Похвистнево районының Кротково авылында яшәүче Рәис Каюм улы СУБЕЕВка 2 февральдә 85 яшь тулды.
Тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән безнең барыбыз өчен дә үрнәк булган әтиебез Рәис Каюм улы Субеев Похвистнево районының Яңа Мәчәләй авылында 1936 елның 2 февралендә күп балалы гаиләдә туа. Яшьлеге бик авыр елларга туры килсә дә, ул Кротково авылы мәктәбен тәмамлап, Куйбышевка китә, күпмедер вакыт төрле заводларда эшләп көн күрә. Әмма, балачак хыялына тугры калып, 1960 елда Сергиевск ветеринария техникумына укырга керә. Дүрт елдан соң укуын тәмамлап, әтиебез Клявлино районының Яңа Усман авылына ветеринар булып эшкә урнаша, шул ук елда өйләнә дә. Үз эшенең белгече булып танылган егет, һөнәри осталыгын арттыру өчен, Казан ветеринария институтын да тәмамлый һәм югары белемле ветеринар карамагына 12 авыл терлекләре тапшырыла. Шул арада әтием һәм әниемнең тормышларын тулыландырып без – уллары Рамил һәм Ринат дөньяга килгәнбез.
Ул елларда мал-туар “сибирская язва”, “бруцеллез” дигән авырулар белән бик еш авырый иде. Үз һөнәренә бөтен җаны-тәне белән бирелгән ветврач, исәнлеген һәм көчен кызганмыйча, көне-төне эшли. Шушы хезмәте өчен ул күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә һәм “Хезмәт ветераны” исемен алуга ирешә.
Әтиебезнең пар канаты булган әниебез Миннегамбәр бүген дә аның ышанычлы таянычы булып яши. Без – уллары да әти-әниебезнең йөзенә тап төшермичә, аларның горурлыгы булып, күп еллар полициядә хезмәт иттек, Эчке эшләр министрлыгы (МВД) ветераны исеменә лаек булып, лаеклы ялга чыктык. Бүгенге көндә өч оныклары һәм өч оныкчыклары бәхетле әби белән бабайны куандырып торалар.
Хөрмәтле әтиебез, иң сөекле кешебез! Без сине олы юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын. Сиңа бәхетнең иң зурсын, уңышларның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый эчкерсез, шат күңелле, ихлас елмаюлы, ягымлы кеше булып кал. Аллаһы Тәгалә алдагы гомереңне саулыкта-сәламәтлектә, бәхеттә-шатлыкта үткәрергә язсын иде.
Шатлык тулы якты көннәр
Сиңа гел юлдаш булсын,
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Күңелең гел изгелектә,
Шатланып һич туймыйбыз,
Юбилей бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Бердэмлек