Домой Жизнь татар Тямаевның «Мишәрләр, алга!» девизы китереп чыгарган бәхәс: Фирдүс хаклымы, Рәмисме?

Тямаевның «Мишәрләр, алга!» девизы китереп чыгарган бәхәс: Фирдүс хаклымы, Рәмисме?

0
Тямаевның «Мишәрләр, алга!» девизы китереп чыгарган бәхәс: Фирдүс хаклымы, Рәмисме?

Мишәрләр алга! –дип концертка килгән тамашачыны гына түгел милләтне дә икегә аера! Ә бит без, барыбыз да- татар!
Барлык татар өчен җырлаучы мишәр егете,Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Фирдүс Тямаев белән килешмәгәннәр бүген аны әнә шулай- милләтне бүлгәләүдә гаеплиләр!
Ничек уйлыйсыз,кадерле дуслар?! Тямаев хаклымы? Әллә Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинмы? Аста язылган сылтама буенча фикерләрегезне, тавыш бирүегезне көтәбез!
Ни генә дисәләр дә Фирдүс соңгы вакытларда иҗат ителгән ”Татарлар”, “Яшим татар булып” җырлары белән , үз халкына булган мәхәббәтен тагын бер кат раслады.
Кичә- мишәр, ә үзе барыбер татар булып калучы җырчыбызның туган көне иде! Котлаулар белән соңламадык -дип уйлыйбыз, Фирдүс! Син милләт белән горурлансаң , без синең белән горурланырбыз! Алга!