Домой Жизнь татар Татары в регионе Балачактан – ялкынлы яшьлеккә

Балачактан – ялкынлы яшьлеккә

0
Балачактан – ялкынлы яшьлеккә

24 майда шәһәр-районнарыбызда ХI һәм IX сыйныфларны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге уңайдан өлкәбезнең 454 мәктәбендә дә тулы форматта тантаналар үтте, барлыгы 12000 кеше катнашты, дип хәбәр итә өлкә хөкүмәте пресс-службасы.

– Эпидемия быел чигенде, шуңа күрә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен тулы форматта үткәрергә мөмкин булды. Бу тормыш юлына беренче адымнарын ясаучы укучылар өчен бик тә мөһим вакыйга. Бүген алар мәктәп белән саубуллашалар, ә алда – имтиханнар һәм һөнәр сайлау гамәлләре көтә, – дип сөйләде Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министры Виктор Акопьян. – Мин ышанам, 11 ел буе укыган белемегез киләчәк җиңүләрегезнең, ачышларыгызның ныклы нигезе булып хезмәт итәр. Барыгызга да сәламәтлек һәм бәхет, уңышлар һәм түземлек, батырлык һәм аек акыл белән эш итә белүегезне телим. Барлык теләкләрегез дә тормышка ашсын!
25нче чыгарылышын зур тормыш юлына озаткан Самараның “Яктылык” татар мәктәбе өчен бу көн һәрвакыт аеруча дулкынландыргыч вакыйга. Быел биредә 11нче сыйныфны – 25, ике тугызынчы сыйныфны 67 бала тәмамлый. Барысына да аттестация узарга рөхсәт бар.

11нче сыйныф җитәкчесе Зилә Хәйдәр кызы Шәрәфетдинова да дулкынлануын яшерми, үзен балаларын очыручы кош кебек хис итә:

– 7 ел буе үземнең балаларым өчен кайгырган кебек кайгырдым, уңышларына шатландым, киңәш сорап килгәндә ярдәмгә ташландым. Укытучылар сыйныфлар гел алмашынып торуга күнегергә тиеш бит инде. Ләкин – юк, күнегеп булмый. Бигрәк тә үзем класс җитәкчесе булган сыйныфлар белән аерылышырга кыен. Киләчәкләре ничек булыр, тормышта профессионаллар гына түгел, кешелекле кешеләр була алырлармы? Һәр укучыбызның уңышына шатланып яшәргә насыйп булсын иде. Аллаһы Тәгалә егетләребезне – сугыш афәтеннән, кызларыбызны ялгышлыктан сакласын иде, дип телим. Ә без үз бурычыбызны үтәдек, алма кебек егет-кызларыбызны зур тормыш юлына чыгардык. Арада, Россиякүләм бәйгеләрдә, республика олимпиадаларында катнашып, мәктәп данын яклаучылар бар, җидесе алтын мәдальгә дәгъва итә: Алия Биксалиева журналист булырга хыяллана, Ләйсән Кәримова, Данир Вагыйзов, Ләйлә Сөләйманова – медицина өлкәсен сайладылар, Әдилә Исмәгыйлова – хокук саклау факультетына, Азат Абдрәхимов, Рөстәм Зөбәеров – техник университетка, Элина Саниева икътисад академиясенә документларын бирергә әзерләнәләр. Үзләре сайлаган уку йортларында белем алып, яхшы белгечләр булып чыгуларын көтәбез, – дип юллама бирә Зилә Хәйдәровна.

– Быел улым Данир 11нче сыйныфны, ә кызым Сафия “Яктылык”ның 1нче сыйныфын тәмамладылар. Безнең өчен шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да көн бу. Сабый күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, үз көченә ышаныч уята алган укытучыларга зур рәхмәт! – дип чын күңеленнән бөтен ата-аналарның хисләрен яңгыратты Люция Вагыйзова.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Данияр СӘЙФИЕВ фотосурәте.