Домой Главные новости интервью Гомерләр үтә икән ул…

Гомерләр үтә икән ул…

0
Гомерләр үтә икән ул…

Без газета укучыларыбыз белән даими аралашып торырга тырышабыз. Интернет пәйда булгач, элемтә күбесенчә телефон яки электрон хатлар аша алып барыла. Дөрес, редакциягә килеп, хәлләребезне белешеп, күзгә-күз карашып сөйләшеп утыручы укучыларыбыз да бар, Аллага шөкер. Ә менә олы яшьтәге әбүнәчеләребез янына үзебез барабыз.

Шушы көннәрдә 2022 елның апрелендә 90 яшен тутырган даими укучыбыз Миневәрәкыя апа Шакирова белән очраштык. Газетабызны беренче саныннан башлап алып килүче милләттәшебез Средне-Садовая урамындагы шәхси йортларның берсендә яши. «Бердәмлек» хәбәрчесе килгәндә, хуҗабикә песие белән бергә капка төбендә көтеп торалар иде инде. Аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелеп утырган кечкенә генә өй әкияттәге курчак өен хәтерләтте.

– Бу матурлыкны кем үстерә соң? – дип кызыксынам Миневәрәкыя ападан.

– Үзем. Элек бакча тутырып кыяр, помидор, төрле яшелчәләр дә утырта идем. Быел гына иренә башладым – утыртмадым, – дип елмая әбекәем.

Дөресен генә әйткәндә, Миневәрәкыя апага әби дип эндәшергә тел әйләнми. Олы яшьтә булуына карамастан, буй-сыны төз, үз-үзен карап, балачакта ук өйрәнгән догаларын укып, бәләкәй генә булса да хуҗалыгын ялт иттереп алып бара.

Интервью алырга килүемне белгәч:

– И-и-и, балакаем, гомерем гади генә үтте инде, матур итеп сөйли дә белмим, күбесен онытып та бетергәнмендер инде, – дип куйды көрсенеп. Ләкин сөйли башлагач, хәтере әле бик тә яхшы булуына инандым.

Миневәрәкыя Хәкимова Татарстанның Биккол авылында умартачы Шакир һәм Хәдичә Вахитовлар гаиләсендә 1932 елның 18 апрелендә, җомга намазына азан яңгыраган вакытта дөньяга килә. Әти-әнисе бик динле кеше булганлыктан, кызларына да тирән мәгънәле исем кушканнар.

– Әнием төпчек бала булган. Аны өч абыйсы, чиратлап, Кошки районының Иске Җүрәй авылындагы мәдрәсәгә укырга йөрткәннәр. Кыш көннәрендә чанага утыртып алып барганнар. 18 яше тулгач, Татарстанның Зирекле авылыннан килгән ишан әнидән имтихан кабул иткән һәм Коръән укырга рөхсәт биргән. Әнием гомер буе дингә тугры булып калды. Советлар чорында да, Бөек Ватан сугышы елларында да Коръәнне кулыннан төшермәде.

Әтием дә бик динле кеше иде, бик күп догалар белә иде. Ул 1896 елда Биккол авылында күп балалы гаиләдә туган. Тормышлары бик авыр булганлыктан, 12 яшендә аны Кошки районының Русская Васильевка авылына ялчы итеп эшкә җибәргәннәр. 16 яшеннән Беренче бөтендөнья сугышында, аннан соң Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Бөек Ватан сугышына ул 1942 елның 15 гыйнваренда алына. Берничә мәртәбә яралануына карамастан, Җиңү көнен Берлинда каршы ала. Мин аның күпсанлы орден-медальләрен әле дә кадерләп саклыйм, – дип искә ала Вәрәкыя апа.

Мәкаләбезнең героена 4 яшь тулгач, Вахитовлар гаиләсе Татарстанның Нурлат районына караган Майский авылына күченәләр. Гаилә башлыгы шунда умартачы булып эшли. Бераз үскәч, Вәрәкыя да әтисенә булыша башлый, тора-бара аның уң кулына әйләнә. Эш сөючән кыз бернинди эштән куркып тормый, нинди эш кушсалар, шуңа җиң сызганып алына.

– Майскийда мәктәп юк иде. Без күрше Берлек (Михайловский) авылына йөреп укыдык. Ул авыл бик зур иде. Ике катлы мәктәпнең беренче катында татар балалары, ә икенчесендә рус балалары укый иде. Көн саен өйгә кайтып йөрмәс өчен, мин авылның мулласы Закир хаҗиларда куна идем. Остабикә әби белән Закир хаҗи уллары Хәлим абый, киленнәре Минҗиһан апа һәм аларның биш кызлары белән бергә яшиләр иде. Гаилә ишле булуга карамастан, мине бик җылы кабул итә иделәр.

