Домой Ислам Ислам в области Бәйрәм тиешле дәрәҗәдә үтәчәк

Бәйрәм тиешле дәрәҗәдә үтәчәк

0
Бәйрәм тиешле дәрәҗәдә үтәчәк

1 октябрьдә Самарада масштаблы чара көтелә – Самараның Тарихи мәчете реставрациядән соң тантаналы төстә ачыла һәм 130 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу чара Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы кысаларында уздырыла.

Мәчет ачылу тантанасына Төркия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Катардан шәрәфле кунаклар һәм илчеләр чакырылган. Шулай ук Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе президенты Марат Кабаев, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать Сафа улы Таҗетдин, Ингушетия башлыгы Мәхмүд Али Кәлиматов, Татарстан, Башкортостан, Чечня башлыклары Рөстәм Миңнеханов, Радий Хәбиров, Рамзан Кадыйров та мәртәбәле кунаклар арасында.

Элек күрелмәгән дәрәҗәдә уздырылучы бәйрәмгә әзерлек кысаларында “Прогресс-В” компанияләре төркеме президенты Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин офисында көн саен очрашулар уза. Шуларның берсендә вице-губернатор Дмитрий Кочергин, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, төрле милләттәге эшкуарлар һәм мөселман иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша.

Көн кадагына чараны уздыруга әзерлек эшләре барышы һәм акча юнәтү мәсьәләсе куелган иде. Хөкүмәт вәкиле өлкә бюджыннан акча биреләчәк дип белдерде, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә бәйрәм чыгымнарын күтәрешүдән баш тартмадылар. Нәтиҗәдә, саллы гына сумма җыелды. Өлкәбездә дин торышына битараф булмаган кешеләрнең тырышлыгы белән бәйрәмебез тиешле дәрәҗәдә үтәр, дип ышанабыз.

Раушания Ситдыйкова.