Домой Жизнь татар Татары в регионе «Класста очрашулар»

«Класста очрашулар»

0
«Класста очрашулар»

Туган җиреңнең үткәнен, төрле чорларда яшәгән данлы кешеләрен белү мөһим

“Класста очрашулар” Бөтенроссия проекты кысаларында Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбендә авыл имамы, Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе, региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, мөхтәрәм Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим белән очрашу узды.

Габдулла хәзрәт Иске Ярмәк авылы мәчетендә инде 25 елдан артык дингә һәм мөселманнарга хезмәт итеп кенә калмый, Иске Ярмәк авылы тарихын ачыклау һәм язу юнәлешендә дә бик күп эшләр башкара. Ул, “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабына материаллар туплауда бик күп ярдәм күрсәткән шәхес буларак, кыскача Иске Ярмәк тарихын сөйләде, авылыбызның танылган кешеләре белән таныштырып үтте.

Туган авылының үткәнен, һәр урамын, истәлекле урыннарын һәм төрле чорларда яшәгән данлы кешеләрен белү балалар өчен бик мөһим. Чөнки бу аларга тамырларын барларга, үзләрен зур илнең мөһим өлеше итеп тоярга ярдәм итә. Үткән тарихны, ерак ата-бабаларын, аларның эшчәнлеген, иленә хезмәт итүен белмәгән кеше кече Ватанын да, туган илен дә ярата алмаячак, ил киләчәге якты булсын өчен үз-үзен аямыйча эшләргә гайрәте җитмәячәк.

Балалар зур кызыксыну белән имам алып килгән китапларны һәм брошюраларны, кулдан язылган документларны, дөньядагы иң кечкенә Коръән китабын, гаилә шәҗәрәләрен, башка тарихи документларны карадылар, кунакның үтемле сүзләрен йөрәкләре белән кабул иттеләр, үзләренең туганнарын барладылар, гомумән, күп файдалы мәгълүмат тупладылар.


Наилә Бәдретдинова