Домой Поздравления Бер гасыр гомер. Азмы ул, күпме?

Бер гасыр гомер. Азмы ул, күпме?

0

Яңа Кызылсу авылында яшәүче Дөррия Исхак кызы Гайнуллинага 17 октябрьдә 100 яшь тула

Йөз ел… Ул бит әйтергә генә җиңел. Шушы дәвер эчендә ил тарихында нинди генә вакыйгалар булмаган да, хал­кыбызга нинди генә сынаулар аша узарга туры килмәгән! Мәкаләбезнең герое, гомеренең 40 елын балалар укытуга багышлаган хезмәт ветераны, зур сугышлар, илебезне хәрабәләрдән торгызу чорларын күргән Дөррия апаның тормыш юлы китап язарлык.

Юбилярыбыз 1923 елда Елховка районының Губанкүл авылында Исхак һәм Һәдия Рамазановлар гаиләсендә беренче бала булып туган. Исхак абзый башта Гражданнар сугышында, аннан соң Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Дөррия укуын 20 чакрым ераклыктагы Тупли авылы мәктәбендә дәвам итә. Җиденче сыйныфтан соң бик тырышып укыган кызны, бүләкләр тапшырып, Мә­лә­кәс педагогия училищесына укырга җибәрәләр. Ике як әби-бабалары да гыйлемле булып, мәдрәсәдә укыткангамы, Дөрриягә укытучы һөнәре бик якын була. Мәләкәстә ул инсафлы һәм бик акыллы Хәлифә исемле мулла кызы белән дуслаша. Башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломын алгач, кызлар Мулла авылына эшкә дә бергә кайталар. Әмма андагы мәктәптә укытучылар штаты тулы булу сәбәпле, аларны Кызылсу мәктәбенә җи­бәрәләр.

– 1941 ел, сугыш бара. Без, яшь белгечләр, хезмәт юлыбызны бик зур авырлыклар белән башладык. И-и-и, балакаем, без күргәннәрне яза башласаңмы!.. – дип авыр сулый Дөррия апа.

Кызылсуда бераз эш­лә­гәннән соң, кызларны янә Мулла авылына чакырталар. Анда җәйге каникуллар вакытында укытучылар колхозда эшлиләр, Дөрриягә «учетчица» булырга да туры килә. Ул авыл хатын-кызларының хезмәтен җентекләп язып бара. Табигате буенча бик гадел укытучы буларак, тол ха­тыннарны һәм нужа тәр­тәсенә яшьли җигелергә мәҗ­бүр булган үсмерләрне кызгана. Шуңа күрә алар эшкәрткән җирләрнең бер сантиметрын да исәпкә алмыйча калдырмый.
Шулай, кызып китеп эш­ләп ятканда, яшь мөгал­лим­нәрне берничә айга хәрби укуларга алалар. Алар арасына Дөррия дә эләгә. Укытучыларны җыеп, Тимашево шикәр заводы янындагы хәрби лагерьга китереп урнаштыралар. 1943 елда, яңа уку елы алдыннан, мәкаләбез герое Мулла авылына кайта. Әмма аның урынына башка кешене алганнар икән инде. Шулай итеп, Дөррияне кабат Кызылсуга җибәрәләр. Шул вакыттан башлап, ул бу авылдан беркая да китми инде. Дөррия апа Кызылсуны туган авылы дип саный, аны бөтен җаны-тәне белән ярата, бөтен кешеләрен хәтерли, бакыйлыкка күчкән барлык авылдашлары рухына изге догаларын укып тора.

Олы яшенә карамас­тан, аның хәтере бик әйбәт, күз­ләре күрә, аяк-куллары эшли, Аллага шөкер. Тик менә колаклары гына бераз начар ишетә.
Дөррия апа безнең газе­та­бызның иң өлкән укучысы булып чыкты. Ул «Бердәмлек»не беренче саныннан ук алдырып килә икән. Һәрбер номерын сагынып көтеп ала, бер генә хәрефен дә төшереп калдырмыйча укып, барысын да кадерләп җыеп куя. Мин шушы газета хәбәрчесе икәнлеген белеп алгач, ул бик зур хыялы чынга ашкан сабый бала сыман шатланды, йөзе яктырып, балкып китте. «Бердәмлек»кә нигез салучыларга, беренче мөхәррире Рәфгать абый Әһлиуллинга, бүгенге көндә газетаны чыгаручыларга елый-елый ихлас күңелдән догалар кылды, саулык-сәламәтлекле озын гомерләр, дөньялыкта – дәүләт, ахирәттә Фирдәвес җән­нәтләре насыйп булсын, дип теләде. Сүз уңаеннан, Кызылсу өчен бик күп изге эш­ләр башкарган авылдашы Шамил абый Галимовка да чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук Дөррия апа, кыюсыз гына, бер үтенече барлыгын да әйтте:
– Мин яшәгән дәвердә әллә ничә ил башлыгы алышынды, ә менә Владимир Путин кебек җитәкче булмады. Илебезне шулай алып барганы өчен Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Мин аңа исәнлекле-саулыклы озын гомер, Россияне озак еллар әйдәп баруын теләп, догалар кылам, – диде.