Революциядән соңгы елларда Закир бабайга һәм тагын бер юлдашына хаҗга җәяүләп барырга туры килгән. Моның өчен аларга ике ел вакыт кирәк булган, дип сөйләгән иде әтием. Менә бит нинди нык, тәвәккәл кешеләр яшәгән ул заманнарда…

Иртәләрен, мәктәпкә барыр алдыннан, остабикә әбинең чәчләремне тарап-үреп, башымнан сыйпап: «Бәхетле бул, балам, сәламәт бул», – дип кат-кат теләк теләгәннәре әле дә колагымда яңгырап тора. Тормышымда авыр вакытлар туры килгәндә остабикә әбиемнең теләкләре бер генә дә кабул булмадымы икән, дип елый идем. 90 яшемә килеп җиткәч кенә, аның теләкләре кабул булганын аңладым. Бүгенге көндә шундый исәнлегем булгач, әлхәмдүлилләһ инде, – ди апа.

1945 елның августында, әтиләре сугыштан кайткач, гаилә Кошки районының Александрталь (хәзерге Надеждино) авылына күчеп китәләр. Анда Вәрәкыя рус мәктәбенең бишенче сыйныфын гел бишле билгеләренә генә тәмамлый.

Бишенче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул колхозга эшкә керә. Башта төрле эшләрдә йөри. Үз яшенә караганда олырак булып күренгәнгә, яшүсмерне буй җиткән кызлар-апалар белән бергә эшкә җибәрәләр. Озак та үтми, фермага сыер савучы итеп алалар. Тәҗрибәле апалар 12 – 14 сыер сауганда, Вәрәкыяга 18 баш сыер йөкләп бирәләр. Бөтен эш кулдан башкарылса да Вәрәкыя сер бирмәгән, алынган эшен җиренә җиткереп башкарган, гел алдынгылар рәтендә булган. Тырышып эшләгәне өчен аңа хәтта бозау да бүләк иткәннәр.

1952 елда Хәсән исемле авыл егете аны урлап китә. Вәрәкыя ире гаиләсенә 9нчы кеше булып килә. Зур гаиләдә бераз яшәгәннән соң, 1953 елда, башта тормыш иптәше, соңрак Вәрәкыя үзе дә Куйбышевка эшкә киләләр.

– Мин Куйбышевка килгәндә Хәсән ирләр тулай торагында яши иде. Мин дә күпмедер вакыт аның белән шунда яшәдем. Аннан соң фатирга чыктык. Бәләкәй генә бер бүлмәдә төпләндек. Мин «Жигулевский» сыра заводына эшкә урнаштым. Эх, андагы эшнең авырлыгын белсәң иде!.. Балага узуым билгеле булгач, миңа аннан китәргә туры килде. Фатир хуҗасы да сабыебыз булачагына шатланмады. Шулай итеп без Сад-городтан (хәзерге Овраг подпольщиков) кечкенә генә фатир арендаладык. Кызыбыз Равидә туды. Иремне, тумышы белән Әбдери авылыннан булган күптәнге танышы Бакый ага, 4 ГПЗ заводына эшкә урнаштырды. Ул шулкадәр игелекле, искиткеч ярдәмчел һәм мәрхәмәтле кеше иде, мәрхүмкәем. Мин аны догамнан бер генә дә калдырганым юк. Үзен дә, тормыш иптәше Роза апаны да һәрвакыт чиксез рәхмәтләр белән искә алам. Икесенең дә урыннары оҗмахта булсын!

…Балама 3 ай тулгач, мин дә эшкә чыктым. Пирогов исемендәге үзәк хастаханәдә санитарка булып эшләдем. Анда танылган врачлар Рәфгать Бариевич һәм аның тормыш иптәше Әлфия Салиховна Әхмәтҗановлар белән танышу бәхетенә ирештем. Аннан соң озак кына балалар бакчасында эшләдем. Лаеклы ялга китәр алдыннан, 17 ел дәвамында, Средне-Садовая урамында урнашкан гастрономда товар кабул итеп, урнаштырып тордым. Ул кибет халык телендә «Стеклянный» дип атала иде.

