Домой Жизнь татар «Баласыз калырмын дип, ирем белән аерылыштым» – нәселсезлекнең сәбәпләре нинди?

«Баласыз калырмын дип, ирем белән аерылыштым» – нәселсезлекнең сәбәпләре нинди?

0
«Баласыз калырмын дип, ирем белән аерылыштым» – нәселсезлекнең сәбәпләре нинди?

Үзләре өчен яшәп алучылар белән беррәттән теләп тә бала таба алмаучы хатыннар саны арта. Моңа нәрсә сәбәпче: соң кияүгә чыгумы, әллә безне камап алган дөнья мәшәкатьләре яисә экологияме? Шушы сорауларга җавапны ЭКОга (экстракорпораль аталандыру) баручы хатын-кызлар һәм белгечләр белән табарга тырыштык.

Әлеге бик четерекле темага үзенең моң-зарларын сөйләргә теләүчеләрне табу җиңел булмады. Күп еллар бала таба алмый тилмереп, ЭКО да уңышка китермәгәннәр өчен бигрәк тә кыен.

Күп очракта, исән-сау гына бала тапкан гаиләләр дә үзләренең ЭКО ярдәмендә ата-ана булулары турында берәүгә дә сөйләми. Хәтта таныш-белешләреннән яшереп тота. Шулай да, исем-фамилияне күрсәтмәү шарты белән берничә герой үз тарихларын сөйләде.

«Бишенчесе генә уңышлы булды»

«Бу минем икенче ирем, — диде Алия. — Бик озак — 10 ел балабыз булмады. Башта төрле тиешле тикшеренүләрне үттем, анализлар тапшырдым. Барысы да яхшы, диделәр. Шуннан күкәйлек поликистозы башланды. Миома, эндометриоз ише авырулар бер-бер артлы килә торды, алты операция кичердем. Беренче операциядән соң ЭКОга чиратка бастым. Бер ел көттем. Барып чыкмады. Шулай ЭКО белән операцияләрне чиратлаштырып, гомерем үтә торды. Күз яшьләре, елап шашынулар — болар барысы да булды. Өч уңышсыз ЭКОдан соң беренче ирем белән аерылыштык. Аның минем белән бергә авырлыкларны җиңеп алга барасы килмәде, бала да бик кирәкмәде, ахры. Ә миңа бала кирәк иде…

Икенче иремә кияүгә чыкканда ачыктан-ачык барысын да сөйләдем. Ул мине ничек бар, шулай кабул итте. Хәрби кеше буларак өйдә гел булмый ул, монысы юлда тагын бер киртә булды. Дүртенче ЭКОдан соң йөклелек аналыктан читтә (внематочная) булды. Тагын ике генә эмбрион калган иде. Аны да саклау өчен түләргә кирәк, шуңа без курыксак та, ни булса, шул булыр дип, бусы соңгысы дип бишенче ЭКОга барырга булдык. Үземнең туган көнемә — 35 яшьлегемә туры килде эмбрионны күчерү. Елый-елый Ходайга ялвардым шул вакытларда, бик сорадым. Өметем бар иде, тик курку да ташламады… Әнием һәм ирем һәрвакыт янымда булдылар, авыр минутларымда ярдәм иттеләр.

Бер атнадан үземнең авырлы икәнемә ышанып, анализлар тапшырырга бардым. Ирем белән Горький паркында йөргәндә бер авырлы тиен күрдем, ашаттым аны. Һәм шул вакытта миңа клиникадан йөклелегемне раслаучы анализлар килде. Миңа хәзер 37 яшь. Бердәнбер балабызга тиздән бер яшь тула. Безгә башка кирәкми, газизебез бар бит. Мин гематологка күренеп торам һәм нәселсезлек диагнозы куйганнар иде миңа. Ышанырга һәм дога кылудан туктамаска гына кирәк», — ди Алия калтыраган тавыш белән, күз яшьләрен чак тыеп.

Күпме көч куеп бала табуга ирешкән хатын-кызлар, һичшиксез, бу бәхетнең кадерен белеп, аның асылын аңлап яшидер.

«Әти-әнием ЭКО ясатуыма каршы»

Раниягә дә беренче ире белән аерылышырга туры килә. Бу очракта нәсел булмау гаебе ир өстендә була. «Талашып түгел, тыныч кына аерылыштык без. Ирем биш ел дәваланды, кая гына бармадык, файдасы булмады. Ул әле тагын да дәвалануын дәвам итә ала. Тик мин көтә алмыйм, тиздән 35 тула», — ди ул.