Искиткеч! Бүгенге көндә күз алдына да китерергә кыен булган тормыш сынауларын, күпме югалтулар, ачы кайгылар күргән кешенең никадәр көчле булуына карап, сокланмыйча буламы соң?

Дөррия апаның әтисе Исхак абзый сугышта чакта, әнисе һәм ике кечкенә энесе, асептик ангина белән авырып, үлеп китәләр. Училищены әле генә тәмамлаган 19 яшьлек кыз Румия исемле 2 яшьлек сеңелесен кочак­лап япа-ялгызы кала. Үзенә ничек кенә авыр булса да, яу кырындагы әтисенә кайгылы хәбәрне ул мөмкин кадәр «йомшартып» җиткерергә ты­рыша. Румияне, әтиләре сугыштан кайтып, кабат өй­ләнеп, тормышы бераз ныгыганчыга кадәр тәрбияли. Сеңелесен әтисе үз янына алгач, Дөррия 1950 елда үзе дә, фашистларны тар-мар итеп кайткан сугыш ветераны Юныс Гайнуллинга тормышка чыга. Тиздән уллары Котдус, аннары кызлары Наилә туа. Юнысны Куйбышев Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул аны гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлап кайта. Ул арада Кызылсу мәк­тәбенә күрше Михайловка авы­лы балалары да килеп кушылалар, урын җитми башлый.
Парторг Юныс Гайнуллин тырышлыгы белән авылда зур яңа мәктәп төзелә һәм аны мәктәп директоры итеп куялар. Шулай итеп, гаилә башлыгына читтән торып пе­дагогия институтын да тә­мамларга туры килә. Дөр­рия һәм Юныс Гайнуллиннар озак еллар бергә эшлиләр. Юныс ага география һәм тарих фәннәрен укыта. Аның кызыклы дәресләрен олы яшькә җиткән укучылары бүген дә сагынып искә алалар. Инде җитте-булды дип, лаеклы ялга киткән Юныс абыйга, укучылары һәм ата-аналар үтенече буенча, янә үз эшенә кайтырга туры килә. Шулай итеп, ул соңгы сулышына кадәр һөнәренә тугры булып кала, 1994 елда яман чирдән вафат була.

Ә менә Дөррия апаны укучылары бик таләпчән, урыны белән кырыс, әмма бик гадел укытучы буларак искә алалар. «Аның «4»леләре бик күп «5»леләрдән дә югарырак иде», – дип сөйлиләр әниләре сыйныфында укыган Котдус абый белән Наилә апа.

«Үз балаларыңны, колле­га­ла­рың­ның балаларын укытудан да авыррак сынау булмагандыр минем өчен, – ди Дөррия апа. – Гаделсезлек булмаса ярар иде, ул балаларны тигез күрми дип әйт­мәсәләр ярар иде, дип кайгыра идем. Минем өчен бөтен укучылар да бертигез булдылар, мин барысына да та­ләпчән идем».

Дөррия апа үз-үзенә карата дә бик таләпчән булган. Ул һәрдаим белемен үстерү өстендә эшләгән. Камышлы педучилищесында, Куйбышев укытучылар белемен үстерү институтында узган курсларда укыган, танылган якташыбыз Минзакир Шакир улы Нуретдиновның шәкерте булган.

Уллары – балачактан рә­сем ясарга яраткан Котдус, Тольятти педучилищесының сәнгать графикасы бүлеген тәмамлагач, шул ук юнәлеш буенча Харьковта югары белем ала. Бүгенге көндә ул Россия рәссамнары берлеге әгъзасы. Аның картиналары илебезнең төрле күр­гәз­мә­ләрендә катнашалар, Япония, Финляндия, Франция кебек Европа илләрендәге шәхси коллекцияләрдә урын алып торалар. Газетабызның даими укучылары Котдус Гайнуллинның иҗаты белән таныштыр, дип уйлыйм. Котдус абыйның бер кызы һәм ике оныгы бүгенге көндә Самарада яшиләр. Ә үзе тормыш иптәше белән әниләре янында гомер итәләр.

Наилә апа да әти-әнисе юлын сайлаган. Ул Куйбышев педагогия училищесында мәктәпкәчә белем бирү белгечлегенә укып чыгып, 3 санлы балалар йортында, аннан соң балалар бакчасында эшли. Тормышка чыккач, Суходолга күченә һәм лаек­лы ялга чыкканчы тәрбияче була. Аның да хезмәт стажы, Дөррия апаныкы кебек үк, 40 елга якын. Наилә апаның ике улы һәм биш оныгы үсеп киләләр. Бер оныгы әби-бабалары һөнәрен дәвам итәр­гә әзерләнә – педагогия көл­лиятендә белем ала.

Педагог һәм остаз елында үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Дөррия Исхак кызы Гайнуллинаны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез һәм ихлас күңелдән исәнлекле көннәр, җан тынычлыгы, балалар-оныклар шатлыгы телибез!
Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Дистәләгән сабыйлар күңе­ленә ачкыч табып, аларны мәгърифәт дөньясына җи­тәк­ләп керүегез өчен чиксез рәхмәт сезгә, Дөррия апа!

Эльмира Сәйфуллина

“Бердэмлек”