Ирем 4 ГПЗ заводында эшләгәнгә, XXII Партсъезд урамында шәхси йорт төзү өчен җир кишәрлеге бирделәр. Шулай итеп, 1961 елда шушы өебезне төзи башладык. Һаман шул Бакый абый башлап йөрүче иде. Өмә җыеп, туганнар ярдәме белән өлгерттек өебезне. Төзелеш барган вакытта мин инде икенче балага йөкле идем. Йорт өлгергәнче улыбыз Җәмил туды. Өй эчендәге эшләрне әтием белән икәү эшләдек. Кызым Рәвидә йөгереп уйнап йөри, улым Җәмил идәндә фуфайка өстендә йоклап ята, ә без әти белән шак та шык кадак кагабыз…

Әй, балакаем, күрдек инде дөньяның әчесен-төчесен. Ир хатыны була торып та, нужаны үземә җигелеп тартырга туры килде. Бер Аллаһы Тәгаләм савапларын насыйп итсен, – дип авыр сулый Вәрәкыя апа.

– Әле ярый балаларым тәүфыйклы, тәртипле булдылар. Кызым шәфкать туташына укыды, аннары медицина юнәлешендә төрле курслар үтте. Тормышка чыкты, ике баласы – Шамил белән Регина тудылар. Әмма ире генә бик иртә үлеп китте. Шулай да кызым төшенкелеккә бирелмәде, ике баласын үстереп, олы тормыш юлына бастырды. Инде аның оныгы да армия сафларында хезмәт итеп кайтып, метрода машинист булып эшли. Алар барысы да Мәскәү өлкәсендә, Пушкино шәһәрендә яшиләр.

Җәмилем югары белем алды, өйләнде. Ике кызлары – Эльмира белән Наилә матур гына үсеп килгәндә, улым суга батып үлде. Аңа ни бары 30 яшь иде… Киленем Румия бик йомшак күңелле, миһербанлы кеше. Ул миңа үз кызым кебек якын. Хәзер инде ул Фәрит исемле кешегә тормышка чыкты. Ул да миңа әби дип эндәшә, икесе дә бик игътибарлылар. Аллаһының зур рәхмәтләре яусын аларга. Әле быел үзләренә кыш чыгарга чакыралар. Идәннәрең салкын, авырып китүең бар, диләр. Румия дә, оныкларым Эльмира белән Наилә дә еш киләләр, бөтен кирәк-яракларны китереп торалар. Шулай да мин якын-тирә кибетләргә үзем барырга тырышам, вак-төякне үзем алып кайтам, – дип сөйли көндәлек тормышы турында яңа танышым.

– Яшь чагымда җырларга ярата идем. Хәзер бераз көйләштергәләп йөргән булам, ләкин тавыш элеккечә көр чыкмый, – диде дә моңлы гына көй сузып җибәрде. – Бу җырны мин бала чагымда отып алган идем. – Гомерләр уза шул… Без гаиләдә бишәү үстек, хәзер инде өчәү генә калдык. Энем Әхмәтмөнир Надеждино авылында яши. Аның кызы Румия, кияве, оныклары да анда. Ә сеңлем Сария Сафина – Йошкар-Ола шәһәрендә мөфти ярдәмчесе.

Вәрәкыя апа – 49 елдан артык хезмәт стажы булган Хезмәт һәм запастагы сугыш ветераны. Бер гасырга якын гомер юлында бу җор телле, җырга-моңга гашыйк, уен-көлке белән дә дус булган апа ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән. Язмыш сынаулары алдында сынмый-сыгылмый алга атларга аңа нәкъ шушы сыйфатлары көч биргәндер, дигән нәтиҗәгә килдем.

Вәрәкыя апаның матур хатирәләрен тыңлый-тыңлый, альбомдагы бераз саргайган фотоларын карый-карый, шактый вакыт узып киткәнен дә сизми калганмын. Саубуллашу минутлары җиткәч, даими газета укучыбыз үзен борчыган бер мәсьәлә барлыгын әйтте. Вәрәкыя апаның тирә-күршесендә татарлар күп яши икән, әмма безнең «Бердәмлек» газетасын ул берүзе генә яздырып ала икән.

– Бервакыт, таныштыру өчен, күршеләремә «Бердәмлек»кә язылу бүләк иттем. Ярты ел узгач, бәлки, үзләре дә язылырлар, дип өметләнгән идем. Юк – булмады, планым барып чыкмады, – дип авыр сулап куйды. – Ничек инде татар газетасына язылмыйча була? Өлкә татарлары тормышын, милләтебез мәнфәгатьләрен белмичә, дөнья татарлары яшәвеннән хәбәрдар булмыйча, үз-үзеңне татар дип санап йөр инде, – дип чын күңеленнән ачуланды Вәрәкыя апа.

– Сезнең кебек тугры укучыларыбыз бәрабәренә «Бердәмлек» яши һәм үсә. Рәхмәт сезгә! Ныклы исәнлек, җан тынычлыгы телибез сезгә, Вәрәкыя апа, – дип, якын дуслар кебек хушлаштык аның белән.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.