Домой Жизнь татар Татары в регионе Бердәмлектә бит көч!

Бердәмлектә бит көч!

0
Бердәмлектә бит көч!

«Бердәмлектә – көч», ди татар халык мәкале. Узган гасырның 90нчы еллары ахырында «Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасын ябылудан нәкъ менә халык бердәмлеге саклап калды. Гап-гади кешеләр, яраткан матбугат басмаларына булышу өчен, кирәкле сумманы ул вакытта тиенләп җыйдылар. Самара өлкәсендә беренче, ә хәзерге вакытта регионда бердәнбер булган милли газета нәкъ менә халык ярдәме белән бүген дә чыгып килә. Ул вакытта Россиядә интернет әле киң таралмаган иде, социаль челтәрләр турында исә әйтеп тә торасы түгел. Ул чорда халыкка мәгълүмат җиткерүнең җиңел булмаганын үзегез дә аңлыйсыз. Әмма газетаның беренче баш мөхәррире, минем әтием Рәфгать Әһлиуллинның шәхси сыйфатлары һәм профессиональ осталыгы ярдәмендә бөтен эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алдылар. Кирәкле акча ярты ел эчендә җыелды. XX гасыр ахырында Самара өлкәсендә әнә шундый халык могҗизасы булып алды.

Вакыт алга аяусыз чаба. Чорлар алышына. Әмма элеккеге кебек үк ихласлык, профессиональлек һәм кешелеклелек зур кыйммәткә ия. Заманча технологияләр – зур мөмкинлекләр. Узган ел ахырында халык бердәмлеге тагын бер могҗиза ясады. Самарада яшәүче бала, ДЦП диагнозы белән туган Булат Кәримовны тернәкләндерүгә биш көн эчендә 950 мең сум акча җыелды. 50, 100, 300, 500 сумлап күчерделәр. Ничә кеше булышканны күз алдына китерәсезме?!

Булатның әнисе Гөлфия ул көннәрне искә төшереп болай сөйли: «Күчерелгән акчалар, репостлар, ярдәм дулкын кебек, цунами кебек килде. Кирәкле сумма шундый тиз арада җыелды… Гаҗәеп хәл бу! Без әле дә бу могҗизага ышанып бетә алмыйбыз».

Әлбәттә, бернәрсә дә очраклы түгел. Бу, беренче чиратта, Гөлфия Кәримованың үзенең зур эше. Ике ел дәвамында һәр көнне инстаграм-каналында @karimovagulfiya ул үзләренең катлаулы тормышы турында сөйли. Ачыктан-ачык, эчкерсез итеп.

Гөлфия үзенә язылган инстаграм-дуслары турында бик җылы итеп, хәтта тетрәнеп сөйли: «Язылучыларыбыз безнең тормыш белән яши. Кыен һәм авыр булганда, безнең белән бергә елыйлар. Булат өчен, аның уңышлары өчен шатланып та безнең белән бергә елыйлар. Кайчакта, инде алга барырга бөтенләй хәл калмаган кебек булганда, аларның ярдәме һәм рухландыргыч сүзләре дәртләндереп, яңа сулышны ачып җибәрә».

Чынлап та, ике ел реабилитация барышында Булатта алга китеш шактый зур. Ә бит балада ДЦПның иң катлаулы төре – барлык очлыкларның параличы. Табиблар да әти-әнисенә: «Аны беркая да сөйрәп йөрмәсәгез дә була, барыбер бернәрсә дә килеп чыкмаячак», – дип әйткән булганнар. Ә Булат, бернинди фаразларга да карамыйча, максатына таба бара. Иң зур хыялы – йөрергә һәм сөйләшергә өй-рәнү.

1500 язылучысы булган блог өчен тагын бер шаккатыргыч сан. Биш көн эчендә Булатның тарихы белән 160 меңнән артык кеше танышкан. Бу гаять зур мәгълүмати ярдәм нәтиҗәсе. Самара, Казан, Мәскәү блогерлары кушылды. Алар арасында татарның танылган кешеләренең исемнәре күп – артистлар, телевидение алып баручылары, җырчылар бар. Дөньядагы иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере турында сүз барганда, шулай берләшү ничек мөһим.

– Йөзләгән дулкынландыргыч хәбәрләр килде, аларны игътибарсыз калдырып булмый. Менә шундыйларның берсе: «Сеңелем, мин пенсионер кеше, әз генә булса да ярдәмем тисен дигән идем. Ходай сезгә түземлек бирсен, исәнлек. Терелсен балакай, догаларда яшәгез». Күңелләргә үтеп керә! Шәфкатьле һәм кешелекле булганнары өчен үзләренә Аллаһының рәхмәте яусын.

Биш көн эчендә ике шактый зур сумма килде – 31 мең һәм 150 мең сум. Акча җыюның соңгы көне булган изге җомгада аларны безгә таныш булган ике гаилә күчерде. Исемнәрен әйтмәвебезне сорадылар, – дип сөйли Гөлфия.

Менә шулай, үз кулларыбыз белән зур гына могҗизалар эшли алабыз. Бөтен нәрсә дә халык кулында. Бары игелеккә, кешелеклелеккә, ярдәмчеллеккә ышанырга гына кирәк. Булатның тарихы дәвам итә. Без аның уңышларын күзәтеп торачакбыз. Әгәр инде кирәк булса, тагын ярдәм кулы сузарбыз. Бердәмлектә бит көч!

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.

(Инстаграм канал agliulin63berdemlek)