Домой Культура Китапханә ишекләре бер көнгә дә ябылмады

Китапханә ишекләре бер көнгә дә ябылмады

0
Китапханә ишекләре бер көнгә дә ябылмады

Һәр кешенең дә туган көне булган кебек, оешмаларның да туган көне була. Менә Похвистнево районының Гали авылы китапханәсе дә 18 майда зур юбилеен бәйрәм итте. Быел аңа 70 ел тулды!

– Китапханәбезгә берәм-берәм дә, гаилә-гаилә булып та киләләр, – ди китапханәче Фәһимә Зарипова. – Олылар гына түгел, сабый балалар да биредә үзләренә рухи ризык табалар. Активистларыбыз да бар: алар китапханәчеләр үткәргән чараларда бик теләп катнашалар, идеяләре белән уртаклашалар, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар.

Китапханәнең биографиясе бай һәм ул Әлфия Муратовадан башлана. Әлфия Гариф кызы 1951 елда Гали авылында ачылган ызба-читальняда эшли башлый. Ә 1953 елда уздырылган ремонттан соң ызба-читальня китапханәгә әверелә. Әлфия Гариф кызы, шунда 1979 елга кадәр эшләп, “РСФСРның атказанган хезмәткәре” исемен алып лаеклы ялга чыга.

Беренче китапханәчеләр арасында мәктәп китапханәсе хезмәткәре Гәүһәр апа Сәярова да булган. Ул, 92 яшенә карамастан, сәхнәгә күтәрелеп, чынын-шаяруын кушып, китап укучылардан әсәрнең эчтәлеген сөйләтеп кенә китапны алып калуы турында сөйләде.

Ә 1982 елның февралендә китапханә фондын Фәһимә Әхмәтшәриф кызы Зарипова кабул итеп ала.

– Мин 1982 елдан бирле авыл китапханәсендә эшлим. Шуның 38 елын Роза Муратова белән хезмәттәшлек иттек. Китапханә ишекләре бер генә көнгә дә ябылмады. Бүгенге көндә дә, компьютерлар заманы булуына карамастан, балалар китапханәгә бик теләп йөриләр. Төрле чаралар уздырабыз, балаларны кызыксындырырга тырышабыз. Казаннан да, район үзәгеннән дә китаплар даими кайтарылып тора, – дип сөйләде Фәһимә ханым.

Китапханәнең 70 еллык юбилее Гали авылының Мәдәният йортында узды. Мөхтәрәм кунаклар – районның Үзәк китапханәсе директоры Алла Носова, җирлек башлыгы Идрис Муллабаев, мәгълүмати ресурслар менеджеры Елена Жукова үз чыгышларында Фәһимә Зарипованың эшен югары бәяләделәр, Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар. “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Кәүсәр Шәйхетдинова ике китапханәченең дә җәмәгать эшләрендә бик актив катнашулары турында тәфсилләп сөйләде, китапханәче булып эшләвенә 40 ел тулу уңаеннан Фәһимә Зарипованың башына таҗ кидерелде, иганәчебез Дания Туловадан бүләкләр тапшырылды. Фәһимә, үз чиратында, хезмәтен шулай югары бәяләгән җитәкчеләренә һәм авылдашларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева һәм яңа китапханәче Алия Гыйлаҗева тырышлыгы белән әзерләнгән концерт номерлары бик җылы һәм күңелле узды. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр башкарган “Муха-цокотуха” җырлы-биюле номерны, “Морячка” биюен район вәкилләре шаккатып карап утырдылар. Аларны сәхнәгә мәктәпкә әзерләү педагогы Гөлназ Минкина куйды. Мәктәп укучылары Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, үзбәк биюен биеделәр. Бигрәк тә 6 сыйныф укучылары Илназ Маннанов һәм Руфил Саликовның аккордеонда уйнаулары ошады. Киемнәре дисеңме, осталыклары дисеңме! Әлбәттә, Гали авылындагы гореф-гадәт буенча ахырда барысы да чәй өстәле артында җыелды.

Шундый күңелле кичә булды, халык бик канәгать булып таралышты. Гәүһәр апаны басып җитеп, район вәкилләренең берсе шомырт һәм тюльпан чәчәкләре бүләк итте, уңышлар теләде.

Юбилейлар үткәннәрне искә төшерү һәм киләчәкне планлаштыру өчен үткәрелә бит. Китапханә фондына яңа китаплар килеп тора, учреждение хезмәткәрләре уздыра торган чаралар да ел саен кызыклырак, төрлерәк үтә, чөнки биредә интернет та бар, компьютерлар да җитәрлек, милли чаралар да гел булып тора – 70 ел эчендәге үзгәрешләрне сөйләп бетерерлек тә түгел. Иң мөһиме – халыкта да ихтыяҗ бар, китапханәчеләр дә учреждениене аралашу үзәге, мәгълүмат чыганагы, белем чишмәсе итә белгәннәр. Тагын озак еллар буе халыкка хезмәт итәргә һәм 100 еллык бәйрәмен дә каршыларга насыйп булсын иде.

Гали җирлеге администрациясе һәм
Саимә МОРЗАХАНОВА.