Домой Наши партнёры «Бердәмлек» газетасы әбүнәчеләренә рәхмәт әйтте

«Бердәмлек» газетасы әбүнәчеләренә рәхмәт әйтте

0

«Бердәмлек» газетасында «Әбүнәчеләребезгә рәхмәт» дигән язма чыкты.

Озын Яңа ел яллары тәмамланды, һәм без, яраткан редакциябезгә җыелышып, җиң сызганып эшкә алындык. Аллаһыга шөкер, әбүнәчеләребез саны да бераз арткан. 30 елдан артык газетабызны алып баручыларга да һәм яңа гына безнең газетабыз укучысы статусына ия булган милләттәшләребезгә дә рәхмәтләр әйтә-әйтә, күтәренке күңел белән 2023 елның икенче санын да әзерләдек.

Эш атнасының беренче көненнән үк редакция телефонына шалтыратучылар булды һәм хатлар килә башлады. Укучыларыбыз «Бердәмлек»нең беренче санын алу белән газетабызның үзгәртелгән яңа дизайны хакында, яңа елда нинди темаларны яктыртуыбызны теләүләре турында фикерләрен җиткерделәр.

Шулай ук безнең календаребезның башка еллардагыларыннан нык аермалы булуын да билгеләп үттеләр. Күпчелегенең күңеленә календарь хуш килсә дә, арада канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды.

Кадерле укучыларыбыз! Безгә һәрберегезнең фикере мөһим. Эшебезгә бәя биреп, аны безгә җиткерергә вакыт тапканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә сезнең искәрмәләрне һәм теләкләрне истә тотып эшләргә тырышырбыз. Безнең белән булуыгыз өчен зур рәхмәт!