Ире донор биоматериалын кулланып ЭКОга да риза була, тик Раниянең әти-әнисе каршы чыга.

«Ирем белән биш ел торып аерылыштык. Донор һәм ЭКОларга акча да күп кирәк бит. Аннары мөселман дине буенча ярамый да. Кем белгән бит аның нинди кеше икәнен. Аерылышканнан соң үземә максат куйдым: кияүгә чыгып, бала табарга. Мөселман танышу сайтында егетләр белән аралаша башладым. Әстерханнан бер татар егете белән таныштым. Еракта булгач, башта җитди кабул итмәгән идем, Казанга киләм, дия башлады. Ул күптән аерылган, 39 яшьлек ир-ат иде. Үзенең дә гаилә төзисе килүе һәм мөнәсәбәтләренең җитди булуы турында әйтте. Казандагы тагын 1-2 кыз белән очрашырга тиеш булган. Минем белән очрашудан соң, башкалар янына барып та тормаган. Икенче очрашуда ук өйләнешик, никах укытыйк диде. Шул ук көнне ул әти-әнидән кулымны сорады. Алар, әлбәттә, ризалаштылар», — ди Рания.

Кызны кунакка чакырып, егет кире Әстерханга кайтып китә. Озакка сузмыйча Рания әтисе һәм энесе белән Әстерханга юл тота. «Гаиләләре бик ошады, ерак туганнары Казанда яшәгән булган икән. Без килгәндә әтисе йөрәге авыртып хастаханәгә эләккән иде. Булачак ирем белән ноябрь–декабрь айларында йола буенча никах укытырбыз дип хыяллана идек. Аның әтисе еракка бара алмыйм дигәч, базарга барып күлмәк, яулыклар алдык та, икенче көнне үк мәчеттә никах укыттык. Кич белән кире Казанга кайтып киттек. Сентябрь аенда үземнең авырлы икәнемне белдем. Әтисенә шалтыратып әйтеп өлгердек, кызганыч, савыга алмады, үлеп китте.

Узган ел уразалар тотып, Аллаһы Тәгаләдән үтенеп бала сорадым. Намаз укыйм. Коръәннең 55 битендәге Аль-имран сүрәсенең 38нче аятен укып тордым гел. Иң саваплысы — иртәнге намаздан соң уку.

Аллаһы Тәгаләдән килә барысы да, әнием дә сорады минем өчен. Әлбәттә, аерылышу юлы белән дип сорамадык. Сабырлык җитеп бетмәде димме соң. 25 яшьләр генә булса, көтәр идем… Ә монда 40ка таба барганда баласыз калырмын дип курыктым», — ди ул. Берничә көннән соң Рания үзенең уразаның соңгы көнендә әни булуы турында хәбәр итте.

Тормышның бәхетле, күңелле моментлары белән бүлешү бик җиңел. Бар кешенең дә өметләре акланып, хыяллары чынга ашса иде дә… Ялварып-сорап, дога кылып, бик кыйммәтле ЭКОлар аша үтеп тә карынында бала тибенүен сизмәгән хатын-кызлар да байтак. Башкаларны да вакытыннан алда өметсезлек, чарасызлык яулап алмасын дипме, тарихлары белән бүлешергә теләмәделәр. «Гомеремнең бу этабын искә төшерәсем килми», — диде ЭКО юлларын үткән бер ханым.

Донор Александр: «Баласыз хатыннарны бәхетле итәм»

Донор булып, үзенең биоматериалын тапшыручы Александр белән элемтәгә кердек.

«Башта бу эшкә акча өчен алындым. Атнага ике тапкыр барып, клиникада биоматериал тапшырам. Аена 10 мең сум түлиләр. Башта бөтен анализларны да тапшыртып, синең сәламәтлегеңне тикшерәләр, нәселдән килә торган авыруларга игътибар итәләр. Донор биоматериалыннан кулланырга теләгән хатын-кызлар минем туган көнемне, милләтемне, күз һәм чәч төсемне генә беләләр. Шулай ук аларга балачактагы берничә фотом да күрсәтелә. Кайбер очракта баласы үзенеке түгел икәнен ирләре белмәсен өчен тырышалар. Кемнәрдер килеп туган хәлләрдән чыгу юлын күрми башлый, чөнки хатыннары сәламәт була торып, ирләре тикшеренергә теләми, менә шул чакта алар ялган юлына баса. Минемчә, бу эшемнең бер ояты да юк, мин бит баласыз хатыннарны бәхетле — балалы итәм», — ди Александр.

