Домой Жизнь татар Татары в регионе И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда!

И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда!

0
И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда!

Чыннан да шулай бит. Бәхетле яшәешне гүзәл затлардан башка күз алдына да китереп булмый. Хатын-кыз – ул яңа тормыш бүләк итүче дә, йортка ямь, нур, җылылык өстәүче дә, сабые өчен – назлы әни дә, ир-ат өчен – сөекле ха-тын да.

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләргә кушылып, язның беренче бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне якынлашып килә. Бу көнне шулай ук әниләр бәйрәме дип тә атыйбыз. Чөнки 8 Март көнне барыбыз да иң элек әниләребезне шатландырырга ашыгабыз.

Бүгенге мәкаләмнең герое Нурия Дәүләтша кызы ЯКУПОВА улы Тимур өчен генә түгел, йөзләгән укучылары өчен дә икенче әни кебек. Элек ул – Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә, ә хәзерге вакытта Южный город мәгариф үзәгендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

– Самарага күчеп килгәч, “балам яңа тормышка ничек күнегер”, дигән сорау бик нык борчыды. “Яктылык” мәктәбе турында белеп алгач, шатлыгым чиксез булды. Тимурның тиз арада сыйныфташлары белән дуслашып китүен, тырышып укуын күрү минем өчен иң зур бәхет иде, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Улым инде үсеп җитте, башта фармацевтика, аннан соң реклама белгечлегенә укып, дипломнар алды. Үз көнен үзе күрә хәзер. Ә мин һаман мәктәптә, башлангыч сыйныфларны укытуымны дәвам итәм. Быел да чираттагы беренче сыйныфымны җыйдым.

Нурия Якупова бүгенге көндә Южный город мәктәбендә татар теле буенча факультатив дәресләр дә алып бара, укучыларын төрле олимпиадаларга, бәйгеләргә әзерли. Алар өчен төрле уеннар, ярышлар оештыра. Шул арада үзе дә семинарларда, конференцияләрдә катнашырга өлгерә. Менә әле күптән түгел генә узган «Башлангыч гомуми белем бирү дәрәҗәсендә тышкы эшчәнлек: нәтиҗәле практика, проблемалар, перспективалар» дип аталган һөнәри осталык онлайн-конкурсында катнашып, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Аның укучылары да һәрвакыт җиңүчеләр арасында.

– Нурия ханым, сез ничек барысына да өлгерәсез? Буш вакытыгыз турында сорамасам да буладыр инде, чөнки ул юктыр, дип уйлыйм.

– Теләк булса, өлгереп була инде ул, төннәр озын, – дип елмая мөгаллимә. – Балалар белән эшләү – үзе зур бәхет бит ул. Алар миңа көч-куәт бирә. Укучыларымның ышыныч тулы эчкерсез күз карашын мин бернәрсәгә дә алыштырмас идем. Алар һәрберсе үзенчә талантлы, һәрберсенең эчке дөньясы бар һәм аларның һәрберсенә укытучы игътибары кирәк.

Татар теле дәресләренә йөрүче ике укучым быелгы “Мирас” Халыкара фестивалендә катнашырга җыеналар. Бу алар өчен беренче зур чара, беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгачаклар. Билгеле, бик нык дулкынланалар. Өстәвенә, икесенең дә музыка укытучылары рус кешеләре. Мин бу талантлы балаларга хәлемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам, әлбәттә. Җырчы кыз белән татарча сүзләр яңгырашы өстендә эшлибез. Ә икенче кыз домбрада татарча көй уйнарга әзерләнә. Мин аларның милли мәдәниятебезгә тартылуларына бик шатмын. Ничек шатланмыйсың ди инде? Алар бит миңа үз балаларымдай якын.

Укучылары турында сөйләгәндә әңгәмәдәшемнең тавышы йомшара, ул бәрхет сыман, аннан җылылык һәм ана мәхәббәте сизелә, ә йөзендә, күзләрендә бәхет чагыла. Менә шушы тавыш кына да укытучының икенче әни булуын раслый, минемчә.

– Тиздән 8 Март бәйрәме җитә. Бу бәйрәмне көтеп аласызмы? Сезнең өчен иң кадерле бүләк нәрсә ул?

– Мин, гомумән, язны яратам һәм көтеп алам. Язын бөтен табигать яшәрә, җанлана, чәчәк ата. Яз – безнең тормышыбызга яңа көч, дәрт, яңа омтылышлар һәм ышанычлар алып килә торган вакыт. Гүзәл затларга да яз бик нык тәэсир итә кебек. Хатын-кызлар тагын да матуррак, сөйкемлерәк булып күренәләр. Ә бүләкләргә килгәндә, мин, күпчелек хатын-кызлар кебек үк, чәчәкләр яратам. Тормыш иптәшем ел саен 8 Март көнне мин йокыдан уянганчы өстәлгә чәчәк бәйләме китереп куя. Ә Тимурым минем өчен нинди дә булса оригиналь бүләк әзерләргә тырыша. Бәйрәм көнне иртән сыйныфка кергәч, тактага акбур белән тигезле-тигезсез хәрефләр белән язылган котлау сүзләре дә күңелем түрендә озак сакланалар. Кыскасы, бүләкнең, котлауның ихлас булуын белү – барысыннан да мөһимрәк.

– Нурия ханым, бәхетле булуның сере нәрсәдә?

– Бу бик киң тема, – дип җавап бирде әңгәмәдәшем, бераз уйланып торганнан соң. – Җыеп кына әйткәндә, исән-сау булып, яраткан эшең белән шөгыльләнеп, үзеңнең кемгәдер кирәк булуыңны тоеп, яратып һәм яратылып яшәүдә, минемчә.

Бөтен хатын-кызларны да якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәм. Яз сулышы гаиләләргә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга да сәламәтлек китерсен.

– Амин! Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә, Нурия ханым.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.