Домой Жизнь татар Бер фикер

Бер фикер

1
Бер фикер

(Минем карашым)

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Камиль хәзрәт Сәмигуллин  Корбан бәйрәменә багышланган вәгазендә болай дип әйтте: “Ислам дине татар милләтен коткарды”. Әйткән сүзләрен дәлилләмәде. Бәлки ул Коръәндә әйтелгән “Сәмигна вә әтагна” (ишеттеңме – ышан) дигән аятькә таянып әйткәндер, белмим.

Мин мөфти хәзрәтләрен хөрмәт итәм, аның абруе зурлыгын таныйм. Әмма ләкин аның: “Ислам дине татар милләтен коткарды”, –  дигән сүзләре белән килешә алмыйм һәм тарихи дәлилләргә таянып, үз фикеремне әйтәсем килә.

Галимнәр раслау буенча, халык, милләт исемен аклау өчен, кимендә дүрт сыйфатка җавап бирергә тиеш: уртак җир, уртак тел, уртак тарих, уртак гореф-гадәтләр. Боларның берсе генә булмаса да, ул халык милләт була алмый.

Татар милләте борын заманнан төрле кабиләләр берләшеп, кыпчак (Дешт и-кипчак) далаларында барлыкка килә. Ул кабиләләр арасында кыпчаклар, суварлар, утигурлар, кутигурлар, огузлар, бортаслар, соңрак болгарлар була. Милләт булып танылган төрки-татар халкы Россия җирләренә ислам дине килеп җитәргә күп гасырлар алдан барлыкка килә.

Тарихтан билгеле булганча, Россиянең хәзерге биләмәләрендә урнашкан  Дагыстан, Дербент җирләренә беренче булып ислам дине керә. Ә 922 елда Болгар дәүләте башлыгы Алмаз хан ислам динен дәүләт дине итеп игълан итә. XIII гасырда  Үзбәк-хан ислам динен Алтын Урда империясенең дәүләт дине итеп игълан итә. “Алтын Урда” исемен рус тарихчылары куша, ә чынбарлыкта ул империя “Бөек татар иле” исемен йөртә, анда дәүләт теле дә татар теле була. Төрки кабиләләр, әле ислам динен кабул итүдән алда, диннәре буенча тәңречеләр булалар, алар Тәңрегә – күккә карап табыналар (әле хәзер дә тәңречеләр бар). Бу мәҗүсилек булмаган.

Кызганыч, Алтын Урда дәүләтен, Бөек татар илен таркалудан ислам дине саклап кала алмаган. Ләкин таркалган ханлыклар – Казан, Себер, Әстерхан, Кырым ханлыгы халыклары, татарлар, ислам динен саклап калганнар.

Алтын Урда империясе эчендә, аның ярдәмендә барлыкка килеп, аның ризыгын, дәүләт кагыйдәләрен үзләштереп, явызлык эзләп яткан рус кнәзлеге, Алтын Урда таркалгач, берәм-берәм,  йә көч белән, йә хәйләкәрлек белән, яңа барлыкка килгән татар ханлыкларын үз кулына ала башлый: иң элек Казан ханлыгын, соңыннан Әстерхан, Кырым һәм Себер ханлыкларын яулап ала. Бу чорда ислам диненә каршы Рус дәүләте тарафыннан канлы сугыш алып барыла. Казанны яулаганнан соң, явыз Иван татар мөселманнарын көчләп чукындыра. Татарлар, үзләрен генә түгел, ә диннәрен саклап калу өчен җан түгәләр, кан түгәләр, авыллары-авыллары белән үзләре яшәгән җирләрдән еракларга качып китәргә мәҗбүр булалар, ләкин диннәрен, ислам динен саклап калалар.

Русия патшалары динне генә түгел, татар милләтен, дин тотучыларны да тамыры белән юкка чыгарырга маташалар. Билгеле булганча, Петр I Санкт-Петербургны төзегән чорда махсус татар ир-егетләрен дистә меңләп туплап шәһәр төзергә җыйный. Ул тугандашларыбыз Нева елгасы буйларында мәңгелеккә калырга мәҗбүр булалар. Бу әле бер генә мисал.

Көчләп чукындыруларны, татар халкын җәзалауны туктатуны фәкать әби-патшаның гына аңына мәҗбүри килеш аңлашыла, чөнки Пугачев хәрәкәтендә патшага каршы руслар белән бергә татарлар да, башкортлар да катнаша.

Форсаттан файдаланып, 1788 елдан татарлар яңадан мәчетләр төзи башлыйлар, мөселман дин әһелләре колачларын җәеп  кабул итмәсәләр дә, күп кенә көчләп чукындырылган татарлар яңадан ислам диненә кайта башлыйлар.

Совет чорында татарлар ислам динен яклау юлында көрәшүләрен туктатмыйлар. Алар баштан “Идел-Урал” дәүләтен төзергә көч куялар, соңыннан, 1920 елда, Татар Совет Социалистик Республикасын игълан итәләр. Быел бөтен татар халкы бу вакыйгага 100 ел тулу уңаеннан киң һәм югары дәрәҗәдә бәйрәм итә.

