Домой Главные новости Белем бирү процессы уңай якка үзгәрергә тиеш

Белем бирү процессы уңай якка үзгәрергә тиеш

0
Белем бирү процессы уңай якка үзгәрергә тиеш

1 сентябрьдән мәгариф өлкәсендә яңарышлар көтелә

Яңа уку елы алдыннан, 21 августта, губернатор Дмитрий Азаров оператив утырыш уздырды. 1 – 16 августта Самара өлкәсендә 1034 белем бирү учреждениесе тикшерелгән: кайбер уку йортларында – косметик, икенчеләрендә капиталь ремонт үткәрелгән, мәктәпләр уку елына әзер дип табылган.

Самараның МБОУ Школа “Яктылык” татар мәктәбендә дә, укучыларны якты сыйныф бүлмәләре, яңартылган актлар залы һәм ашханә көтә.
– Өлкәдә мәктәп ашханәләрен комплекслы яңарту программасы эшләп килә. Аның буенча ремонт эшләре генә түгел, тулысынча җиһазландыру да каралган. Быел бу программага без дә эләктек, – дип башлады сүзен мәктәп директоры Радик Газизов. – Шулай ук спортзал һәм ашханә өлешендә түбә алмаштырылды, канализация торбалары тулаем яңартылды, бер сыйныфта җылылык батареялары һәм торбаларын алыштырырга туры килде, башкаларында косметик ремонт ясалды. Мәктәп укучыларны каршы алырга әзер, – дип киң елмая җитәкче.

– Быел «Яктылык» ишекләрен ничә укучы ачып керәчәк?
– Балалар саны узган елга караганда күбрәк. Безнең мәктәптә укырга теләүчеләр саны ел саен арта бара, шулай да 600дән артмады әле. Быел өч беренче сыйныф тупланды – 70 бала. Мәгариф департаменты «Яктылык» өчен 78 урын биргән иде, шуңа күрә без әле тагын 8 татар баласын кабул итә алабыз.

– Укучылар саны арткач, ике сменада укырга туры килерме инде?
– Юк, уку бер сменада булачак. Берничә параллель сыйныфны берләштердек. Шул рәвешле барыбызны да борчыган мәсьәлә хәл ителде. Шактый укучылар һәм укытучылар мәктәптән ерак яшиләр бит. Ике сменада уку һәм укыту алар өчен зур кыенлыклар тудыра. Сыйныфларда балалар саны бераз артса да, ике сменада укудан яхшырак, дип уйлыйбыз.

– Льготалары булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар күпме? Бәлки, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары бардыр? Сез аларга ничек тә булса ярдәм итәсезме?
– Безнең мәктәптә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар шактый күп. Әтиләре сугышка алынган өч гаилә бар. Шулай ук, төрле елларда безнең мәктәпне тәмамлап, хәрби юлны сайлаган берничә егетебез Донбасс азатлыгы өчен көрәшәләр. Хәрби операция башланганнан бирле без, укытучылар, ата-аналар һәм «Болгар мирасы» оешмасы берничә тапкыр гуманитар ярдәм җыеп җибәрдек. Посылкаларда ашамлыклар һәм көндәлек кирәк-яраклардан кала, намазлыклар һәм укучыларыбыз язган җылы хатлар да бар иде. Сугыштагы кайбер әтиләр белән элемтәдә торабыз, гаиләләрен дә игътибарсыз калдырмаска тырышабыз, – ди Радик әфәнде.

– Уку-укыту темасына кайтып, быел кертеләчәк үзгәрешләр турында сезнең фикерегез белән кызыксынмыйча булдыра алмыйм.
– Беренчедән, яңа уку елында «Мәктәп директоры киңәшчесе» дип аталган вазифа кертелде. Бу хезмәткәрнең вазифалары әлегә аңлашылып бетми. «Яктылык» директоры киңәшчесе итеп Әлфия Мамышева билгеләнде. Узган уку елында ул тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде һәм үзен яхшы белгеч итеп күрсәтте. Укучылар һәм ата-аналар белән уртак тел таба белә, коллективта авторитеты зур. Андый тырыш, булдыклы, җаваплы хезмәткәрләр нинди генә эшкә алынса да, йөз процентка башкарып чыгачак, дип уйлыйм.

