Брежнев үзе аның кулын кыскан

0
155

Газетабызның күптәнге дусты Әмир абый Җаббаровның юмор кыстырып, җиңел тел белән язылган иҗат җимеш­ләрен укучыларыбыз яратып укыйлар. Ә бу юлы ул редакциягә шалтыратып, үзебезне кунакка чакырды. “Минзада апагыз белән танышырсыз. Ул бит гади хатын түгел, аның белән Брежнев үзе кул биреп исәнләшкән”, – дип кызыксындырды.

…Минзада Хөснулла кызы Әмир абый кебек үк җор телле булып чыкты. Тормыш юлы да бер китап язарлык икән. Биш сыйныф белеме булган гади авыл кызы  Куйбышев авиация заводында самолетлар ясаган.

– Тумышым белән мин Ульян өлкәсе Яңа Малыклы авылыннан. Гаиләбез зур иде, алты бала үстек. Мин иң өлкән бала булганга, йорт эшләре дә, иркәләремне карау да минем өстә булды, – дип үзе турында сөйли башлады Минзада апа. – Сабый чагымда әтинең кышкылыкка утын әзерләгәнен күреп: “Ярый әле кыз бала булып туганмын”, – дип куана идем. Ә аны сугышка алгач, үземнән (миңа 12 -13 яшь иде) ике яшькә кече энем белән икебезгә утынга йөрергә туры килде. Ул елларда кышын 40 градуска кадәр салкыннар, кар да күп була иде. Бик авыр яшәдек. 1944 елда башак ашап әнинең әтисе, энесе, энем Әүхәт, сеңелем Мәрьям бакыйлыкка күчтеләр.

Бер елдан әтиебез сугыштан гарипләнеп кайтты.  Аны кабат фронтка алмасалар да, Куйбышевның авиация заводына хезмәт армиясенә җибәрделәр. Мин дә аның янына эшкә барып урнаштым.

– Ул вакытта сезгә нибары 13 яшь булган. Әниегез ничек читкә чыгарып җибәрде?

– Авылда: “Тиздән яшүс­мерләрне дә cугышка ала башлыйлар икән”, – дигән сүзләр йөри башлады. Әнием Минсара: “Сугышта харап булырсың, кызым. Бар эшкә”, – дип шәһәргә җибәрергә ризалашты. Тик ул елларда колхозда эшләргә кешеләр җитешми, шуңа яшьләрне авылдан җибәрмиләр иде. Ә миңа Аллаһы Тәгалә үзе юлларын күрсәтеп торды, ахыры. Ул вакытта кич утырырга йөрү гадәте бар иде. Бер көнне шулай колхоз рәисе кызы үзләренә чакырды. Икенче көнне әни аның әнисен урамда очратып: “Кызлар матур гына утырдылармы?” – дип сорашкан. “Бик күңелле утырдылар. Ә Минзада сезнең кызмыни? Бигрәк моңлы итеп, күңелгә үтеп керерлек итеп җырлый”, –  дип, колхоз рәисе хатыны мине мактаган. Әни югалып калмаган: “Әйе шул. Матур җырлаучы кызым шәһәргә китмәкче. Ирең белән сөйләшеп кара әле, бәлки язу бирер?” – дип соралган әни. Аллаһының рәхмәте, колхоз рәисе  ана кешенең үтенечен кире какмаган. Шулай итеп без – әнинең сеңелесе Маһирә апа белән мин, Куйбышевка чыгып киттек.

150 чакырым юлны  өч көн җәяү бардык. Апай 18нче авиация заводының ашханәсенә эшкә урнашты, ә мине, яшең җитмәгән әле дип, ашханәгә алмадылар. Завод эшчесе укучысы (ремесленник)  булып урнаштым.

– Анда нәрсә эшләдегез?

– Фронт өчен самолетлар ясадык. Башта алар фанера­дан иде. Аннан ИЛ-2 самолет­лары ясап чыгара башладык. Бу очкычлар Бөек Ватан сугышының иң куркыныч орудиесе булгандыр. Конструкторлар аны: “Оча торган танк”, – дип атасалар, фашистлар: “Кара үлем”, – дип йөрткәннәр. Минем вазифам зур түгел иде, әлбәттә. Мин клепкалаучы булып эшли идем – фюзеляжны клепкалар белән самолетка тоташтыручы.

Шулай да бик катлаулы һәм җаваплы эш ул. Сызым буенча һәр клепканы пневмочүкеч белән сугып, үз урынына урнаштыралар. Мине, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле булганга, очкычның иң кысрык урынына – койрыгын клепкаларга куялар иде.

Биш сыйныф белемем генә булса да, сызымнарны, детальләрне бик тиз өйрәндем. Бераздан инде үзем клепкалаучы булып эшли башладым, ә ярдәмчем Сания исемле татар кызы иде. “Казандагы заводта  да, монда да татарлар яхшы эшли”, – дип җитәкчеләр безне мактап кына тордылар. Чынлап та булгандыр, дип уйлыйм. Чөнки эшебезне кабул иткәндә самолет эченә һава өрдереп тикшерәләр иде. Кайберләрнеке һаваны чыгара, ә Сания белән мин ясаган машиналарга шелтә юк иде. Безне хәттә Украинага, Бигичев дигән шәһәргә командировкага җибәрделәр. Анда дошманнар бәреп төшергән  безнең завод самолетларын клепкаладык. Башка авиация заводларыннан да эшчеләр бар иде. Һәркайсы  үзе чыгарган самолетларны үзе ремонтлады.

