Домой "Ак калфак" Гали авылында “Татарча диктант” яздылар

Гали авылында “Татарча диктант” яздылар

0
Гали авылында “Татарча диктант” яздылар

Гали авылы халкы ел саен «Татарча диктант» акциясендә актив катнаша. Ул сигезенче ел рәттән үткәрелә. Гали авылында ул Бөтенроссия хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” катнашучылары ярдәмендә китапханәдә оештырылды. Бер сәгать эчендә 30га якын катнашучы, татар язучысы Марсель Галиевның “Тимә, яшәсән!” әсәреннән өзек яздылар. Диктант өчен текстны китапханә мөдире Зарипова Фаимә Әхмәтшәрип кызы укыды.

Эльмира Мурхабинова