Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары “Бик кызык сәбәпләр аркасында”: Фирдүс Тямаевның Уфадагы 5 көн рәттән куеласы концертларын өзгәннәр

“Бик кызык сәбәпләр аркасында”: Фирдүс Тямаевның Уфадагы 5 көн рәттән куеласы концертларын өзгәннәр

0
“Бик кызык сәбәпләр аркасында”: Фирдүс Тямаевның Уфадагы 5 көн рәттән куеласы концертларын өзгәннәр
tatar-inform.ru

Фирдүс Тямаевның Уфада 13 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр узарга тиеш булган концертлары өзелгән. Бу җырчы үзе хәбәр итә. Ул тамашачыларына видеомөрәҗәгать тә яздырган.

«Кадерле тамашачым! Кызганчыка каршы Уфада 5 көн рәттән буласы концертларым өзелде! Бүген хат җибәрделәр – рөхсәт юк! Бик кызык сәбәпләр аркасында. Ярар әле Уфага килеп җиткәч әйтмәделәр, анысы өчен дә зур рәхмәт. Мин, беренчедән тамашачы каршында гафу үтенәм. Үземнең төркемемдәге егет-кызлар алдында гафу үтенәм. Инде апрельдәге концертларыбыз өзелгән иде, бу юлы да килеп булмады. Әмма кәефләрне төшермибез, дуслар. Планнар шундый — май яки июнь аенда Татарстан белән Башкортстан чигендә бушка концерт куячакмын. Дус булыйк, туганлашып яшик», — дип уртаклаша Татарстанның атказанган артисты.

ВИДЕОМӨРӘҖӘГАТЬ https://www.instagram.com/p/CXOALw