Домой Главные новости В области Баһадирлар бистәсен күрәсегез киләме?

Баһадирлар бистәсен күрәсегез киләме?

0
Баһадирлар бистәсен күрәсегез киләме?

Ставрополь районының Жигули авылы читендә, нәкъ юл чишелешендә, зур бер таш тора. Алгы ягында иске славян телендә: “Сулга барсаң – Емельян Пугачев мәгарәсенә (пещера) барып чыгарсың. Бай булырсың, ләкин йөрәгеңне югалтырсың. Уңга китсәң – атаман Степан Разин белән очрашырсың. Бар нәрсәдән дә азат булырсың, ләкин башсыз калырсың. Ә туры юлдан китсәң – могҗиза күрерсең! Йөрәгеңә дә, күңелеңә дә шатлык бүләк итәрсең, гомер-гомергә бу турыда онытмассың”,  – дип язылган.  Йөрәген яисә башын югалтырга теләүчеләр бул­гандырмы-юкмы, анысы билгесез, ә менә туры юлдан китүчеләр күргән-белгәннәре турында тел шартлата-шартлата сөйлиләр. “SAMARA.travel” дәүләт бюджет туристлык мәгълүмат үзәге безне бүген әнә шул гаҗәеп урынга сәяхәткә чакыра.

Юлыбыз Самара Җәясе милли паркының яшел урманнары һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән болыннары аша уза. Әлбәттә, юл күрсәтүче таш та гадәти булмаган кебек, урманы да сихри урман икән.  Каршыбызга  33 баһадир килеп чыкмасынмы! Барысы да көбә кием кигәннәр, кулларында сөңге һәм  калкан. Игътибар беләнрәк карасаң, бу баһадирларның агачтан ясалганын күрергә була. Алар биек койма белән уратып алынган бистәне  “саклыйлар” икән.

Зур агач капкадан керүгә сезне ипи-тоз белән милли славян киемнәренә киенгән хуҗалар каршы ала һәм бистә буйлап экскурсиягә алып китәләр. Борынгы рус традицияләре буенча төзелгән агач йортлар бизәлеше хәйран калдыра. Бистәдә 150 урынлык ашханә (трапезная), кунак йортлары, мунча, балыкчы йорты,  ат сарайлары  бар. Гүзәл табигать почмагында ял итәм дигән юлчылар, арзан гына бәягә, үз чатырларын да куя алалар.

Ашханә янындагы зур гына мич эчендә, тирә-якка хуш ис таратып, баһадир боткасы пешеп утыра. Шунда ук хуҗабикәләр ипи, төрледән-төрле эчлек кыс­тырып пироглар салалар. Юлда сусаган кунак­ларны борынгы рецепт буенча ясалган квас белән сыйлыйлар. Шулай ук биредә сыр ясау буенча мастер-класста катнашырга һәм үзең үк ясаган сырны сатып алырга да була.

Баһадирлар бистәсендә елның теләсә кайсы фасылында да кунакка килүчеләрне кызыклы программа көтә. Мәсәлән, җәядән атарга, пычак һәм сөңге ыргытуда көч сынашырга, хәтта җирле аучылар белән чын ауга барырга да була. Корал белән эш итә белмисең икән – куркыныч түгел! Баһадирлар барысына да өйрәтерләр!

Ә бистәдә калган туристлар милли уеннар уйнап күңел ачарлар, махсус музейда баһадир кораллары һәм киемнәре белән танышырлар. Кышын да хуҗалар урамда самавыр кайнатып, кайнар чәй белән сыйлыйлар, учак тирәли җыелып, аучылар тормышында еш була торган кызыклы хәлләрне сөйләп көлдерәләр икән.

Ә алда безне иң кызыгы – баһадирлар көрәше көтә иде. Алар кылыч һәм сөңге сугышын күрсәткәндә, трибуналардагы тамашачыларның ду килгәнен күрсәгез икән! Тик анда да болай гына кереп утырам димә. Кунаклар батыр йөрәкле кеше булуларын дәлилләү өчен “аҗдаһа” белән көрәшеп җиңгән очракта гына бу бәхеткә ирешә алалар.

Елга буена сыенып утырган балыкчы алачыгын узып пристаньгә төшсәң, суда рус халкының горурлыгы булган ладьялар чайкалуын кү­реп ах итәсең. Сәяхәтчеләр шул көймәләргә утырып, Уса култыгының гүзәл табигатенә хозурланып йөри алалар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: көй­мәләрне җирле осталар үз куллары белән ясаганнар.  Ә күптән түгел Баһадирлар бистәсе осталары кораблар төзүнең борынгы традицияләрен торгызу өчен президент грантын отканнар. Бу акчага тагын 12 останы укытып чыгарачаклар һәм тагын  ике яңа ладья төзиячәкләр.  Аннан ладьялар князь Рюрик эзләре буенча төньяк диңгезгә чыгачак.

Баһадирлар бистәсенең тагын бер горурлыгы – биредә чыгарылган этләр токымы икән. “Без яңа токымны святорусский вой дип атадык. Чөнки аларның тамырларында бүре һәм иң яхшы токымлы рус этләре каны ага”, – дип сөйли бистәгә нигез салучы Феоктист атакай. Ап-ак төстәге этләрнең күзләре шундый тугры карый, исең китәр!  Гадәттә,  бу мәйданчыкта туристлар озаккарак тоткарлана, чөнки йомры-йомшак көчекләр белән фотосурәткә төшәргә теләүчеләр бик күп була.

…Тәм-томнардан авыз итеп, төрле бәйгеләрдә катнашып, матур табигать күренешләре белән ләззәтләнеп вакытның үткәнен сизми дә каласың. Әкияттән китәсе килмәсә дә, башка дөньяда яшәвебезне дә онытмаска, өйгә кайтырга кирәк.  Ләкин мондагы хозурлыкның бер өлешен үзебез белән гомерлеккә алып китәчәкбез.

Әгәр, безнең кебек, шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып аласыгыз килә икән – Баһадирлар бистәсенә рәхим итегез!

Язманы Әминә Шиһапова әзерләде.

Бердэмлек