Ул үзенең гамәлендә бер генә оят нәрсә дә, кеше гаепләрлек әйбер дә тапмый. Исемен язуга да каршы түгел иде, шулай да туганнары аның нәрсә белән акча тапканын белми. Вконтакте челтәрендәге битендә кечкенә бала фотосы тора… Үзенеке икән. Санкт-Петербургта яшәүче кыз җибәрде, минем улымның фотосы, дип горурланып әйтте шикелле.

Үскәч, аталарын эзләп табу теләге туган балалардан да, алимент түләүдән дә курыкмый Александр: «Шулай була калса, балаларымны күрермен, танышырмын. Аннары миннән күп нәрсә алып булмый бит, бирер әйберем дә юк», — ди әллә шатланып ук шунда.

Ислам дине ЭКОга ничек карый?

Дин бу эшләргә ниндирәк бәя бирә һәм ЭКО рөхсәт ителәме? Шушы сораулар белән «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

«Ир белән хатын-кыз никахлы булып, үзләренең биоматериалларын кулланган очракта ЭКО рөхсәт ителә. Аллаһы Тәгалә аларга да хәерле нәселләрен бирсен иде.

Донор материаллары белән үткәрелгән ЭКО ярдәмендә туган бала зинадан туган дип хисаплана. Мин дә донор буларак катнашам диючеләр аңламыйча гөнаһ кыла. Бу гамәл зинага тарта. Аллаһы Тәгалә шуннан сакласын иде. Әгәр донор ир-ат икән, аның биоматериалыннан туган балалар аныкы дип исәпләнә. Ул аларны карарга, ашатырга, киендерергә тиеш. Раббыбыз һәрбер баласыз гаиләләргә бала бирсен иде.

Аль-имран сүрәсенең 38нче аятендә Зәкәрия пәйгамбәребез нәсел турында дога кыла: «Я Раббым, миңа да үземнең пакь бер нәселемне насыйп ит, чиксез Син доганы ишетүче», — дип ялвара. Бу бик яхшы дога, җәмәгать. Шуны өйрәнегез, ятлагыз. Аны бала алып кайта алмыйча тилмергәннәр укыса яхшы.

Аннары, без «Гаилә» мәчетендә өшкерәбез дә. Әгәр сез балага уза алмыйсыз икән, бергә парлы итеп килегез, өшкерербез. Аллага шөкер, килгән кешеләр аннары исем кушарга, бәби чәенә чакыралар. Әлһәмдүлилләһ.

Ир-ат нәсел калдырырга сәләтсез булса, шушы хатын-кыз талак сорый ала. Әгәр хатын-кыз бала таба алмаса, ир кеше дә талак бирә ала. Әлбәттә, талак бирмәсә хәерлерәк, Аллаһы Тәгаләдән сорап, изге Мәккәләргә барып, хаҗлар кылып, табиблар юк дигәндә дә, бала бирә Аллаһы Тәгалә. Талак дияргә ашыкмагыз, тырышыгыз. Безгә дә килеп китегез», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Баш репродуктолог Фирая Сабирова: «Балага уза алмаганда табибларга никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсәләр, шулкадәр яхшырак» 

Фирая Сабированың шәхси архивыннан

Фирая Сабирова — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының атказанган табибы һәм баш репродуктологы, 36 еллык эш стажы булган югары квалификацияле табиб акушер-гинеколог, «Скандинавия» һәм «Скандинавия АВА-ПЕТЕР» клиникаларының генераль директоры.

Фирая ханым, балага уза алмауның бүгенге статистикасы нинди: артамы ул, кимиме?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 2-10%ка кадәр пар табигый юл белән балага уза алмый, ә 10-25% бердән артык бала таба алмый. Россиядә, статистикага карасак, яшь гаиләләрнең 15%ы балага уза алмаудан интегә.

Әгәр дә хатын-кыз бер ел эчендә балага уза алмый икән, бу очракта без табибларга күренергә киңәш итәбез. 35 яшьтән дә өлкәнрәк булса, 6 айдан соң ук табибка күренү яхшы.

Фирая Маратовна, аңлатып үтегезче, ЭКО һәм ИКСИ нәрсә алар?

ЭКО — табигый юл белән балага уза алмаучылар өчен иң нәтиҗәле чара булып тора. Аның асылы — хатын-кызның күкәй күзәнәген аның организмыннан тыш, лаборатория шартларында иренең яисә донорның сперматозоидлары белән аталандыру. Эмбрион 3-5 көн лаборатория шартларында үскәннән соң, хатын-кызның аналыгына күчерелә.

