
Синоптиклар март азагы белән апрель апрель башына һава торышын фаразлады.
-Март азагында Самара өлкәсендә көннәр салмак җилле һәм кояшлы торды.Тик тәүлек эчендәге һава температурасында аерма зур булды. 31 мартка каршы төндә дә терекөмеш баганасы 12 градуска кадәр төште, ә көндез +3,+8 гә кадәр күтәреләчәк. Апрельдә һава торышы үзгәрәчәк! Урыны белән аз гына явым-төшемнәр булачак, җил көчәячәк, температура күтәреләчәк диде, әйләнә тирәне күзәтү һәм гидрометеорологиянең Идел буе үзәге хезмәткәре Анна Елецкая.
.
Апрельнең күпеллык уртача температурасы: көндез+11,5 градус, төнлә- +2,3 градус. Явым-төшемнәр уртача 7 көнгә туры килә.
Төнлә, 1 апрельгә каршы терекөмеш баганасы – 2дән,+3 кә кадәр күтәреләчәк. Көндез 4 тән 9 градуска кадәр җылытачак. Метеорологлар төбәктә юеш кар белән яңгыр вәгъдә итә. Секудына 15-17 метр тизлектәге җил булачак.
Җомга көнгә, 2 апрельгә каршы төндә, синоптиклар әйтүенә караганда яңадан -2 ,+ 3 градус булуы көтелә. Көндез 6 дан алып 11 градуска хәтле җылыта. Явым-төшемнәр саклана, ә җил тыначак.
Озаккарак каралган фаразлар буенча апрель аенда өлкәнең төньяк районнарында температура рекордлары да булуы мөмкин.