Домой Жизнь татар Татары в регионе «Әгәр мин Кыш бабай булсам…»

«Әгәр мин Кыш бабай булсам…»

0
«Әгәр мин Кыш бабай булсам…»

Күптән түгел югарыдагы исем астында язылган иншалар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Самара шәһәр округы Думасы, Мәгариф департаменты белән берлектә, менә икенче ел инде инша-уйланулар конкурсы үткәрә. «Конкурсны уздыру идеясе белән чыккач, укучылар тарафыннан бу кадәр кызыксыну булыр дип уйламаган идек. 2021 елда инша язуда дүрт меңләп өлкән сыйныф укучысы катнашкан булса, үткән 2022 елда инде 4378 укучы язды», – дип сөйлиләр бәйгене оештыручылар.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе МБОУ Школа “Яктылык” укучылары да бу чарадан читтә калмаган, әлбәттә. Узган елда – унлап, быел җиде укучының эше сайлап алу этапларын уңышлы узып, татлы приз­га лаек булган. Ә менә 10нчы сыйныф укучысы Әминә Абдрәхимованың Амина Абдеряхимова иншасы иң шәп дип табылган 20 эш исемлегенә эләккән.

– Әминә, әгәр син Кыш бабай булсаң, яраткан шәһәрең өчен нинди эшләр эшләр идең? Безнең газета укучылары белән дә уртаклаш әле.

– Үземне Кыш бабай итеп күз алдыма китерсәм, әллә ниләр эшләр идем кебек тоела. Әмма, тылсым ул кыска вакытлы гына бит, ә минем нинди дә булса мөһим эшләр башкарып каласым килә.

Мин Самарада яшәвемә бик шатмын, туган шәһә­рем­не искиткеч яратам. Шуңа күрә монда яшәүче бөтен ке­шеләрнең дә бәхетле булуын телим. Хуҗасыз хайваннарга – җылы өй, ятим балаларга – әти-әни назы би­рүче гаиләләр, авыруларга – исәнлек-саулык, боек­ларга – шатлык, барлык кеше­ләр­гә дә мәрхәмәтлелек, ихлас­лылык бүләк итәр идем. Шәһәребезне, Иделебезне чүп-чардан арындырып, ал­лы-гөлле чәчәк бакчалары санын арттырыр идем. Һәр­бер кешенең сулар һавасы һәм күңеле саф булсын өчен, һавага күп итеп сафлык, яхшылык, игелек таратыр идем. Әлеге теләкләрем хыял гына булса да, аларның күпчелеген чынга ашырып була бит. Барысы да үзебездән тора. Тамчыдан күл җыела, диләр. Үзең яшәгән йорт ишегалдын җыештырып, кышын кошларга җимлек куйсаң, авыр сумка күтәргән әбекәйгә бу­лышсаң, йортсыз көчек яки песи баласына мәрхәмәтле хуҗалар тапсаң, син үзеңне бераз гына Кыш бабай дип саный алыр идең, минемчә, – дип тыйнак елмая кыз.

– Син үзең тылсымга ыша­насыңмы соң?

– Мин Кыш бабайга бик озак ышандым. Моның өчен әти-әниемә бик зур рәх­мәт. Чыршы төбеннән үзем теләгән күчтәнәчне табып алу, бергәләшеп матур төргәкләрне ачып шатла­нышу, шау-гөр килеп Яңа ел бәйрәмнәрен каршылау – минем иң матур балачак ха­тирәләрем булып саклана. Хәзер инде мин, хыялларым чынга ашсын өчен, тылсым көтеп утырмаска, җиң сызганып эшләргә кирәклеген бик яхшы аңлыйм, – ди Әминә.

Унынчы сыйныф җитәк­чесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Хәми­дул­лова Фарида Хамидуллова да Әминәне бик тырыш, бернинди кыенлыклардан да курыкмыйча алга атлаучы укучы буларак бәяли.

– Фәридә Гомәровна, «Әгәр мин Кыш бабай булсам…» бәйгесендә катнашучы башка укучыларыгыз ниндирәк планнары турында язганнар?

