Домой Пресса Бабаң маймыл, ә үзең кем?

Бабаң маймыл, ә үзең кем?

0

Соңгы елларда Ислам дөньясында, Төркиядән алып көньяк-көнчыгыш Азиядәге Индонезиягә хәтле, креационизм тәгълиматы тарафдарларының кискен үсүе күзәтелә. Бу тәгълиматка ышанучылар фикеренчә, барлык Галәм, шул исәптән Җир шары вә андагы тереклек, әлбәттә, кешеләрне дә кертеп, бары тик Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган. Алар тарихи үсеш дәверендә төрләрнең үзгәрүен (Дарвин нигез салган эволюция теориясе) инкарь итә.

Байтак кына мөселман илләрендә эволюция, дөнья яратылуы турындагы бәхәсләрнең куера баруын җәмгыятьтә дөньяви белем алган кешеләрнең һаман саен арта баруы белән аңлатырга кирәктер, мөгаен.

Канадада мәктәптә эволюция теориясен укыту тәртибен өйрәнүче галимнәр бәхәсләр тудырган әлеге мәсьәләләр буенча югары сыйныф укучылары арасында сораштыру оештыралар. Нәтиҗәләр бик кызыклы. Пакыстанда, мәсәлән, сораштыруга җәлеп ителгән 2527 укучының 28 проценты: «Эволюция фән тарафыннан исбатланган нәрсә түгел», – дип җавап бирсә, 60 проценты алар белән килешми, ә калганнары ничек җавап бирергә дә кыенсына. Индонезиядә үткәрелгән шундый ук сораштыру нәтиҗәләре бу илдә эволюция теориясенә тагын да азрак укучы ышанганын күрсәткән.

Аңлашыла булса кирәк, биология фәнен укыту сыйфаты һәр илдә генә түгел, хәтта һәр мәктәптә дә бер-берсеннән нык аерылганга күрә, төрле илләрдә сораштыру нәтиҗәләренең төрлечә булуына гаҗәпләнергә кирәкми.

Төркиягә килгәндә, мәгълүм булганча, бу илдә Ислам партиясе идарә итә. Шуңа күрә, биология, астрономия, геология фәннәрен генә түгел, хәтта табигать фәннәрен укыту да Ислам дине белгечләре тарафыннан күз уңында тотыла. Бүгенге көндә үзенең креационизм тәгълиматы нигезендә язылган китаплары, дәреслекләре белән Төркиядә генә түгел, бүтән мөселман илләрендә дә дан казанган Харун Яхъя күренекле урын алып тора. Индонезиядә, мәсәлән, күпчелек мәктәп укытучылары аның биология дәреслекләреннән файдалана.

Дарвинның эволюция теориясен кабул итмәүнең тагын бер мисалы: Коръәндә Адәм атабызның балчыктан яратылуы турында бәян ителә. Шуңа күрә Дарвинның кешенең, имештер, маймылдан килеп чыгуы хакындагы хезмәтләре мөселманнар арасында зур ризасызлык тудыра.

Пакыстанның күренекле физика галиме Первез Худбхой сүзләренә караганда, аның космология фәне буенча лекцияләрендә студентлар дөнья яратылганнан алып тереклекнең вә эволюциянең барлыкка килү дәверләрен сөйләгәндә әле тыныч кына утыралар. Әмма кешенең эволюция барышында маймылдан килеп чыгуын бәян итү шундый көчле канәгатьсезлек тудыра ки, хәтта профессор сакчыларны чакырырга мәҗбүр була икән. «Студентлар һич тә Дарвин белән килешә алмыйлар, – ди галим. – Алар фикеренчә, борынгы бабаларның нинди булуы синең үзеңнең дә кем булуыңа ишарә ясый».

Гамир ГАРИФУЛЛИН.

“Шәһри Казан”.