Домой Главные новости В области Бәйрәм белән сезне, укытучылар!

Бәйрәм белән сезне, укытучылар!

0
Бәйрәм белән сезне, укытучылар!

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Чын күңелдән сезне Укытучылар көне белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.

Сезнең олы хезмәтегез кешелек дөньясын алга этәрә, яңа ачышларга илтә. Сез балаларга белем ачкычы бирәсез, олы тормыш  юлына әзерлисез. Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Яшь буында ана телебезгә, татар халкының милли гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләүче “Яктылык” татар мәктәбенең педагоглар коллективына һәм өлкә мәктәпләренең барлык татар теле укытучыларына аеруча рәхмәтәлебез.

Хөрмәтле укытучылар!

Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

Изге теләкләр белән Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.