Домой Жизнь татар Татары в регионе Ихлас күңелдән, йөрәк кушуы буенча

Ихлас күңелдән, йөрәк кушуы буенча

0
Ихлас күңелдән, йөрәк кушуы буенча

Шушы көннәрдә Самарада XXV тапкыр «Благородство» акциясе узды. Чараны Россия журналистлары берләшмәсенең өлкә бүлеге һәм иҗади берлекләр ассоциациясе 1998 елдан бирле оештыра.

Чит кешеләр кайгысына битараф булмаган, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле кешеләрне табып алу, аларның лаеклы үрнәкләрендә яшь буын кешеләрен тәрбияләү, үзара ярдәмләшергә, күркәм гамәлләр кылырга өндәү максатыннан оештырылган акция быел “Бергә яхшылык эшлибез” девизы астында узды. Оештыру комитетына килгән 300гә якын гариза арасыннан Иҗтимагый совет карары буенча 48 кеше һәм 2 оешма сайлап алынган. Егерме биш ел эчендә волонтерлык хәрәкәтләрендә катнашучы, табигать һәлакәтләре белән көрәшүче, кеше гомерен саклап калган һәм башка изге эшләр башкарган бер меңгә якын кеше “Игелеклелек” акциясе лауреаты исеменә лаек булган.

29 ноябрьдә «7 Авеню» кунакханәсенең конференция залында быелгы акциянең лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Төрле номинацияләр буенча бүләкләнүчеләр арасында безнең милләттәшебез – “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондының Попечительләр советы рәисе Гомәр Мулланур улы Батршин да бар иде. Ул “Созидание” номинациясе дипломы белән бүләкләнде.Аның күпсанлы изге эшләре исемлегендә “Возвращение к истокам” китабын нәшер итү, Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Ширяево авылы янындагы тау башына Истәлек билгесе кую, татар халкының милли-мәдәни мирасын саклауга керткән өлеше, шулай ук X – XIII гасырлардагы Урта Идел тарихын популярлаштыруга юнәлтелгән проектлар һәм чаралар оештыру, “Болгар цивилизациясе” китапларын бастырып чыгару аерым билгеләп үтелде.

Сәхнәгә чыккан лауреатларның күпчелеге кебек үк, Гомәр әфәнде дә үзенең изге эшләре турында күп сөйләргә яратмый.

– Элек-электән мәчет, мәдрәсә, мәктәп, хастаханә кебек социаль әһәмияте булган объектлар меценатлар тарафыннан төзелгән. Мөмкинлек булганда, халкыңа ярдәм итү, мәдәниятеңне, туган телеңне, милли мирасны саклауга үз өлешеңне кертүдә бернинди дә геройлык юктыр, дип уйлыйм. Бу эшләр барысы да йөрәк кушуы буенча, ихлас күңелдән эшләнә. Берникадәр вакыт элек мин изге эшләр эшләгән өчен бүләкләүләрне бик хуплап бетерми идем. Әмма хәзер фикерем үзгәрде, мондый чаралар кирәк, дип уйлыйм. Яшь буын кешеләре каян үрнәк алырга тиеш соң? Яхшылыкка, изгелеккә аларны без үз үрнәгебездә өйрәтергә тиеш. Игелек кылу һәм ярдәм күрсәтү өчен акча гына кирәк икән, дип уйлау да зур хата. Буыннан-буынга күчеп килгән киң күңеллелек, миһербанлык орлыклары уңдырышлы туфракка эләккән очракта гына, киләчәк ышанычлы яшьләр кулына күчәчәк, – ди Гомәр Мулланур улы.

Әйе, чыннан да, игелек кылу, ярдәм итә белү һәм теләк – үзе зур бәхет. Изгелек кояш нурларына тиң, минемчә. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу, кояшның якты нурлары кебек, кеше җанын җылыта.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.