйсса

0
Бәхет турында гыйбрәтле кыйсса

Бәхет дөнья гизеп, үз юлында очраганнарның бөтен теләген үтәп, кешеләрнең барчасына да бәхет өләшеп йөргән. Шулай берчак ул саксызлык белән тирән бер чокырга төшеп киткән һәм аннан күпме генә тырышса да, чыга алмый азапланган. Чокыр янына теләкләрнең чынга ашуын үтенгән кешеләр килә китә торган. Бәхет аларның һәрбер сораганын үтәгән.

Бервакыт чокыр янына яшь кенә бер егет килгән. Ул, бәхетне күрсә дә, аннан берни таләп итмәгән. Киресенчә, үзе: «Син, бәхет, ни телисең?» – дип сораган. «Әлеге чокырдан чыгар идем», – дигән бәхет. Егет аны тартып чыгарган да үз юлында булган. Ә бәхет бер адым да калмый аның артыннан йөгергән. Төптән уйлап карасаң, без бәхетне түгел, бәхет безне таба.