Бу чорда намаз уку, ураза тоту, башка дини гореф-гадәтләрне үтәү катгый рәвештә тыела. Шуңа карамастан, татарлар яшерен аулак өйләргә, хәтта зиратларга җыелып, Коръән сүрәләре укыйлар, динне саклап калу юлында үзләренең азатлыгын юк итүдән курыкмыйча көрәшәләр. Нәтиҗәдә, татар милләте ислам динен  Россия җирендә саклап кала ала.

Үзгәреш чорларында татарлар җиң сызганып ислам динен Россия дәүләтендә яңадан  торгызу белән  көчләрен  жәлләмиләр. Ябылган мәчетләрне ачалар, яңа мәчетләр, мәдрәсәләр, ислам дине югары уку йортлары төзиләр. 1997 елда кабул ителгән “О свободе совести и о религиозных объединениях” законы нигезендә, диннәр, шул исәптән ислам дине дә, югары дәрәҗәгә күтәреләләр. Татарстан Республикасы җирендә генә дә меңнән артык мәчетләр төзелә. Мәркәзебез  Казанның Кол-Шәриф мәчете генә ни тора! Самара өлкәсендә мәчетләр саны унөчтән йөзгә җитә. Болар барысы да татарлар һәм аларга ярдәм итүче дәүләтләр ярдәмендә барлыкка килә. Димәк, татарлар ислам динен чираттагы рәвештә коткара саклап, яклап кала.

Безнең мөселман Диния нәзарәте тарафыннан бер генә “татар милләтен саклап калу, коткару” яисә шуңа охшашлы фәтвә кабул ителгәне булдымы икән?

Дин һәм милләт, әлбәттә, үзара мөнәсәбәттә яшиләр, шул исәптән татар милләте һәм ислам дине дә. Танылган ислам дине галиме       Әхмәдһази Максуди, “Гыйбадәти исламия”, “Мөгаллим сәни” һәм башка китаплар авторы үзенең “Шаригать хөкемнәре” дигән китабында болай дип яза: “Мөэмин вә мөселман булган кешегә кылу мәкруһ (тыю) булган гамәлләрнең мәшһүрләре ошбулардыр:

  • Үз кәефе өчен көйле шигырьләр җырлавы;
  • Көйле шигырь вә җырларны тыңлау;
  • Үз кәефе өчен кораллар илә көйле уеннар уйнау;
  • Уен көйләренә кәефләнеп бию;
  • Көйле уен тавышларын тыңлау;
  • Уен көйләренә кул чабу;
  • Уен коралларын саклап тоту, гәрчә һич уйнамаса да һәм башкалар. (Ә. Максуди. Казан, 2009 ел, 66 бит).

Бу кагыйдәләрне үтәмәгән кеше зур гөнаһлы була икән.

Татар милләте – тирән музыкаль халык. Музыка, халык җырлары, безнең атаклы композиторларның иҗаты, милли шигърияте, әдәбият иҗаты – болар барсы да татар милләтенең җаны, алар аның канында.

Бөек Габдулла Тукай татар җырларын тыңларга һәм җырларга яраткан. Аның “Туган тел”е  –  татарның милли гимны. Бөек Салих Сәйдәшев, Илһам Шакиров, Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Сара Садыйкоа һәм башка композиторларыбыз, җырчыларыбыз, шагыйрьләребездән башка татар халкын күз алдына  китерү дә мөмкин түгел. Татар милли музыкасы үзенең кабатланмас асыл сыйфаты – моңы белән аерылып тора. Ул моң кешенең үзәгенә үтеп кереп, йөрәкләрнең нечкә кылларын тибрәндерә, җанын юата, дәртләндерә, сагыну , сагыш, мәхәббәт хисләрен уята. Хәтта җылата да. Бу мәкруһ буламы? Татар халкының горурлыгы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, филармония, дәүләт, җыр һәм бию ансамбле һәм башка җыр һәм бию төркемнәре шулай ук мәкруһ саналалармы?!

Миллионлаган татар халкы беркемне дә битараф калдырмаган. “Тәфтиләү, “Кара урман”, “Әнкәйнең догалары”, “Сандугач” һәм күп кенә башка җырлар  шулай ук мәкруһ булып. Тыелырга тиеш микәнни?

Мин гомер буе татар милли музыка уен коралы –тальян гармунында уйныйм, татар җырларын җырлыйм, сугыш ветераннары, яшүсмерләр каршында сугыш чоры җырларын җырлыйм. Алар рәхәтләнеп тыңлыйлар, миңа да рәхәт. Әмма ләкин минем калебем, Аллаһка ышануым бер мизгелгә дә какшаганы, тайпылганы булмады.

Минем бабам, әтием милли моңлы мәкам белән Коръән укый иделәр. Ул моң миңа да сеңеп калган, күрәсең… Берничә еллар мин мәчеттә рамазан ае вакытында милли моң белән тәрәвих, әлвидаг әйттем. Күп кенә җырчылар моң белән бәетләр, мөнәҗәтләр җырлап, халык күңелләрен канәгатьләндерә… Болар шулай ук, мәкруһка керәме икән?

