Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдинович!
Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Балаларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Эшкуарлык өлкәсендә дә, иҗтимагый эшләрдә дә армый-талмый хезмәт итеп, зур уңышларга ирешүегезне теләп калабыз! Хезмәттәшлегебез озак елларга сузылып, халкыбыз мәнфәгатьләрен хәл итү файдасына булсын иде.
“Бердәмлек” өлкә татар газетасы коллективы.