Домой Главные новости В области Бердәмлек килешүе

Бердәмлек килешүе

0
Бердәмлек килешүе

2 августта Самара өлкәсендә “Бердәмлек килешүе” Бөтенроссия форумы ачылды. Аны Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыгы ярдәмендә Россия халыклары йорты оештырды. Чарада илнең 69 субъектыннан делегацияләр катнашты – барлыгы 150ләп кеше.

«Самара өлкәсе шундый югары форматтагы форум кабул итүенә мин шатмын. Илебезнең иминлеге төрле милләт вәкилләренең дус һәм килешеп яшәвенә, алар арасындагы элемтәләрнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле. Бу – төрле милләт кешеләренең, ил башлыкларының үзара аралашуы, дус мөнәсәбәтләр булдыруы белән дә раслана. Самара өлкәсе өчен дә бу мөһим, чөнки без күпмилләтле төбәк. Әлбәттә, чыгышлары, диннәре, мәдәниятләре буенча бер-берсенә охшамаган милләтләрнең бер җирлектә яшәве, дус мөнәсәбәтләр төзүе мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрнең үзенчәлеген билгели», – диде, катнашучыларны сәламләп, Самара губернаторы Дмитрий Азаров.

Форумны уздыру урыны буларак Самара өлкәсе законлы рәвештә сайланды. Бүгенге көндә безнең төбәктә 157 милләт вәкиле яши. Халыклар дуслыгы йорты 25 ел дәверендә уникаль тәҗрибә туплаган, ә узган елда бөтен ил күләмендә уникаль Халыклар дуслыгы паркы ачылды, анда милли йортлар, төрле этнос мәдәнияте һәм көнкүреше тәкъдим ителде.

Форумның төп максатларының берсе – Россия халыклары йортының дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашучы барлык структураларның үзара хезмәттәшлеге стандартын булдыру һәм шуның белән ил субъектлары арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу.

«Дуслык йортлары, Милләтләр йортлары эшчәнлегенең уникаль тәҗрибәсе милли дуслыкны ныгытуга, Ватаныбызның сәяси һәм социаль тотрыклылыгын тәэмин итүгә нигез булып тора», – дип ассызыклады үзенең мөрәҗәгатендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.

Катнашучылар фикеренчә, «iВолга» яшьләр форумы да милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау мәйданчыгы булып тора. Әлеге чарада яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, мастер-класслар, төрле юнәлешләр буенча төбәкара югары уку йортлары арасында ачык ярышлар, күргәзмәләр уздырыла.

«Бүгенге форумда да мәдәни юнәлештәге чаралар үткәрүгә, милли телләрне өйрәнүгә, фәнни һәм эксперт тикшеренүләр уздыруга кагылышлы мәсьәләләр тикшереләчәк. Россия халыклары йорты – гуманитар проектларны гамәлгә ашыру үзәге. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, милли-мәдәни оешмалар белән берлектә без бу өлкәдә эш итәбез», – дип сөйләде директоры Анна Полежаева.

«Бердәмлек килешүе» форумы эшчәнлеге Самара җирлегендә 4 августка кадәр дәвам итте. Экспертлар, милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре, хакимият органнары вәкилләре, этномәдәни оешмалар гуманитар өлкәдә масштаблы регионара проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Губернатор әйтеп китүенчә, һәр төбәкнең гаҗәеп тарихы, тәҗрибәсе бар. «Әңгәмә барышында тормышка ашмаган төрле яңа идеяләр, фикерләр барлыкка киләчәк. Әлбәттә, Россия халыклары йорты барлык төбәкләрнең тәкъдимнәрен берләштерәчәк. Самара өлкәсендә бик күп еллар буе Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә, мөрәҗәгать иткән һәр кешенең проблема-мәсьәләләрен хәл итә, Бөек Ватаныбызның язмышы белән укмашкан халыкларның тагын да якынаюына ярдәм итә. Безнең тәҗрибә дә кызыклы булыр, дип исәплим. Үз чиратыбызда, сез Самара җирлегенә алып килгән иң яхшы тәҗрибә һәм гамәлләрне алырбыз, дип уйлыйм», – диде Дмитрий Азаров.

(Халыклар дуслыгы йорты сайтыннан)

Айгөл Сафина тәрҗемәсе.