Хөрмәтле Венера ханым!
Сезне чын күңелдән матур гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез “Бердәмлек” редакциясе белән даими элемтәдә торып, басманың укучыга вакытында барып җитүендә зур роль уйныйсыз. Киләчәктә дә яраткан эшегездән аерылмаска, яңадан-яңа уңышларга ирешергә, яңа планнар белән янып яшәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын.
Озын булсын сезнең гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак
күңелегез.
Бәхет чишмәләре тулып
аксын,
Зур шатлыклар белән таң
атсын.
“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.