Домой Ислам Ислам в области Красный Ярда мәчет булачак!

Красный Ярда мәчет булачак!

0
Красный Ярда мәчет булачак!


Әлеге чара “Җәмигъ мәчете” җирле дини оешма һәм аның рәисе Җанибек Шуриев тырышлыгы белән чын бәйрәм тантанасына әверелде. Кунаксыз бәйрәм булмый бит инде. Красный Яр мөселманнарына теләктәшлек белдерергә мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Федерация Советы комитеты рәисенең халыкара эшләр буенча урынбасары, Федерация Советына Самара өлкәсеннән сенатор булып барган Фәрит Мөхәммәтшин, Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсенең баш консультанты Роман Кирсанов, Красный Яр районы башлыгы Михаил Белоусов, Красный Яр авылының җирлек башлыгы Алексей Бушев, регионның милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре килгән иде.

Дини гореф-гадәт буенча тантана Коръән сүрәләре укып, дога кылудан башланып китте. Шуннан соң гына аланда куелган сәхнәгә хөрмәтле кунаклар күтәрелде һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясый башладылар.

– Рөхсәт ителгәннән бөтен җирләрдә дә Аллаһы Тәгаләгә табынырга ярый. Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.с.), Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәннән соң, беренче эш итеп мәчет салдыра башлаган. Бу очраклы хәл түгел, чөнки мәчет – күмәкләшеп Аллаһыга табыну урыны. Бүген Красный Яр авылында яңа мәчет төзелеше башлану шаһитлары булуыбызга шатбыз. Элек мәчетләр намаз уку һәм хөтбә сөйләү урыны булса, бүген инде ул дин мәгарифе үзәге дә. Кем тели, шул монда укып, дини белем иясе була ала. Яңа мәчетләр төзү, дин белемен өйрәнү һәм өйрәтү иреге бирелгән өчен хөкүмәтебезгә рәхмәтлебез. Бигрәк тә Красный Яр районы һәм Красный Яр авылы башлыкларына шундый матур урында җир биргәннәре өчен рәхмәтлебез. Ышанам, киләчәктә Красный Яр авылының Җәмигъ мәчете авыл халкын гына түгел, үткән-барган юлчыларны да үзенә тартып торыр, – дип сөйләде Талип хәзрәт үзенең чыгышында.

Шунда ук мөфти региональ Диния нәзарәте идарәсе исеменнән мәчет төзү идеясен тормышка ашырырга алынган Җанибек Шуриевка һәм Красный Яр җирлеге башлыгы Алексей Бушевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Җәмигъ мәчете төзелешенә беренче таш салу тантанасы Красный Яр районының 95 еллыгына туры килгән бит менә. Район башлыгы Михаил Белоусов, кунакларны сәламләп, таш салу тантанасын күп милләтле район өчен тарихи чара дип атады.
– Гасырлар буе биредә йөзләгән милләт халыклары дуслыкта һәм хезмәттәшлектә яшә¬гән. Бүген шуларның биш меңе – мөселманнар. Әлбәттә, районыбызда мондый объектлар калкып чыгу бик мөһим. Мин киләчәктә дә бу проектны тормышка ашыруда катнашачакмын һәм ярдәм итәчәкмен. Тиздән мәчетнең ачылышы тантанасы да булыр, дип ышанам.

Без, шушында җыелган төрле милләт халык¬лары, президентыбызга һәм губернаторыбызга, махсус операциядә катнашучы якташларыбызга теләктәшлек күрсәтүче бердәм Россия халкы. Без тынычлыкка һәм иҗади яшәешкә багышланган бер эш белән шөгыльләнәбез, бер юнәлештә атлыйбыз һәм шуның белән көчлебез. Красный Яр районы, гаиләләрегез, балаларыгыз үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәтлемен. Барыбызга да уртак уңышларга ирешергә насыйп булсын, – диде Михаил Владимирович.

Сенатор Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында үткән ел тантаналарын исебезгә төшерде. Идел буе болгар татарлары 1100 ел элек рәсми рәвештә ислам динен кабул итүне зурлап бәйрәм иткән идек без.
– Юбилей чараларын зур җылылык белән искә алабыз. Беренче чиратта, Самараның Тарихи мәчете ачылуы шаһитлары булдык. Аны 130 ел элек меценат Акчурин төзегән булган. Ышанам, аның кебек ак байлар әле дә бардыр, алар, һичшиксез, бу мәчетне дә төзергә булышырлар. Талип хәзрәт белән бу мәчеттә эшләү өчен кадрлар әзерләү эшләрен бүген үк башларга кирәк, дип сөйләштек. Без яшьләрне Болгар акдемиясенә укырга җи¬бәрергә әзербез. Шулай ук башкарма органнар тарафыннан тулы ярдәм булачагы турында әйтәсем килгән иде. Төзелеш әле башланып кына килә, ә аның китапханәсен бүген үк туплый башларга кирәк. Бу уңайдан Талип хәзрәткә 1803 елда Казанда Россия императоры боерыгы буенча басылып чыккан Коръән китабын тапшырам. Менә шушы беренче басма китаптан Россиянең башка регионнарында да дини китаплар басылып чыга башлаган да инде, – дип билгеләп үтте сенатор.

Таш салу тантанасына губернатор да чакырылган иде. Эш графигы тыгыз булганлыктан, үзе килә алмаган, Администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов аша хат җибәргән иде.
«Мәчет төзелеше башлану – һәрвакыт дулкынландыргыч вакыйга. Мөселман оешмалары өчен генә түгел, милли оешмалар, җирле халык өчен дә. Мондый чаралар халыкларны берләштерә. Мөхәммәд галәйһиссәләм үз вакытында бик тә мөһим сүзләр әйтеп калдырган: «Кем дә кем кыр тавыгы оясы хәтле генә мәчет салса да, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттән урын бирер». Мәчет – ул бит намаз уку урыны гына түгел, биредә бөтен халык та – байлар да, ярлылар да, көчлеләр дә, хәлсезләр дә, Аллаһы каршында тигез сафларга тезелеп, намазга басалар. Алар шул вакытта тигезләшәләр, бердәмлек, теләктәшлек, ярдәмләшү хисләре уяна.

Ышанам, Красный Яр мәчете нәкъ шундый урын булачак. Бер фикердә, бер теләктә булып, мөселманнар өммәтендә дә дуслык хисләре хөкем итсен, милләтара мохитта аңлашучанлык булсын, тормыш алдыбызга куйган бурычларны намус белән үтәп, сугышта булган иптәшләребезгә сүз белән дә, эшебез белән дә ярдәм итеп торыйк. Шул вакытта гына без, бөтен киртәләрне дә җимереп, алга бара алачакбыз. Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, безгә ядәм итәр», – дип язылган иде губернатор юлламасында.
Красный Яр мәчете хәйрия акчасына салыначак. Әлегә эскиз проекты гына әзер. Якын арада проект-смета документларын әзерли башлаячаклар.

“Бердэмлек”