Коллективыбызга яңа информатика укытучысы килде. Илназ Шәкүровның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Ул балалар өчен төрле түгәрәкләр, факультатив дәресләр оештырырга ниятли. Илназ да, укучылар белән уртак тел табып, безнең мәктәптә уңышлы гына эшләп китәр, дип өметләнәбез. Шулай ук, «Яктылык»ны тәмамлаган Әлсинә Дәүләтбаева туган мәктәбенә дипломлы укытучы булып кайтты. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләячәк.

Президент тарафыннан кертелгән яңалыкларга килгәндә, алар белем бирү процессын бары тик уңай якка үзгәртү максатыннан эшләнгән, дип ышанам. Яшүсмерләрне иҗтимагый-файдалы хезмәткә җәлеп итүне дә хуплыйм. Безнең мәктәп өчен бу инде яңалык булмаячак. Чөнки язгы-көзге өмәләрдә, тирә-якны яшелләндерү акцияләрендә һәм башка иҗтимагый эшләрдә безнең укучылар ата-аналары һәм укытучылары белән бергә катнашалар, олыларга карап үрнәк алалар һәм кул хезмәтенең кыйммәтен танырга өйрәнәләр.

Ә укыту программасы әлегә төгәл билгеле түгел, без яңа дәреслекләрне дә күрмәдек әле. Аларны уку елы башлангач, бушлай таратырга тиешләр. Бөтен Россия мәктәпләрендә бер программа буенча укытуны дөрес дип саныйм. Аның уңай яклары күп. Акрынлап «Школа России» программасына күчәчәкбез һәм, иң мөһиме, татар теле һәм әдәбияты дәресләре шул ук күләмдә калачак – атнасына өч сәгать, – дип ассызыклый Радик Рәвгатович.

– Сез Казанда узган татар теле укытыла торган мәктәпләр өчен оештырылган конференциядә катнаштыгыз. Шул турыда сөйләп үтсәгез иде.
– Бу чараның иң мөһим яңалыгы – Татар теле укытучылары ассоциациясе оештырылу, дип уйлыйм. Ассоциациянең рәисе итеп мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова сайланды. Россиянең башка регионнарында татар теле укытыла торган мәктәпләр өчен дә шундый оешма булдырылса бик әйбәт булыр иде. Бу идеяне Саратов татар гимназиясе директоры да, Димитровград татар мәктәбе җитәкчесе дә, башка мәктәп директорлары да хуплый. Чөнки регионнардагы шартлар Татарстанныкыннан бик нык аерыла. Шуңа күрә мондый ассоциация укытучыларга стимул бирүче өстәмә түләүләр алу, югары тәҗрибәле остазлар чакырып, мастер-класслар, ачык дәресләр уздыру кебек бик күп катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр иде. Оешма эшчәнлегенә балалар язмышына битараф булмаган актив ата-аналар да кушылыр, дип өметләнәм. Чөнки без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калып, түкми-чәчми балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру өчен ачылган мәктәп. Мәдәни мирас, әхлакый тәрбия – яшь буынның бәхетле киләчәге өчен төпле нигез ул.

– Радик Рәвгатович, форсаттан файдаланып, өлкәдә беренчеләрдән булып “Почётный наставник” билгесе белән бүләкләнүегез уңаеннан котлыйбыз!
– Рәхмәт. Бу һәм башка бүләкләрне мин мәктәпнең, бөтен педагогик коллективның эшен тану дип кабул итәм. Мәктәп тормышын директор гына алып бармый, без йөкне бергәләп тартабыз. Шуңа күрә уңышлар да, бүләкләр дә уртак, дип саныйм. Үз эшенең осталары булган хезмәткәрләрдән башка яңа үрләр, җиңүләр яулап булмый.

«Бердәмлек».