Домой Жизнь татар Татары в регионе “Кар-кар! Мичтә ботка бар-бар”

“Кар-кар! Мичтә ботка бар-бар”

0
“Кар-кар! Мичтә ботка бар-бар”

– “Карга боткасы” бәйрәмен ни өчен шулай атаганнарын беләсезме? – дип серле елмая Похвистнево районының Яңа Мансур авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев. – Чөнки бу бәйрәмдә халык, ботка пешереп, кара каргаларны сыйлаган, мул уңыш сораган.

Ирек Миргазиян улы бу бәйрәм турында барысын да белә. Чөнки Яңа Мансур авылында менә биш-алты ел инде “Карга боткасы” бәйрәмен зурлап уздыралар. Халык күбрәк булсын дип, аны, гадәттә, Халыкара хатын-кызлар көненә туры китерәләр. Быел да бу традициядән тайпылмаска булдылар.

Бәйрәм көнне Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Күрше авыллардан да, шәһәрләрдән дә туган-тумачалар, кунаклар күп кайткан. Шулай итеп, чарага барлыгы 250ләп кеше җыелды.

Бәйрәм чарасын авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев башлап, авылдашларын, аеруча хатын-кызларны, беренче язгы бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Чарага килгән сигез тыл хезмәткәренә “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” медальләрен тапшырды. Бу бүләккә Минзифа Фәхретдинова, Рәшит Йосыпов, Шәмсебәдер Ильясова, Салихҗан Гөбәев, Нәкыя Фәйрушина, Минехәят Кәримова, Сания Галимова һәм Шәмсенизем Галимова ия булдылар. Ирек Миргазиян улы читтә яшәүче авылдашларны, Җиңү бәйрәменә дә кайтып, “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга чакырды.

Ә аннан сәхнәгә авыл үзешчәннәре, мәктәп балалары чыгып, бик матур концерт күрсәттеләр. Бу вакытта үзәк мәйданда инде самавырлар кайный, казаннарда 8 төрле ботка пешә иде. Халык рәхәтләнеп сыйланды, ә калган ботканы, махсус савытларга салып, кара каргаларга бирделәр.

Ашап-эчеп туйган кунаклар әле озак өйләренә таралышмадылар, саф һавада күңел ачтылар, спорт уеннарында катнаштылар.

Айсылу ГАЙСАРОВА.

Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.

Бердэмлек