Без, без, без идек…

0
Без, без, без идек…

Без сугыштан соң туган балалар. Ачлыкның ни икәнен күреп, белеп үстек. Ә шулай да без табигатькә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Безне табигать ризыклары туендырды. Без, дүрт кыз, инәкәй куенына сыенып, ятим үстек. Ул вакытта көн-төн эшләсәң дә, акча түләнми иде. Таякка эшлибез, дип инәкәйнең елаганнары! Ягарга – утын, кияргә – кием, ашарга ризык юк. Инәкәй йокысыз төннәрдә ниләр уйлады икән, ничек безне үстерә алды икән, дип шаккатып искә алабыз сугыштан соңгы елларны. Хәзер ни телисең – бар да бар, ә шулай да, иртән торгач, ни пешерим икән, дип кыланабыз.

Менә “Бердәмлек”нең “Кыйбла” кушымтасын укып утырам әле. “Динлелек вә динсезлек” дип аталган вәгазьдә “Адәм баласының нәфесен бары дини тәрбия генә тыя. Ә динсез кешенең дөньяга, малга табынуының иге-чиге булмый” диелгән. Әйе, хәзер адәм балалары нәфесен тыю түгел, кешеләрне дә санга сукмыйлар, рәнҗетеп, кимсетеп яшиләр, ә үзләрен бу өч көнлек дөньяның “Алласы” дип исәплиләр. Аллаһы Тәгалә бер генә икәненә төшенеп бетә алмыйлар ахрысы. Акча һәм байлык зиһеннәрен томалаган, күзләре берни күрми. Ә үлем якаларыннан килеп тоткач, бар мөлкәтен дә биреп котылырга тырышалар. Алдау юлы белән җыйган байлыклары бу дөньяда алып кала алмый шул, җавабын Аллаһы каршында бирергә туры киләчәк. Күрше күршегә керми, туган туганы белән йөрешми. Ни өчен? Чөнки берсе нәфесен тыя алмый, икенчесе булганына шөкер итеп яши. Берсе – бай, берсе – фәкыйрь. Менә ни өчен.

Әйе, без үскәндә акча да юк, телевизор, телефон, интернет та юк иде шул. Без дингә таянып үскәнбез. Бәләкәйдән ураза тоттык. Сәхәргә уятмасалар – елый идек, мәктәптә су каптырып уразаны ачтыралар иде, аңа да елый идек. Әбиебез әкият урынына пәйгамбәрләр тормышын сөйләде, догалар өйрәтте. Безгә нык ярдәм итте ул. Бер бүлмәле бәләкәй генә өйдә инәкәй, без – дүрт кыз, кич утырырга кергән күршеләр сыеша иде. Идәнгә тезелешеп утырып, моңлы итеп мөнәҗәтләр укыйлар, көнбагыш чиртә-чиртә, дөнья хәлләрен сөйләшәләр, кул эшләре эшлиләр иде. Идән көнбагыш кабыгы белән тула. Күршеләр таралышкач, инәкәй аны себереп алып, безгә идәндә урын җәя дә йокларга ятабыз. Иртәнгә өй суынган була. Инәкәй торып мичкә яга, күмер төшкәч, көлчәләрен, коймакларын, тары боткасыннан ясалган (сирәк булса да) кыстыбыен, арыш ипиен мич авызына тыга. Бүген дә сагынып искә алабыз. Кыш көне, мәктәптән кайткач та, тауга чана шуарга менәбез. Күбебездә чана юк, кабыкка утырып төшәбез. Өстә сырган фуфайка, итекнең астына боз каткан. Инәкәй куллары белән тегеп биргән бумаҗи ыштаннарга да боз сырган, тезләр кып-кызыл булып туңган, ә безгә барыбер рәхәт. Салкын үзе бездән курка иде. Өйгә кайткач, мич башына менеп утырабыз да, өшегән җирләрнең әрнүенә түзеп, тешебезне кысабыз. Еласаң, икенче көнне җибәрмиләр бит.

Яз җитү белән урман, болын-кырларга йөри башлыйбыз. Гайнихәят әбиебез бар иде. Безгә куна килә дә таң беленгәнче бергәләшеп җиләккә китәбез. Күп кеше белән йөрергә яратмый иде ул. Әбиебезне “Урман боланы” дип атыйлар иде. Җиләкне җыеп кайтабыз да инәкәй аны киптерә, как коя, түп ясый иде шулардан. Кыш буе рәхәтләнеп чәй эчә идек. Аннан кура җиләге, карлыган, бөрлегән китә. Шикәр юк. Варенье ясау булдымы икән, анысын белмим. Ничәшәр чиләк шомырт җыеп, түбәгә таратып киптерә идек, киледә төеп, тура ясый иде инәкәй. Баланны да күпләп җыя идек, чуенга салып мичтә пешерә иде дә сумса ясый иде. Чикләвек уңган елны аны да әзерли идек. Төче юа, какы, балтырган, йөннекәй көпшәләре – болар барысы да экологик яктан чиста, тәмле, файдалы ризыклар иде.

Өй артында гына тирән инеш ага. Урманда йөреп кайткач, кичкә хәтле су керәбез, күлмәк итәкләре белән маймыч балыклар сөзәбез. Инәкәй аларны йомырка белән куырып бирә иде. Эх, тәмле дә! Әле дә тәме телемдә. Урам тулы чебеш иярткән тавыклар, каз бәбкәләре… Аларны тилгәннән саклыйбыз. Урлатсак, эләгә иде кайчакта, төшереп ала иде инәкәй тал чыбыгы белән.

Менә шулай укып та, уйнап та, эшләп тә үстек без. Ул вакытта авыл халкының тормыш дәрәҗәсе бертөрле иде. Аралашып-ярдәмләшеп, бакча чәчү, өй юу, каз өмәсе уздыру – бар эш күмәк эшләнә иде. Халык бертөрле яши: бусы бай, бусы фәкыйрь дип тормыйлар иде.

Шулай да ятимлек ачысын тоеп үстек. Әйе, әтилеләргә карап, көнләшә идек. Ну, нишлисең?..

Үсә төшкәч, инәкәйгә булыша башладык. Укуны ташлап, эшләргә туры килде. Инәкәебезгә меңнән-мең рәхмәт. Ач үскәнебезне белмибез. Олы апама – 83, икенчесенә – 81, миңа 73 яшь. Операцияләр ясатмадык әлегә. Иң кече сеңелебез генә 68 яшендә рак авыруыннан тиз арада вафат булды. Сабыр итеп түзәргә туры килде, язмышка язылганны күрмичә, кереп булмый гүрләргә. Һәркемнең үз язмышы, үз тәкъдире. Аллаһы биргәнгә шөкер итеп, сөенеп яшик!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Бердэмлек