Домой Жизнь татар Татары в регионе «Безнең кавем» Сәләй Вагыйзов музеен зурлады

«Безнең кавем» Сәләй Вагыйзов музеен зурлады

0
«Безнең кавем» Сәләй Вагыйзов музеен зурлады

Казанда Халыкара татар мәдәнияте үзәкләре фестивале узды

Якташыбыз, «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовка Камышлы районы, Татар Байтуганы авылында музей ачу өчен күп тырышлык куйган Нурания Минсәхи кызы АБЗАЛОВА “Безнең кавем” III Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең 1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

“Безнең кавем” III Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленә 100гә якын видео һәм язмалар килгән булган. Жюри, 4 номинация буенча эшләрне карап чыкканнан соң, җиңүчеләрне билгеләгән һәм 80 авторга дипломнар тапшырган. Төркиядән, Эстониядән, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, Оренбург, Самара, Кемеров өлкәләреннән, Пермь краеннан, Ханты-Мансийск автоном округыннан килгән эшләрне җирле мохтариятләр, татар мәдәнияте үзәкләре, музейлар, мәктәп-мәдрәсәләр, балалар бакчалары, китапханәләр, мәдәният йортлары, ансамбльләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җибәргән.

Камышлы районында алты ел элек ачылган Сәләй Вагыйзов музее җитәкчесе Нурания Абзалова Әлифба авторларының тиңсез батырлыгын бөтен дөньяга таныту өчен бик күп эшләр башкара. Гомере буе авыл фельдшеры булып эшләгән тынгысыз хатынның үҗәтлеге нәтиҗәсендә, район администрациясе һәм Татарстан ярдәмендә Әлифба авторлары яшәгән йорт урынында яңа өй калкып чыга, Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың шәхси әйберләре, китаплары, хатлары җыеп туплана, музейга чын татар өе рухы өрелә. Музей җитәкчесе туган авылында шундый кеше туып-үскәнен бөтен дөньяга белдерү өчен күпсанлы конкурс-фестивальләрдә, төрле чараларда катнашып, музейда узган чаралар турында газета-журналларда язып, Россия татарларын Сәләй Вагыйзов музеена җәлеп итә.

Менә “Безнең кавем” III Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестивале уздырылу турында ишеткәч тә, ул катнашырга карар кыла һәм, нәтиҗәдә, I дәрәҗә диплом алу бәхетенә ирешә. “Хәтта Таллин татарлары да шалтыратып, музеебыз белән кызыксындылар, эшчәнлегемне бик югары бәяләделәр. Ә бүләк алу өчен Казанга барырга кирәк булгач, район администрациясе дә эшемне хуплап, машина бирде. Кызганычка, ул көнне юлларда бозлавык иде, ерак юлга чыгып китә алмадык. Ләкин бүләксез калмадым, сез шалтыратыр алдыннан гына почта хезмәткәре кулыма бандероль китереп тоттырды. Ачып карасам, жюри әгъзалары минем исемгә I дәрәҗә Диплом һәм зиннәтле итеп бастырылган Габдулла Тукай әсәрләре китабын җибәргәннәр. Күземә яшьләр килде хәтта. Минем тыйнак хезмәтемне, Татарстаннан читтә булган татар авылында эшләп килгән музеебызны шулай югары бәяләгәннәре өчен чиксез рәхмәтләремне үзебезнең “Бердәмлек” газетасы аша җиткерәм”, – дип, шатлыгы белән уртаклашты Нурания Минсәхи кызы.

Фестивальгә килгән бөтен язмалар да “Безнең кавем” китабында бастырылып чыгачак.

Эльмира Шәвәлиева.