Домой Жизнь татар Татары в регионе Бер кайнананың зары

Бер кайнананың зары

0
Бер кайнананың зары

Бер кайнананың зары

Ананың малае Себердә эшли,

Акча кирәк  – нишләсен?

Килене исеменә сала

Эшләгән бар акчасын.

Килен акчаны алу белән

Кибеткә чыгып китә,

Кесәсе дә бушап калган,

Сизми кала – кич җитә.

«Әле бит миңа тагын

Кирәк чәч кистерергә,

Каш-күзләрне буятырга,

Керфекләр үстерергә!»

Кайнана килен кайтуга

Ашны пешереп куя,

Оныкларны да ашатып,

Идәнне юып ала.

Арып-талып, хәлдән таеп,

Килене кайтып керә,

Балалары куанышып

Каршысына йөгерә.

Кайнана да, балалар да

Исеннән чыгып киткән,

Ире ай буе эшләгән акча

Бер көн эчендә беткән.

«Малаең акча әз салган,

Үземә дә җитмәде,

Балаларны ашатырсың,

Пенсияң бар бит әле».

Оялмый да, тартынмый да,

Кул гына селти килен.

Заманалар нык үзгәрде,

Кайнана – хәзер килен.

Ананың, малаен жәлләп,

Тынгысыз җаны әрни,

Билендәге алъяпкычын

Бер чишә дә, бер бәйли.

Киленнәргә ярап булмый,

Бил бөгеп хезмәт итмә.

Алъяпкычың салып ат та

Өеңә кайтып кит, йә!

Киленнән куркып яшәмә!

Кайнана бул син бераз!

Алъяпкычны ул бәйләсен,

Түрдә укы син намаз.

Оптовый

Беркөн бардым оптовыйга

Алырга кирәк-ярак.

Кызыктыра – он, сөт, май,

Каймак, ряженка, кефир…

Болар булыр камырга дим,

Ярма боткага кирәк,

Дөге, тары, борчак, манный,

Шикәр комы, кәнфитләр,

Җиләк-җимеш, печеньелар,

Җыйдым хакын карамый.

Тәгәрмәчле сумка тулды.

«Күпме түлим?» – дип

                                    сорыйм.

«Бу товарга алты мең»,

                                         – дип,

Бер кап тоз өстәделәр,

«Бусы, – диде, – бездән

                                     бүләк,

Тагын кил син, ал күпләп».

Юл буе баш ватып

                                кайттым,

Ник соң алай күп булды?

Язып та, бармак бөгеп тә,

Кабат-кабат саналды.

Товар биш меңгә дә тулмый,

Алдау көнеме әллә?

Ничек мин болай алдандым?!

Акча түктем бу кадәр?

Телефон номерын табып,

Хәзер үк шалтыраттым.

Һәр әйбернең хакын әйтеп,

Барысын да санаттым.

Артыма утыра яздым,

Җавапларын ишеткәч,

«Ничек тамак туйдырыйк,

                                       – ди, –

Сезне дә алдамагач?»

Алдау көнем онытылмас,

Елына бер килсә дә.

Оптовыйга аяк басмыйм,

Күз дә салмыйм үткәндә!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Бердэмлек