ИКСИ — сперматозоидны күкәй күзәнәгенә кертү — репродуктив технологияләрдә ярдәмчел метод. Әлеге юл белән күбрәк ирләрнең нәселне дәвам итә алмау проблемалары хәл ителә һәм иң авыр очракларда мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, сперматозоид күкәй күзәнәгенең тышчасы аркылы үзе эчкә үтеп керә алмаса, иң яхшы сперматозоид сайлап алынып, шприц ярдәмендә кертелә.

Әлеге ысуллар бик нәтиҗәле. Безнең клиникада балага узу 73%ны тәшкил итә.

Ирләрнең дә, хатын-кызларның да нәселсезлегенең төп сәбәбен әйтегезче. Нинди проблемалар белән ешрак мөрәҗәгать итәләр?

Хатын-кызның балага уза алмавы түбәндәге чирләр белән бәйле булырга мөмкин: аналык көпшәсенең сәламәт булмавы, эндометриоз, овуляция булмау һәм күкәйлекнең эшчәнлеге бозылу, төрле операцияләр кичерү. Мондый сәбәпләр безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең якынча 30%ында бар.

Нәсел калдырырга сәләтсез булуның 30%ы ирләр сәламәтлеге белән бәйле: күкәйлек функцияләренең бозылуы, простата авыруы, мәни составы начар булу, генетик авырулар һәм башкалар.

Калган 30%ы ике кешенең дә репродуктив яктан сәламәт булмавыннан килә. Калган 10%ка без балага уза алмауның ачыкланып бетмәгән очрагы дигән диагноз куярга мәҗбүрбез. Бер яктан караганда, авыру да юк кебек, ә хатын-кыз барыбер балага уза алмый. Монда психологик факторны да кертергә була. Психосоматикага игътибар итәргә кирәк: үз-үзеңә, иреңә, туганнарыңа булган мөнәсәбәт, гаиләдәге кыенлыклар, төрле куркулар, стресс, депрессия һ.б

Сыйфатсыз ризыклар белән туклану һәм бүгенге экология — болар барысы да нәселсезлеккә китерә, диләр. Бу сүзләрдә дөреслек бармы?

Әлбәттә, кешенең яшәү рәвеше аның сәламәтлегендә чагыла. Фастфуд белән мавыгучыларның тән массасы арта, тазаралар, бу үз чиратында дәвалануның нәтиҗәлелеген киметергә мөмкин. ЭКО программасы башланыр алдыннан без һәр парга үзләренең яшәү рәвешләрен үзгәртергә киңәш итәбез: спиртлы эчемлекләр кулланмаска, көндәлек рационга игътибар итәргә, актив тормыш рәвеше алып барырга һ.б.

Дәвалануның уңышы нәрсә белән бәйле?

Дәвалауның уңай нәтиҗә бирүе күп төрле факторларга бәйле. Балага уза алмауның сәбәбе һәм аның «стажы». Әлбәттә, хатын-кызның яше биредә зур роль уйный. Бүгенге заман хатын-кызлары башта карьера төзи, матди якны кайгырту белән мәшгуль. Баланы ул 30-35 яшьләрдә генә алып кайтам дип планлаштыра. Нәкъ менә 25-35 яшь аралыгына күкәй күзәнәгенең иң күп реализация вакыты туры килә. Статистика буенча, 20-30 яшьтә хатын-кыз күп очракта бернинди проблемасыз балага уза. 40 яшьләргә таба бу сан 50%ка кими, 45тән соң барысы да диярлек балага узу сәләтен югалта, менопауза вакыты җитмәсә дә. Балага уза алмаганда табибларга никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсәләр, шулкадәр яхшырак.

Мондый очракта кайсын дәвалау уңышлырак: хатын-кызнымы яки ир кешенеме?

Һәр очрак индивидуаль, һәр парның үз тарихы. Гомумиләштереп алсак, күкәй күзәнәген аталандыру өчен бер яхшы сперматозоид та җитә. Иң авыр очракта да махсус методикалар ярдәмендә сперматозоид алып була. Хатын-кызлар ягыннан балага уза алмау очраклары күбрәк. Авырга узгач та, хатын-кызларны һәрвакыт күз уңында тотабыз, чөнки әле бала туганчы шактый вакыт үтәсе бар. Шуңа күрә, аларны тикшерү тирәнрәк тә. Генетик яктан, гормоннар, анатомик үзенчәлекләр — барысы да күзәтелә. Заманча технологияләр һәм дәвалау методикалары ярдәмендә ЭКОның күрсәткечләре югары бүген. Беренче ЭКО вакытында ук хатын-кызларның 41%ы балага уза.