Ә рәссамнарга, архитекторларга, һәйкәлләр иҗат итүчегә ислам нинди мөнәсәбәттә икән?

Гарәпләрнең дин галиме Имам Захаби “76 олуг гөнаһ” китабында болай дип язган: “Һәрбер рәссам тамугта булыр, Һәрбер ясаган рәсемнәре өчен Аллаһы аларга җан бирер һәм тамугта җәзалар.  (Сад, Мәскәү 2009ел, 120 бит).

Татар халкы үзенең атаклы рәссамнары, архитекторлары, скульпторлары иҗат иткән әсәрләре белән горурлана, аларга мәҗүсилек хисе, нияте белән табынмый. Бу мәкруһ буламы соң?

Татар милләтенең аерылмас сыйфатларының берсе – милли тел. Телсез милләт була алмый. Татар теле дөнья күләмендә иң бай телләр арасында тиешле урын алып тора. Татар теле уйлаган фикерләреңне әйтергә, төрле әдәбият әсәрләре иҗат итәргә киң мөмкинлек бирә. Татар галимнәре, филологлар, лингвистлар, язучылар, шагырьләр татар теленең чисталыгы өчен көрәшәләр, аның арасына милли телебезне боза торган ят сүзләр кертмәс өчен тырышалар.

Аңа да карамастан татар телендә күп кенә гарәп, фарсы, рус сүзләре очрый. Татар исемнәренең күбесе төрки тел белән түгел, гарәп теле белән бәйле. Бу хәлдә, әлбәттә, файдасы булмаса да зыяны юктыр. Ләкин иң мөһиме – телне югалту куркынычы. Сүз мәктәпләрдә туган телебездә дәрес бирмәү, татар мәктәпләре ябылуда гына түгел, ә, беренче чиратта, гаилә тормышы белән бәйле.

Социологлар мәгълүматларына караганда бүгенге заманда 40 процентка якын гаиләләр – кушма. Татарлар, башка милләт вәкилләре белән гаилә коралар икән – татар теле беткән дигән сүз. Беренчедән, андый гаиләләр – никахсызлар, димәк “зиначылар”. Туган балалары зинадан туган бала санала, уртак телләре, әлбәттә, татар теле түгел. Татар милләте әкренләп югала бара. Бу очркта ислам, дин әһелләре татар милләтен коткару өчен нинди чаралар күздә тоталар икән соң?

Минемчә, имамнар, мөфтиләр вәгазьләр сөйләгәндә оҗмах, җәннәтләрнең , асыллыкларын гына түгел, ә күбрәк туган тел проблемаларын ассызлыкламаса, бу юлда мәчет биналары белән генә чикләнмичә, халык арасына, бигрәк тә ата-аналарга милли тәрбия юлларында киң агарту эшләре белән шөгыльләнсә чыннан да “татар милләтен саклап калу, коткару” булыр иде.

Татар халкының гореф-гадәтләре арасында тагын бер асыл сыйфаты бар. Ул – милли кием. Татар хатын-кызлары гомер-гомергә өсләренә тыйнак асыл затлы милли киемнәр кигәннәр һәм әле дә кияләр. Бөтендөнья татар Конгрессы каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсе татар милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатында. Бу, әлбәттә, очраклы түгел, чөнки безнең милли культурабыз башка милләтләр белән чагыштырганда артта түгел, хәтта югары дәрәҗәдә. Шуңа да карамастан ислам диненнә ышыкланган булып, татар хатын-кызларыбызны гарәп милли киемнәренә киендерергә тырышучылар да бар. Хиҗаб, чадра, пәрәнҗә – татарларның милли киемнәре түгел. Әлбәттә, һәр кешенең үз ихтыяры бар. Ләкин мәҗбүри рәвештә татар кызларын мәктәпләрдә, татар концертларында, урамнарда гүзәл башларын чорнатып, җиргә җиткән күлмәк кигезүләр, минемчә, дөрес түгел.

Гомумән әйткәндә, безгә “Кем кемне коткарган” темасын түгел, ә дин белән милләт арасында бергәләшеп уртак мөнәсәбәтләр эзләп, милләтебезне саклап калу  юлларын табарга кирәк .

Милләтебез югалмаса динебез дә югалмас, шунысы мөһим.

Идеал Гәләветдинов,

СИПКРО (Самара мәгариф хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү институтында “Ислам дине тарихы һәм культурасы” дәресен алып баручы мөгаллим.

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Соң шул яшерен рәвештә намаз уку, ураза тоту, башка дини гореф-гадәтләрне үтәү аркасында татар татар булып сакланды да бит инде) тузга язмаганны соцсетьләргә язалар инде бүген. Татар халкы исламнан башка сакланып кала ала икән, рәхим итегез – татар теле курсларын да мәчетләрдә түгел, мәктәпләрдә укытыгыз алайса, вәгазь-нәсихәтләр урынына да халыкны разнарядка буенча берәр клубка җыегыз да туган тел турында лекция сөйләгез һ.б.

Comments are closed.