Ә эшебез турында сөйләргә ярамый иде. Хәттә әнигә дә самолетлар ясавыбыз турында әйтәмдем. Шул кадәр куркыткан булганнардыр инде.

ИЛ-2 самолетыннан соң бомба ташый торган, аннан соң ТУ-154 самолетларын ясадык. Җәмгыять тормышында да актив катнаша идем, комсомолга да кердем.

– Минзада апа, Бөек Җиңү көне хәтерегездәме?

– Бу көнне онытып буламыни?! Мин өйдә, Сухая Самаркада идем. Заводка барсам, берсе дә эшләми. Кемдер шатлана, кемдер: “Минем ирем (улым, абыем) бу көнне күрә алмады инде”, – дип елый… Ленинградтан килгән эшчеләр арасында күз яшьләре коючылар аеруча күп иде.

– Сугыштан соң шул за­водта калдыгызмы?

– Мин анда 25 ел эшләдем. Аннан 11 ел дүртенче ГПЗда контролер вазифаларын башкардым. Анда да хезмәтем җаваплылардан иде. Ракеталар өчен ясалган роликларны тикшереп, документлар буенча тапшыра идем. 9нчы ГПЗда да эшем шул иде.

– Ә Брежнев белән ничек очраштыгыз соң?

– Авиация заводында эшли идем әле. Бервакыт табиблар миңа җиңелрәк эшкә күчәргә киңәш иттеләр. Бу вакытта завод бомба ташучы зур самолетлар чыгара башлаган иде инде. Мин шул самолетка менә торган биек баскычның өстендә, очкыч ишеге янында торам. Аста баскычның бер ягында, киездән һәм брезенттан тегелгән зур тәпечмәкләр тезеп куелган. Мин һәр килгән кешегә: “Тәпечмәк киегез”, – дип кычкырып торырга тиеш идем. Кимәсләр, самолетка кертергә ярамый.

Шул көнне заводка КПССның Генераль секретаре Леонид Ильич килгән һәм аңа яңа самолетны күрсәтергә булганнар. Иртән-иртүк цехның идәннәрен, тәрәзәләрен юып чыктылар. Диварларына яңа плакатлар элделәр. Җитәкчеләр тегендә-монда йөгерешә, кереп-кереп, самолетны карап чыгалар. Бераздан миңа: “Монда берсен дә кертәсе булма!” – дип, цехтан чыгып киттеләр. Озакламый: “Киләләр!” – дигән тавыш ишетелде. Егермеләп кешедән торган төркем ашыкмыйча гына самолетка таба килә. Миңа өстән барысы да бик яхшы күренә. Леонид Брежневны ерактан үк күреп алдым. Зур гәүдәсе, киң кара кашлары белән аерылып тора иде.

Менә делегация самолет янына ук килеп, баскычтан менә башладылар. Баштан минем яннан ике кеше узып китте. Алар артыннан Брежнев үзе килә. Ул минем белән тигезләшкәч, “Исәнмесез!” – дип кулын сузды. Мин каушап: “Исәнмесез, – дип кенә әйтә алдым, – Леонид Ильич” дияргә башымнан чыккан. Иң кызыгы шул: аның артыннан килүчеләр барысы да минем белән кул биреп исәнләштеләр. Хәтта завод директоры да, цех җитәкчесе дә кул биргән булдылар.

Дәрәҗәле кунак киткәч, хезмәттәшләрем мине әй­лән­дереп алдылар. “Бөтен эшчеләр арасыннан министр­лар, генераллар, обком секретарьлары синең белән генә кул биреп исәнләштеләр! Әйдә, безнең белән дә күреш инде”,  – дип әллә шаяртып, әллә хөрмәт йөзеннән, кулымны кысарга керештеләр…

Әмир абыегез әле дә: “Бик чибәр идең шул, фигураң да ма­тур иде. Иптәш Брежнев юкка гына синең белән кул биреп исәнләшмәгән”, – дип шаярта.

– Ә Әмир абый белән ничек таныштыгыз соң?

– Шул заводта инде. Ул Башкортостаннан. Куйбышев авиация заводында зур бомбардировщиклар ясарлык киң цехлар юк иде.  Әмирне безнең заводка яңа корпус ясарга җибәргәннәр. Башта 3 айга гына килгәннәр иде, тора-бара командировкаларын 6 айга кадәр озайтырга туры килгән. Аннан үзен Куйбышевта калырга үгетләделәр. Берәр ел очрашып йөргәч, өйләнештек. Быел бергә яши башлавыбызга 68 ел була. Аллаһыга шөкер, бик матур гомер кичердек. Өч бала үстереп, зур тормышка чыгардык. Берсе дә йөзебезгә кызыллык китермәде. Кызганычка, улыбыз Рәшит кенә 60 яшендә бакыйлыкка  күчте. Ә Венера белән Зәйнәп гаиләләре белән Самарада яшиләр…

…Менә шулай Әмир һәм Минзада Җаббаровлар Бөек Җиңүне якынайту өчен армый-талмый хезмәт куйганнар. Бүген икесенең дә яше тугыз дистәдән өстә. Шулай булса да алар көр күңелле, тормыштан канәгать булып яшәүче позитив кешеләр. “Моның ише рәхәттә яшәгәнебез юк иде әле, балам. Сугышлар гына була күрмәсен…”, – дип озатып калды мине Минзада апа…

Алия Арсланова.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here