Фирая Маратовна, ә кайсы очраклар өметсез?

Өметсез очраклар юк дияр идем. Дөрес, абсолют нәселсезлек формалары да очрый. Мәсәлән, ир-атның бер генә сәламәт сперматозоиды яки хатын-кызның аналыгы булмау очраклары. Ул хатын авырлы була алмаячак, ләкин әни була ала. Мондый очракларда бары донор материаллары белән ЭКО ясарга була яисә инде суррогат анага мөрәҗәгать итәргә кала.

Бер-береңә яраклашу, туры килү тесты (тест на совместимость) нәрсә ул? Туры килмәүчеләр еш очрыймы?

Төрле күрсәткечләр буенча, иммунологик нәселсезлек 5-15%ны тәшкил итә. Туры килмәүнең сәбәбе — кеше организмында антисперма антитәнчекләре барлыкка килә һәм алар хатын белән ир күзәнәкләренең үзара бәйләнешенә комачаулый. Биологик һәи иммунологик туры килмәүне тикшерүнең үз ысуллары бар. Тестның нәтиҗәсе тискәре була икән, бу очракта без бу парга аналыктан тыш инсеминация юлын (внутриматочная инсеминация) яки ЭКО тәкъдим итәбез.

Түләүсез ЭКОга квоталар бармы? Чиратта ничә ел торалар?

Мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) чаралары хисабына ЭКО программасын үткәрү территориаль программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Тиешле тикшеренүләрне узганнан соң чиратка басарга мөмкин. Әлеге күзәтү 3-6 ай  дәвам итә. Балага уза алмауның сәбәпләре ачыкланганнан соң, аңа дәвалау курсы билгеләнә. Дәвалау файда бирмәгән очракта әлеге пациент ЭКОга җибәрелә. Аны 8-12 ай көтәргә кирәк булачак. Соңгы ике елда Татарстан Республикасы хөкүмәте өстәмә финанслар бүлеп бирә башлады һәм чиратта көтү вакыты да кимеде.

Түләүле булган очракта ЭКО күпмегә төшә?

Бу сорау күп кешене борчый. Төгәл суммасын әйтүе кыен. Һәр очракта да нәтиҗә бер — балага узу, исән-сау бала табу. Тик аның юллары төрле, һәр кешенең үзенеке. ЭКО программасы да һәр кешегә индивидуаль якын килеп карала. Барлык кирәкле анализлар һәм процедураларның бәясен безнең сайттан табып карап була.

ЭКО ярдәмендә туган балалар генетик авырулар белән ешрак авырый, диләр. Бу дөресме?

Юк, дөрес түгел, киресенчә дә дип әйтеп була. ЭКОга баручы парлар генетик тикшеренүләр уза. Аннары, без эмбрионнарны төрле яклап тикшерәбез, шуңа күрә кыю итеп, бу процедуралар барысы да генетик авыруларны киметүгә йөз тота дип әйтә алабыз. ЭКО нәтиҗәсендә туган балалар башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмый.

Баланың җенесен алдан фаразлап буламы?

Заманча технологияләр ЭКО программасы кысаларында имплатацион генетик тест вакытында баланың җенесен билгеләргә мөмкинлек бирә. Ләкин бу Россиядәге канун нигезендә тыелган. Баланың җенесен бары табиб күрсәтмәсе буенча, билгеле бер җенес белән бәйле генетик авыру, геннар мутациясе булганда гына алдан билгеләргә ярый.

Озак еллар нәселсезлектән интегүче гаиләләр балалар йортыннан бәби алып кайткач үзләренеке дә туа. Моны медицина ничек аңлата?

Әйе, бездә дә мондый очраклар булды. Табиблар ялгышкан, дөрес диагноз куймаган кебек килеп чыга. Чынлыкта исә, бу психосоматика факторы белән бәйле нәселсезлек. Озак вакытлар балага уза алмау — үзенә күрә бер хроник стресс халәте. Ул организмга йогынты ясап, балага узарга комачаулый. Уллыкка бала алгач, ул тынычлана, физиологик функцияләр нормальләшә һәм үзе дә көтмәгәндә балага уза.

Ләйсән Рәхмәтуллина

intertat.tatar