Домой Жизнь татар Татары в регионе Балкып торган кояш кинәт сүнде…

Балкып торган кояш кинәт сүнде…

0
Балкып торган кояш кинәт сүнде…


3 февральдә Альбина Харис кызы Мәхмүтованың вафатына 40 көн тулды

2022 елның 24 декабрендә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе, музыка белгече һәм педагог, 43 яшьлек алма кебек хатын – Альбина Харис кызы МӘХМҮТОВА вафат булды.

Татар сәнгате өчен янып-көеп, бөтен көчен куеп, милләтебезне, мәдәниятебезне күтәрергә тырышкан якташыбызның арабыздан китүе – бөтен Самара татарлары өчен тагын бер зур югалту булды, тетрәндергеч хәбәр бөтен өлкә татарларын кара кайгыга салды. 2019 елда Альбинаның тормыш иптәше — Cамара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә милли-мәдәни автономиясе директоры Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтов та бу дөньяны бик иртә калдырып китте. Хәзер инде аларның өч балалары ятим калдылар… Искиткеч хәл…

Көз ахырында Альбина хастаханәгә эләккән икән, дигән хәбәр таралгач, аның тиз арада терелеп чыгуына шик юк иде. Планлаштырылган операциясен ясатыр да «Ялкынлы яшьлек» ансамбле безне яңадан-яңа концерт программалары белән куандыруын дәвам итәр, дип ышандык. Җитәкченең кояш кебек көләч йөзен күрмәбез, ягымлы тавышын башка ишетмәбез дигән уй күңелебезгә кереп тә чыкмады. Ул бит әле шундый яшь, энергиясе ташып тора, авыруын җиңеп чыгачагына ышанып, көттек…

Декабрь урталары булгандырмы, төгәл хәтерләмим, миңа Альбина шалтыратты. «Газетага языласы иде, үзем бераз авырып торам. Кызлар, яздырыгыз әле, зинһар, хәзер акчасын күчерәм», – диде ул хәлсез тавыш белән. Мин инде ул өендәдер, дип уйлаган идем. Ә ул әле һаман хастаханәдә икән. Шуннан соң озак та үтмәде, Альбинаның хәле авыр икән, дигән хәбәр ишетелде. Шул хәлендә дә татар газетасын саклап калу турында уйлаган бит ул, мәрхүмкәй.

Авыр хәбәр килеп ирешкәч, Альбина белән аз гына таныш булган кешеләр дә күз яшьләрен тыя алмадылар. Алар барысы да аны бик тырыш, мәрхәмәтле, җәмгыять файдасы өчен бөтен көчен куючы кеше итеп бәялиләр иде.

Нишләп болай булды соң әле? Фәрхәд вафат булгач та ихтыяр көче булган хатын сынмады да, сыгылмады да кебек. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласына лаеклы тәрбия биреп, әтиләре башлаган эшләрне дәвам итү өчен алмаш әзерләргә тырышты. Ире алып барган эшләрне дә ташламады, Сабан туйларында, гадәттәгечә, Мәхмүтовлар мәйданчыгы гөрләп торды. Ә үзе турында уйларга, үзен кайгыртырга вакыты булмаган, күрәсең. «Ялкынлы яшьлек» концертын билгеләнгән көнне уздыру, тамашачыларның планнары бозылмасын өчен, ул хәтта күптән планлаштырылган операциясен дә кичектергән иде», – дип сөйлиләр ансамбль артистлары.

Кызганыч, бик кызганыч… Япь-яшь коллегабыз, «Бердәмлек» газетасы хәбәрчесе Алия Арсланованы югалтудан да йөрәкләребезнең сыкравы басылырга өлгермәгән иде бит әле, тагын кайгы, тагын югалту… Фәрхәд Мәхмүтов, Илгиз Колючев, Рәфгать Әһлиуллин, Мансур Ямалетдинов, Идеал Галәветдинов, Альбина Мәхмүтова кебек милләт өчен янып-көеп яшәүче татар активистлары, якты эз, матур хатирәләр калдырып, арабыздан мәңгелеккә китә торалар.

Өлкәбездә яшәүче татар яшьләре арасында укымышлы, энергияләре ташып торган, милли мәдәният-сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән милләттәшләребез бармы? Минемчә, бүгенге көндә туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, милләтебезне саклап калу, үстерү, үзебезгә лаеклы алмаш әзерләү өчен бөтен көчен дә куярга әзер булган татарларны санау өчен бер кул бармаклары да җитә.
Димәк, татар милләтен алда нәрсә көтә, аның киләчәге бармы, дигән сорау туа. Утыз ел эчендә милләте өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булган гайрәтле кешеләр үстерә алдыкмы? Бу фәлсәфи сораулар иҗтимагый эш барышын төптән үзгәртергә кирәк дигән фикергә этәрә. Уйланырга вакыт. Булмаса, Рөстәм Мингалимнең строфалары белән җавап бирергә калачак:

«…Җитмешне узам,
Русиям (татарым), китеп барам, каласың!
Кем кулларына калдырыйм син хәерче арбасын?!»

Эльмира Сәйфуллина