Домой Ислам Ислам в области Балалар күңелендә якты бәйрәм булып калсын

Балалар күңелендә якты бәйрәм булып калсын

0
Балалар күңелендә якты бәйрәм булып калсын

Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте, Корбан гаете уңаеннан, Красная Глинка бистәсендәге “Динамо” чаңгы базасында балалар өчен күңелле бәйрәм оештырды.

Иртән-иртүк спорт комплексының яшел аланында эш кайнады. Күпсанлы волонтерларның бер өлеше мобиль сәхнәне бизәү белән шөгыльләнделәр, икенчеләре батутларны урнаштырдылар, шикәр мамыгы һәм попкорн сату урыннарын җайладылар. Ә ераграк асылган пылау казаны астында учак гөрли иде инде.

Корбан бәйрәме – мөселман культурасында иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул гомумкешелек кыйммәтләрен – яхшылык, мәрхәмәтлелек, якын кешеләреңә карата кайгыртучан булуны гәүдәләндерә. Елдан-ел бу бәйрәм күбрәк мөселманнарны берләштерә. Самарада балалар өчен Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен саф һавада уздыру гадәте тормышка ашырылып килә. Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин бу хәлне болай аңлата: “Мәчетләргә гает намазларына килгән ата-аналардан аермалы буларак, балалар өчен дини бәйрәмнәр күрексез уза. Алар башлыча Яңа ел, хатын-кызлар һәм Ватанны саклаучылар көнен, туган көннәрен көтеп алалар, чөнки бу көнне тәмле ашлар гына түгел, күчтәнәчләр дә булырга мөмкин. Шуңа күрә мөселман бәйрәмнәрен дә балалар өчен көтеп алынган бәйрәм итәсе килә”.

Тиешле булганча, Корбан бәйрәме догадан башланды. Аннары чараны алып баручы Айрат Загриев сәхнәгә Талип хәзрәт Яруллинны чакырды.

– Корбан гаете – ул иң кадерле әйбереңне корбан итәргә әзер булуың аша Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алуга ирешү. Без бу көннәрдә корбан малларын суябыз һәм итен мохтаҗларга таратабыз. Бәлки Аллаһы Тәгалә корбаннарыбызны кабул итәр, дип ышанабыз. Бүген без балаларыбыз белән бергә Корбан гаетен билгеләп үтәргә җыелдык. Тагын күп еллар буе шушы күңелле бәйрәмне исегезгә алырсыз, киләсе бәйрәмнәребезне сагынып көтәрсез, дип өметләнәбез. Барыгызны да Корбан бәйрәме белән котлыйм. Күңелле ял итегез!, – диде мөфти.

Талип хәзрәттән бүләкләр дә булды, әлбәттә. Бу көнне “Ислам нурларында” дип аталган иҗат конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аннан алдарак социаль челтәрләрдә балаларның Корбан гаетенә багышланган рәсемнәре һәм фотографияләре эленгән иде. Күрәсең, жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмагандыр. Шуңа күрә конкурста катнашкан һәр балага да Рәхмәт хатлары һәм чыбыксыз колакчыннар (беспроводные наушники) тапшырылды.

Май аенда уздырылган Ураза гаетеннән аермалы буларак, бу юлы тәмләшкәләр һәм батутларда сикерү мөмкинлеген эшләп алырга кирәк иде. Моның өчен олыларга да, балаларга да төрле конкурсларда һәм спорт уеннарында, эстафеталарда катнашырга кирәк булып чыкты. Приз урынына “бәрәкәткәләр” бирелде. Нәкъ менә шул валютаны шикәр мамыгына, туңдырма, попкорнга алмаштырып була иде. Бу озын чиратлардан яхшы гына чара булды һәм бөтен балаларны да конкурсларда һәм спорт уеннарында катнашырга этәрде.

Көн кызу булуга карамастан, балаларның активлыгына сокланырлык иде. Саф һавада рәхәтләнеп йөгерештеләр, ярыштылар, зур курчакларның койрыкларын әйләндереп шаярыштылар. Шул ук вакытта догалар, нәшидләр, ислам дине нигезләрен белүләрен күрсәттеләр. Шуны да билгеләп үтәсем килә, бәйрәмгә килүчеләр барысы да, шул исәптән балалар да, мөселманча ябык киемнәргә киенеп килгәннәр иде.

Сүз дә юк, мондый кызыклы һәм балалар күңеленә ятышлы бәйрәм мөселманнарны берләштерү өчен генә түгел, киләчәк буын балаларын ислам рухында, бер-берсенә карата хөрмәтле итеп тәрбияләргә булыша. Бүгенге корбан бәйрәме яшь күңелләрдә мәңгелеккә якты бәйрәм булып калыр һәм алар аны көтеп алырлар һәм әзерләнеп килерләр, дип ышанасы килә.

Данияр Сәйфиев,

Диния нәзарәтенең пресс-службасы секретаре.