– Яшь булуларына карамас­тан, алар олылар кебек фикер йөртәләр. Олылар чишәргә тиеш булган проблемаларга игътибар итәләр. Алар, ни­гездә, безнең шәһәрнең тагын да чистарак, матуррак булуын телиләр. Балаларның теләкләре бик изге, аларда картларга, мохтаҗларга карата кайгыртучанлык сизе­лә. Бу мине, педагог буларак, бик сөендерә. Бүгенге балаларны илдәге һәм дөньядагы вазгыять, Украинадагы махсус хәрби операция нык борчый. Алар Ватаннары өчен файдалы булырга телиләр, төрле акцияләрдә катнашалар, сол­датларга хатлар язалар. Ба­лаларның фикер йөртүе мине һәрвакыт гаҗәпләндерә һәм, мөгаен, алга таба да шулай булыр, дип ышанам, – ди Фәридә ханым.

Ә бит Фәридә Гомәровна 40 еллар чамасы мәгариф өл­кәсендә эшли. Хезмәт юлын ул туган авылында – Ульян өл­кәсенең Иске Төгәлбуа авылы мәктәбендә, озайтылган көн группасы тәрбиячесе буларак башлап җибәрә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң аны күрше Новая Бесовка авылы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп куялар. Анда Фәридә ханым җитәкче вазифаларын да алып бара.

2004 елда язмыш җиллә­ре Хәмидулловлар гаиләсен Самарага алып килә һәм Фә­ридә Гомәровна 25 лицейда (хәзерге «Колледж сервиса промышленного оборудования») китапханә җитәкчесе булып эшли башлый. Шулай тыныч кына эшләп йөргәндә, 2013 елда аны «Яктылык» мәктәбенә вакытлыча рус те­ле һәм әдәбияты укытучысы урынында эшләп торырга чакыралар. Һәм бу «вакытлыча» менә инде 10 елга якын дәвам итә. 2014 елдан башлап Фәридә ханым уку һәм тәрбия бирү эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да башкара. Шулай булгач, бөтен укыту процессы аның карамагында.

– Фәридә Гомәровна, 2023 ел «Мөгаллим һәм остаз» елы дип игълан ителде. Бу уңайдан мәктәпнең эш тәртибендә үзгәрешләр булачакмы?

– Безнең мәктәп өчен бу әллә ни зур яңалык түгел, дип әйтергә дә була. Чөнки яшь белгечләрне канатыбыз астына алып тәҗрибә уртак­лашу – гадәти күренеш. Безнең уку­чыларыбызның күбесе, югары белем алганнан соң, «Як­тылык»ка укытучы булып кайталар. Без аларны бик шатланып каршы алабыз һәм укытучы һөнәренең үзенчәлекләренә төшенергә ярдәм итәбез. Ә остаз яшь укытучыга тизрәк эшкә җай­лашырга, үзен укытучы итеп тоя башларга, укучылар бе­лән элемтә урнаштырырга ярдәм итә. Моның өчен махсус остазлык программасы бар. Һәр яшь белгечкә остаз билгеләнә, һәм ул өч ел дәвамында аның өчен җа­ваплы булып санала. Алар бергәләп ачык дәресләр әзер­лиләр. Остаз яшь укытучыга дәресләрне планлаш­тыру, темаларны анализлау, хаталар өстендә эшләү серләренә төшендерә. Шушы көннәрдә генә Самара өлкәсенең Мә­гарифне үстерү үзәге ос­таз­лык темасына багышланган семинар уздырган иде. Анда бик күп файдалы һәм кызыклы мәсьәләләр турында коллегалар белән фикер алыштык. Бик күп мәгълүмат туп­лап кайттык, – дип сөйли мөгаллимә.

Фәридә Гомәровна укытып чыгарган туксанлап бала арасында укытучы һөнәрен сайлап, мәгәриф өлкәсендә эш­ләүчеләр дә байтак, юристлар, экономистлар һәм эшче һөнәрләре вәкилләре дә бар. Хәзер инде ул үзенең бишенче чыгарылыш сыйныфын зур тормыш юлына чыгара. Алар барысы да җәмгыятькә, халкыбызга хезмәт итәрләр, лаеклы шәхесләр булып җи­тешерләр, дип ышанып калабыз.

Эльмира Сәйфуллина